Логотип
Белмәсәң бел

Мәхәббәтне ничек саклап калырга: 93 яшьлек психологтан 9 киңәш

Мәхәббәт сүзе гел телдә инде ул: аны эзлиләр, табалар, югалталар, сагыналар, раслыйлар, бүләк итәләр... Әмма иң беренче чиратта аны сакларга тырышалар. Көнкүрешнең мең төрле мәшәкате, яңа көн туган саен туып торган проблемалар, алардан бигрәк, күңелдәге икеләнүләр аркасында ничекләр югалтмаска соң аны? Мөнәсәбәтләрдәге аңлашылмаулыкларны ничек хәл итәргә? Гомумән, бу мөмкин эшме? Бик зур профессиональ тәҗрибәсе (аннан да бигрәк зур тормыш тәҗрибәсе булган) психологны тыңлыйк әле.

Иң элек – аның үзе турында берничә сүз.  
       Эдит Эгерга – 93 яшь. Һәм әле мәхәббәт турында аның һаман да әйтер сүзе бар. Шактый олы яшьтә булса да, ул бүген дә үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән парларны кабул итә. Клиентларым минем белән күбрәк секс, акча һәм ир ягындагы туганнар турында сөйләшә, ди ул. Эгер үзе 96 яшьлек ир-ат белән очраша (оныклар инде балалар үстерүе моңа берничек тә киртә була алмый!). Бии! Дөрес, соңгы вакытта «аяклар элеккечә тыңламый», дип зарлангалый.  
       
Ул Венгриядә туган һәм Холокост вакытында могҗиза белән генә исән калган. 1944 елда, аңа 16 яшь булганда, Эдит бөтен гаиләсе белән бергә Освенцимга эләгә. Аның әти-әнисен беренче көнне үк газ камерасына кертәләр. Ә аннан инде кире чыкмыйлар... Концлагерьда күргән, кичергән коточкыч хәлләр турында ул берничә дистә ел узгач кына сөйли ала... 

Инде тормыш, мәхәббәт, мөнәсәбәтләр турында ул биргән киңәшләргә күчик. Аларның һәрберебезгә файдасы тими калмас. 

1. «Иң беренче чиратта үзегезне яратыгыз».
Эгер һәр көнне иртән торгач, көзгегә карап: «Мин үземне яратам! Мин үземнең кадеремне беләм!» – дип кабатларга куша. 
«Бу – нарциссизм түгел, ә үз-үзегез турында кайгырту, – ди ул. – Сез – уникаль, чын, кабатланмас кеше. Мондый кеше җирдә башка булмый. Шуңа күрә моның кадерен белергә кирәк. Гомер иткәндә мөнәсәбәтләрнең төрлесен кичерерсез, әмма иртәме-соңмы, аларның барысы да тәмамланачак, ә үз-үзегез белән мөнәсәбәтләр ахыргача дәвам итәчәк. Андый мөнәсәбәтләр башка юк». 
Үз-үзеңә мәхәббәт төрлечә чагылырга мөмкин. 
Эгер: «Һәрвакыт үзегез турында кайгыртыгыз: дөрес тукланыгыз, спорт белән шөгыльләнегез. Сезнең тормышның ниндилеге тулысынча башка кешегә бәйле булырга тиеш түгел. Тормышыгыз чынлап та башкалардан нәрсәдер алуга яки алмауга, алып бетерә алмауга бәйләнмәгән», – ди. 

2. «Үзегездән сорагыз әле: сез үзегез белән никахта булырга, бергә яшәргә теләр идегезме?»
Сезгә үзегездә ниләр ошый? Әмма бу сорауга ихлас җавап бирергә тырышыгыз. 
«Башкалар белән мөнәсәбәтләрне көйләгәнче, алар белән ике арадагы проблемаларны хәл итәргә алынганчы, үзеңдәге кимчелекләрне ачыкларга, алар белән хушлашырга тырышып карарга кирәк. Үпкәләүдән, ярсып китүдән, усалланудан... туктарга. Үзебезгә үзебез ошамаганда, үз үзебез  белән бәхетле булмаганда, аны башкалардан көтеп булмый бит инде», – дип психолог. 

3. «Мәхәббәт бик күп вакыт һәм көч сорый».
Эш, мәхәббәт һәм мавыгулар арасында баланс саклау бик мөһим ди психолог. «Әгәр вакытыгызны кемгәдер яки нәрсәгәдер исраф итәсез икән, башта үз-үзегездән сорагыз: бу сезгә көч бирәме яки көчегезне ала гынамы?» – ди Эгер.

4. «Партнерыгызга ышаныгыз».
Бер генә здание да фундаментсыз төзелми, ә ике арадагы мөнәсәбәтләрнең фундаменты ул – ышану. «Аерым-аерым булганга караганда, икәү бергә чакта үзегезнең көчлерәк икәненә чынлап торып ышанырга кирәк. Ике арадагы якынлыкны бер-береңә гел ачу тоту кадәр  башка бернәрсә дә җимерми», – ди Эгер.  

5. «Конфликтлар гел чыгып тора инде ул, әмма сүзгә килүдән соң ук якынлык кылырга ярамый».
Нигә болай әйтүен Эдит Эгер болай дип аңлата: «Гаилә коргач, конфликтлардан берничек тә кача алмыйсың, аларның булгалап торуы – табигый күренеш. Әгәр ир белән хатын минем янга килеп, беркайчан да сүзгә килгәнебез юк дип әйтәләр икән, шундук аңлыйм, димәк, алар арасында чын якынлык юк. Әйе, конфликтлар булачак.  Иң мөһиме – компромиссларга әзер булыгыз. Теләсә ничек үзеңнең дөреслегеңне исбатларга тырышырга кирәкми. Ачуланышканнан соң күп парлар арасында була торган «дуслаштыручы секс» исә бу очракта «бүләк» кебек кабул ителә. Һәм ул ир белән хатын арасында яңа бәхәсләр тууга да этәрергә мөмкин. Шуңа күрә аны «ашыгыч ярдәм» урынына кулланмавың хәерлерәк. 

6. «Сезнең еларга да хакыгыз бар».
«Хисләргә ирек бирү зыянлы түгел, аларны үзеңдә бикләп тоту зыянлырак», – ди психолог.

7. «Урта яшьтәгеләр кризисы дигән нәрсә юк, әмма күчеш чоры дигәне бар».
«Миңа 40 яшь  булганда, фәнни җитәкчем диссертация өстендә эшләргә үгетли башлады. Сез нәрсә, бу мөмкин түгел, аны яклаганда миңа бит инде 50 яшь булачак, дим. Ә аның исе дә китмәде, болай дип җавап бирде: «50 яшь бит сезгә барыбер тулачак: диссертация язсагыз да, язмасагыз да». 

8. «Сарымсакны шоколад белән капларга маташмагыз – барыбер тәмлерәк булмаячак».
Башкача әйткәндә, күңелегездә кайнаган хисләрегезгә каршы төшеп, берни дә булмаган кыяфәт ясамагыз. Әгәр сезгә кыен икән – яшермәгез. Тормышыгызда, үзара мөнәсәбәтләрдә нәрсәдер үзгәргән кебек тоела икән, моны күрмәмешкә салышмагыз. «Мәхәббәт һәм курку бер казанга сыймый», – ди Эгер. 

9. «Гафу итә белегез».
Гафу итү башка кешегә түгел, беренче чиратта сезнең үзегезгә кирәк. «Ачу чыгу – була торган хәл, әмма ул тоташ үпкәләүгә әйләнергә тиеш түгел. Бер нәрсәне онытмагыз: безнең кемгәдер ачуыбыз чыкканда, моңардан ул кеше түгел, ә нәкъ менә үзебез зыян күрәбез», – психолог. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар