Логотип
Белмәсәң бел

Хуҗабикәләр өчен киңәшләр

Хуҗабикәләргә берничә киңәш.

Карт сыер итенә, кыздырырга куярга 1 сәгать кала, горчица сылагыз, йомшаграк булыр.

 Суганны кыздырыр алдыннан онда әвәләгез. Ул алтынсу төскә керә, кетердәп тора.

 Пешергәннән соң бигүк кызыл булмаган чөгендерне берничә сәгать суыткычта тотып карагыз. Салкында аның төсе матурлана.

 Фасоль, борчак, башка кузаклыларга тозны йомшаргач кына салырга кирәк. Югыйсә аларны бик озак пешерергә туры киләчәк.

Банкасын ачуга ук тозлы кыярларны ашап бетермәгез, өстенә горчица порошогы сибегез. Ул кыярны бозылудан, күгәрек барлыкка килүдән саклый.

Кайнар су белән пешекләнгән лимон хуш ислерәк була.

Петрушканы кайнар суда юсагыз, хуш ислерәк була.

Балык таралмасын өчен ухага тозны алдан ук салырга кирәк. Кыздырыр алдыннан тоз сипкәч, 20–30 минут тотарга кирәк.

Яшелчә салатларына тозны табынга чыгарыр алдыннан гына өстиләр. Югыйсә яшелчәләр сок бүлеп чыгарып, салат сулана.

Бавыр йомшак булсын өчен, тозны әзер булгач кына өстәргә кирәк.

Каткан балыкны тозлы суда (1 литр суга 1 чәй кашыгы тоз салына) эретәләр.

Сүрән утта пешерелгән йомырка тәбәсе тәмлерәк була. Тәбә пешергәндә табаның капкачын япмагыз, болай йомырканың сарысы тәмлерәк, агы йомшаграк була.

Суыткычтагы начар исне бетерү өчен, тәлинкәгә чи бәрәңге куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар