Логотип
Белмәсәң бел

Хәтер яхшыртуның 9 кагыйдәсе

Бар кеше дә тумыштан ук яхшы хәтере белән мактана алмый. Ләкин хәтерне яхшыртып та була. Без тәкъдим иткән 9 күнегү сезгә бу эштә булышырга тиеш.

Бар кеше дә тумыштан ук яхшы хәтере белән мактана алмый. Ләкин хәтерне яхшыртып та була. Без тәкъдим иткән 9 күнегү сезгә бу эштә булышырга тиеш.
1. Гәүдәнең төзлеген кайгыртыгыз. Умыртка баганасы туры булса, баш миен тукландыручы кан тамырлары да кысылмый, баш миенә кислород җитәрлек килә.
2. Баш миенә ял итәргә бирегез. Ә бу – туйганчы йоклау дигән сүз. Күп кеше, төнлә йоклау да җитә, дип саный. Идеалда – кеше көндез дә 20–30 минут черем итеп алырга тиеш. 
3. Баш мие өчен файдалы ризыклар ашагыз. Боларга: кара шоколад, бал, чикләвек, лимон, кара виноград, абрикос, карабодай, геркулес, диңгез кәбестәсе, сарымсак, яшел үләннәр керә. Чәй урынына шалфей төнәтмәсе эчегез.
4. Берәр нәрсәне искә төшерергә теләсәгез, берәр төрле эфир мае иснәгез. Эфир майлары озак вакытлы хәтерне уята. Яныгызда эфир мае булмаса, уң тезегезгә тезләнегез. Тездә хәтер өчен җаваплы биологик актив нокталар бар. Бу да ярдәм итмәсә, күзләрегезне йомыгыз да, ул әйберне югалтыр алдыннан нәрсә эшләгәнегезне искә төшерегез. 
5. Авыр текстны ятларга кирәк булса, аны компьютерның катлаулы берәр шрифтына күчерегез. Катлаулы шрифтларны укыганда баш мие ныграк эшли. Шулай ук текстны дәфтәргә кулдан күчереп язу да бик нык ярдәм итә. Кул язганны баш мие хәтердә калдыра. 
6. Шигырь, телефон номерлары, төрле цитаталар, чит телдән сүзләр, сатып алырга кирәкле әйберләр исемлеген ятлау – хәтерне ныгыта. Кайсыдыр санны яки исемне истә калдырыр өчен, аларга ассоциация уйлап табыгыз. 
7. Өйдәге эшләрне ябык күз белән башкару да бик ярдәм итә. 
8. Кич белән йокларга яткач, күзләрегезне йомыгыз да, көн буе нәрсәләр эшләгәнегезне кире тәртиптә күзаллап чыгыгыз. 
9. Кул эшләре башкару вак моториканы үстерә, баш миенә уңай йогынты ясый. Кул эше һәрвакыт нәрсәнедер исәпләү, санау, игътибарлылыкны сорый. Өстәвенә, күңелне дә күтәрә. Ә күңел күтәренке вакытта теләсә кайсы информация җиңел истә кала. 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Сәламәтлек файдалы киңәш хәтер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар