Логотип
Белмәсәң бел

Өйдә кәеф төшерүче 16 әйбер

Әйе, андый әйберләр дә бар. Экспримент өчен өйдәге теләсә нинди бүлмәгә керегез дә, ничек хис итүегезгә игътибар итегез. Өйдәге атмосфера ошыймы? Сезгә рәхәтме, әллә нәрсә дә булса борчый, ачуыгызны чыгарамы? Андый хис бар икән. Бу язма сезгә ярдәм итәчәк. Белгечләр өйдә кәефне төшерә торган әйберләр исемлеген ачыклаган.

Гаилә реликвияләре 
Әллә кайчан туганыгыз бүләк иткән статуэтка йә чәй сервизын күз өстендәге каш кебек сакларга кирәк түгел. Күпчелек психологлар фикеренчә, күпләр гаилә реликвияләрен ташларга кыенсына, үзләренә ошамаса да саклый. Нәтиҗәдә, бу әйберләр безне психологик яктан баса. 


Бала-чага уенчыклары
Сүз караватта йә идәндә яткан берничә уенчык турында бармый. Ә уенчыклардан кала, бөтен өйне тутырган бала-чага ясаган рәсемнәр, кул эшләре, пластилиннан эшләнмәләр, канцелярия әйберләре. Күп очракта уенчыкларның теләсә кайда аунап ятуы ата-аналарны чыгарыннан чыгара, ярсуга сәбәпче була. 


Башка укылмаячак китаплар
Әйе, китаплар рухландыра, көчле эмоцияләр тудыра, холыкка тәэсир итә, хәтта мәңгелеккә истә кала. Без үзебезгә бик нык ошаган китапларны сакларга да тырышабыз. Әмма бу бар китапны да сакларга кирәк дигән сүз түгел. Ошамаган китапка күз төшкән саен тискәре эмоцияләр генә туачак. 


Телевизор 
Өйгә кайтуга пультны кулга алып каналлар буйлап «сәяхәт итә» башлыйсыз икән, бу бик начар гадәт. Шуны истә тотыгыз: даими рәвештә эшләп торган телевизор өстәмә тавыш тудыра. Ә ул, үз чиратында, стрессны көчәйтә. Җитмәсә, өй эшләрен эшләү процессын әкренәйтә.


Балачак әйберләребез 
Сез, бәлки, балачакта яраткан курчагыгызны ташлый да алмассыз. Тик психологлар белдерүенчә, алар эмоциональ нагрузка булып тора. Берчакны курчагыгызга карарсыз да аның сездә элекке кебек хисләр тудырмавын аңларсыз.  Күптән инде үзгәргәнегезне, бала булудан туктаганыгызны, хәтта картайганыгызны танырга туры киләчәк. Килешәсездер, бик күңелле уйлар түгел бу. 


Көзге
 Өйдә көзгеләрнең күплеге борчуга һәм стресска китерә. Лондондагы психиатрия институты тикшеренүчеләре әнә шундый фикердә. Көзгедә үзеңне бик еш күрү тышкы кыяфәт буенча комплекслар тудырырга бер сәбәп ул. Бөтен көзгеләрне ташларга кирәкми, билгеле. Ваннада һәм коридорда булса җиткән. 


Кызыклы булудан туктаган коллекцияләр 
Килешәсездер: кайчандыр бик яратып җыйган чашкалар, суыткычтагы магнит сувенирлар кайчан да булса бер туйдыра. Гадәттә мондый коллекцияләр якын кеше турында хатирәләр белән бәйле була. Бу әйберләр белән аерылышу бик авыр икән, берсен генә калдырыгыз. 


Җыелмаган карават 
Әгәр дә иртән урын-җир җыештырырга кирәкми дип уйлыйсыз икән, моның тормышыгызга начар тәэсир итмәвенә инаныгыз. Кеше вак-төяк эшләрдә дә оешмаган икән, ул зур карарлар кабул итә алмый. Җыелган урын-җирнең комфорт һәм тынычлык тудыруын язып тормасак та була. 


Хобби өчен кулланылмаган әйберләр
Ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән кул эшләре, бик күп кулланылмаган материаллар урын гына алып тора. Аларны күргән саен «боларны бит акча түгеп алган идем» дигән гаепле уйлар да җәфалый үзегезне. Бу сезгә кирәкме?


 Авыр пәрдәләр
Калын бәрхет пәрдәләр бүлмәне караңгылата, тузан җыя. Кагыйдә буенча, авыр мебель, пәрдәләр булган өйнең атмосферасы да авыр. Якты төсләрдәге җиңел пәрдәле бүлмәләрдә үзегезне бөтенләй башкача хис итәчәксез. 


Дөрес булмаган төс 
Инде күптән расланган: төсләр кеше кәефенә тәэсир итә. Белүебезчә: кызыл һәм аның төсмерләре стимуллаштыра, зәңгәрсу һәм яшел – ял иттерә, ә соры һәм беж төсләре нейтраль дип санала. Шул ук вакытта үз эмоцияләрең һәм ассоциацияләрең турында да онытмаска кирәк. Мәсәлән, кызыл төсне яратмыйсыз икән, мода артыннан куып кына ул төскә стеналарны буярга кирәк түгел. 


Ватылган әйберләр
Һәрберебезнең кухня шкафында чатнаган чынаягы булса да бар. Ул сезгә бик якын, шуңа аны ыргырга кыймыйсыз. Без җитмәүчелектән куркабыз. Аны хәерчелек һәм ярлылыктан курку хисе тудыра да инде. Ә ватылган әйберләр өйдә начар энергетика чыганагы булып тора. 

 Ачык киштәләр

Бер ваза, берничә китап кына куелган ачык киштәләр кибетләрдә күзне кызыктыра кызыктыруын. Әмма ул өйдә тәртипсезлек чыганагына әйләнә. Чөнки без анда күбрәк әйбер куярга тырышачакбыз. 

Декоратив поднослар

Әгәр дөрес куллансагыз, алар менә дигән өстәмә декор элементына әйләнәчәк. Тик күпчелек поднослар вакыт узуга теләсә нинди чүп-чар салынган савытка әйләнә дә куя. 


Реклама товарлары
Бренд исеме язылган кружкалар вакыт узуга ялкыта, ачуны китерә башлый. Мондый әйберләрне ике дә уйламый ташларга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар