Автомобиль руле артында утыручы хатын-кызлар көннән-көн күбәя. Без – юлда матурлык символы гына түгел, ышаныч, игътибарлылык һәм кайгыртучанлыкның бер мисалы булырга тиештер. Юл – уен түгел. Биредә һәр хәрәкәт, һәр сигнал гомер бәрабәренә тора. Шуңа күрә тәҗрибәле йөртүчеләр арасындагы «тынышсыз аралашу» – ягъни утлар, кул ишарәләре аша аңлашу – кеше гомерен саклап калырга мөмкин. Әйдәгез, бу кагыйдәләрне өйрәник һәм кулланыйк.
Дальний свет (ерактагы яктылык) белән арттан яктыртып кую – обгонга чыгу турында хәбәр.
Әгәр синең артыңнан якты ут белән яктыртып алалар икән – бу «Юлыңнан төш, мин узарга җыенам» дигәнне аңлата. Ә менә каршы яктан якты ут белән җемелдәтеп куялар икән — сак бул: алда хәвеф бар — ДПС, авария, яисә башка киртә.
Игътибарсыз булсаң, зур бәлагә очравың бар. Тәҗрибәле машина йөртүче Самат Р. әйтүенчә, бу сигнал аны 50 тапкыр штрафтан, 5 тапкыр авариядән коткарган икән…
Левый поворотник (сул як борылыш күрсәткече) – һәрвакыт борылу түгел
Авыл юлларында, трассаларда, алда баручы машина сул як борылыш күрсәткечен кабызып, үзе турыга китсә – бу «обгонлама, каршы якта машина килә» дигән сигнал булырга мөмкин. Ә инде уң як күрсәткеч янса – бу «Юл иркен, обгонла» дигәнне аңлата. Мондый «телсез тел» күпме гомерне саклап кала!
Тәрәзәдән чыгарылган, түбән караган баш бармак – машинаңда проблема икәнне аңлата икән!
Бу – еш кына фура йөртүчеләр куллана торган ишарә. Бу сигналны күрсәң, тукта, машинаны тикшер – бәлки тәгәрмәч тишелгәндер, йә булмаса, башка җитди җитешсезлек бардыр. Күреп тә, хәбәрсез генә бару меңнәрчә сумлык зыянга китерергә мөмкин.
Юлда «боргаланып» баручы машина – куркыныч сигнал
Мондый машинаны күрсәң, ераграк тор: йөртүчесе йоклап китәргә мөмкин, исерек булуы ихтимал. Әгәр син үзең боргаланып, юлда төгәл бармый башласаң – кичекмәстән тукта. Бер минут ял — гомереңне саклап калырга мөмкин.
Хәрәкәттәге машинада аварийканың кабынуы – гаять җитди сәбәп
Кемдер чирле кешене хастаханәгә илтә, икенчесе – машинасы ватылган хәлдә юлда. Мондый машиналарга юл бирергә кирәк. Бүген син ярдәм итәсең – иртәгә кемдер сиңа ярдәм кулы сузар.
Тәрәзәдән күтәрелгән, бармакларны җәеп күрсәткән кул – тизлекне киметүне үтенә
Бу – алда мәктәп, балалар яисә куркыныч урын бар дигәнне аңлата. Тәҗрибәле автомобиль йөртүчеләр һәрвакыт башкаларны кисәтә, үз юлдашларына карата җаваплы була.
Һәр юл – гомер юлы. Һәр машина — җаваплылык.
Кадерле апалар, сеңелләр, дуслар!
Руль артында сез – көчле, акыллы, җитди шәхес. Әгәр дә без юлда бер-беребезгә игътибарлы булсак, сабырлык һәм аңлау күрсәтсәк — юллар хәвефсез, йөрәкләр тыныч булыр.
Хатын-кыз йөртүче булу – ул матур булу гына түгел, ул мәдәниятле, зыялы, җаваплы йөртүче булу.
Юлда – игелек, күздә – уяулык, йөрәктә – сабырлык булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк