Логотип
Белмәсәң бел

Ирен үтерергә ул 7 тапкыр талпына

1925 елда төшерелгән аклы-каралы фотосурәт: анда Рут Снайдер электрланган урындыкка бәйләп куелган. Моңа кадәр бу юл белән җәзаланып үтерелгән берәүне дә соңгы минутларында фотосурәткә төшергәннәре булмаган. Бу фото – беренче.

1925 елда төшерелгән аклы-каралы фотосурәт: анда Рут Снайдер электрланган урындыкка бәйләп куелган. Моңа кадәр бу юл белән җәзаланып үтерелгән берәүне дә соңгы минутларында фотосурәткә төшергәннәре булмаган. Бу фото – беренче. Ул чакта әлеге фотосурәт бөтен җир шарын әйләнеп чыга. Рутның тарихы да бөтен кеше мәгълүм була. («Почтальон всегда звонит дважды» фильмын, мөгаен, караганыгыз да бардыр әле – аның нигезендә шушы хатынның язмышы ята.) Рут искиткеч яхшы тормышта яши – аның бөтен нәрсәсе дә була. Иренең мәхәббәтеннән тыш. Шуңа күрә ул аны үтерергә уйлый да. 
Барлык яшь кызлар кебек үк Рут Браун да уңышлы кияүгә чыгу турында хыяллана. Ирем бай, дәрәҗәле кеше булсын иде, ул мине бөтен кешедән дә артык яратсын иде ди. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аз гына вакыт телефонистка булып эшләп алгач, ул «Мотор Боатинг» дигән журналга сәркатип булып урнаша. «Затлы, кыйммәтле яхталарга багышланган шушы журнал редакциясендә дә очратмасам, тагын кайда очрата алам мин хыялымдагы ул ир-атны?!» – дип уйлый Рут. Һәм бар да ул теләгәнчә килеп чыга – редакторларның берсе – Альберт Снайдер игътибар итә аңа. 
Танышуларына бер ел узгач Альберт белән Рут өйләнешәләр. 1915 ел була бу. Альберт, чыннан да, бар дөньясын онытып гашыйк: ул берәү аның өчен бердәнбер. Тик бу бәхетле кеше Рут түгел шул... Ул үзенең ун ел элек вафат булган кәләше Джесси Гишарга гашыйк. Телендә – ул гына. Аның нинди гаҗәп хатын-кыз булуы турында ул тәүлекләр буе сөйләп тора ала. Хәтта көймәсен дә аның исеме белән атамакчы була. Алай гына да түгел, мәрхүм кәләшенең фотосурәтен зурайтып үзләренең яңа өйләре түренә элә... Рутка моның ошамавы, аның моның белән килешмәве гаҗәп түгел. Ул, әлбәттә, каршы төшеп карый. Әмма Альберт һаман бер сүзне сөйли: «Джесси Гишар кебек гаҗәеп хатын-кызны мин башка белмим, андыйны бүтән очратмадым», – ди. 
Соңыннан Рут үзе дә аптырап: «Нигә аңа кияүгә чыкканымны – бу адымга барганымны үзем дә белмим: безне берни дә бәйләми иде», – ди. 
Алар башта Бруклинда яшиләр. 1918 елда кызлары Лорейн тугач, Лонг-Айлендтагы йортка күчәләр. Альберт хезмәт баскычында тагын да күтәрелә – редактор урындыгына утыра. Рут та бер карасаң тормышта үз дигәненә ирешә: ул хәзер бары тик өй, көнкүреш мәшәкатьләре белән генә шөгыльләнә ала, җаны теләгән кадәр чигә, ирен кайгырта...
«Бу хатынның бөтен нәрсәсе дә була, – дип яза газеталар аның үлеменнән соң, – Үз йорты, автомобиле, радиосы, менә дигән өй җиһазлары... Банкта исәп-хисап счеты... Чибәр ире». Шул ук мәкаләләрдә Альберт турында исә: «Яхшы кеше, тугрылыклы ир иде. Ул үзенең хатыны, кызы һәм йорты белән горурланды», – дигән юллар бар. 
Бар яктан да үрнәк ир. Бер карасаң, тагын ни кирәк? Әмма Рутның әнисе Джозефина Браун кызының тормышы гел әкият булмавы турында соңыннан журналистларга кат-кат сөйли. «Мин аларда еш кунак була идем, шуңа күрә барысын да яхшы беләм, – ди ул. – Рут – аралашырга яратты, аңа кешеләр янында булырга, каядыр барырга кирәк иде, ә ире өйдә утыруны өстенрәк күрде. Рут ресторанга, театрга барырга теләде, ә Альбертның бар белгәне машинада яки бакчада казыну булды. Рут – күп бала табу турында хыялланды, өйдә хайваннар асрарга теләде, ә Альберт балаларны сөймәде. Ул хатынына нибары бер кенәри кошы тотарга рөхсәт итте...» Джозефина кызына аерылышырга тәкъдим итә. Тик Рут башка юлдан китә – сөяркә таба. 
Джад Грей белән алар бик тиз якынаялар: бөтен буш вакытларын бергә үткәрә башлыйлар. Альбертны үтерү уе кайсының башына килгәндер, анысы билгесез.  Беренче адымны Рут ясый: ирен 48 мең долларга үзенең гомерен страховкаларга күндерә. Аннан инде үзенең кара эшенә тотына...
Ким дигәндә, ирен 7 тапкыр үтерергә тырышып карый ул: газны кабызып, үзе өйдән чыгып китә, эчемлегенә терекөмеш сала, аны «ялгыш онытып» гаражда бикләп калдыра... Берсенең дә ахыры ул теләгәнчә төгәлләнми. 
Ә аннан Снайдерларның өйләрен «талыйлар».
«Өйгә озын буйлы, мыеклы бер кеше бәреп керде. Ул иремне буып үтерде һәм бөтен ювелир әйберләребезне алып чыгып китте», – дип сөйли Рут Снайдер. Аңардан бик озак сорау алалар. Рутның кыйммәтле бизәнү әйберләрен йокы бүлмәсеннән, матрас астыннан табып алалр. Альберт үтерелгән бүлмәдә исә полиция идәннән JG хәрефләре төшерелгән булавка таба. Снайдер вафат булган кәләше Джесси Гишарның хатирәсе булган бу булавканы гел үзе белән йөрткән. Тик полиция башкача уйлый: «Аны җинаятьче төшереп калдырган», – диләр алар. Рутның телефон кенәгәсен актарып шундый ук инициаллы тагын бер кешене – Джад Грей табалар. Рутның сөяркәсен... 
Кабат сорау алулар башлана. Тәмам арган Рут: «Ә ул үз гаебен инде таныдымы?» – дип ычкындыра... 
Калганы вакыт эше була.
Алар гаепне бер-берсенә аударалар. Нәтиҗәдә, икесен дә үлем җәзасына хөкем итәләр. 
Том Ховарду дигән яшь кенә репортер Рут Снайдерны ничек хөкем иткәннәрен яктыртырга тиеш була. Әмма сакчылар үз сүзләрендә каты торалар: «Бернинди камералар да булмаячак. Барысы да яшерен эшләнергә тиеш». Әмма Том үз-үзенә сүз бирә: «Мин рәсемсез төрмәдән чыкмыйм». 
Ул үзе ясаган фотоаппаратны аягына бәйли. 
«И, Раббым, кичер аларны, алар үзләренең нәрсә эшләгәннәрен белмиләр». Бу – Рутның соңгы сүзләре.
Тагын бер секундтан Том Ховард аягына бәйләгән җепне тарта һәм камера эшли башлый... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар