Логотип
Белмәсәң бел

Ире хыянәт иткәнен белгәч, Агата Кристи аннан ничек үч алган

Бөтен дөнья аны псевдонимы буенча Агата Кристи дип белә. Язучының чын исеме исә Агата Мэллоуэн була. Фантазиясе искиткеч көчле була бу ханымның, шуңа күрә дә XX гасырның иң билгеле детектив остасы булып таныла.

Бөтен дөнья аны псевдонимы буенча Агата Кристи дип белә. Язучының чын исеме исә Агата Мэллоуэн була. Фантазиясе искиткеч көчле була бу ханымның, шуңа күрә дә XX гасырның иң билгеле детектив остасы булып таныла. 
Фантазиясе аңа китаплар язарга гына түгел, тормышта да булыша. Ире хыянәт иткәнен белгәч, ул аны менә ничек акылга утырта. Дөресрәге, үч ала. Үзе язган китапларыннан һич тә ким түгел бу тарих! 
Булачак ире Арчибальд Кристи белән Агата 22 яшендә таныша. Икесе дә берүк мәҗлескә чакырулы булалар, беренче минуттан ук бер-берсенә тартылалар. Озак та үтми, лейтенант Агатага тәкъдим ясый. Ике елдан алар өйләнешәләр. Беренче Бөтендөнья сугышыннан Арчибальд подполковник дәрәҗәсендә кайта. 1919 елда аларның кызлары туа, аңа Розалинда дигән исем кушалар. 
Бу вакытта Агата инде берничә детектив роман язып бастырырга өлгерә, китаплары аны шунда ук дөньяга таныта. Барысы да гел шулай матур барыр кебек тоела. Әмма бертөрле аккан тормыш кинәт үзгәрә: 1926 елда ире аерылышырга теләвен әйтә. Баксаң, Арчибальд инде байтактан икенче берәү белән гыйшык уйный икән...
Мондый хәлгә калган барлык хатын-кызлар кебек үк Агата да башта тетрәнеп кала. Аннан үзен кулга ала һәм барысын да иң текә детектив китаплардагы кебек итеп китереп чыгара. Юк, ул күз яшьләре дә түкми, тавыш та чыгармый, дус кызларына барып, күңелен дә бушатмый. Ул – үч алырга уйлый! 
Детективлар остасы үзенең ярдәмчесенә: «Мин берничә көн өйдә булмыйм», – ди дә, машинасына утырып, каядыр чыгып китә. Кая барасын, билгеле, әйтми. Икенче көнгә иртән исә аның машинасын күл буенда табалар. Машина салонында язучының туны, чемоданы була, ә үзе – юк. 
Суга төшкәндәй югала ул.
Аның шулай эзсез, серле югалуы бөтен җәмәгатьчелекне аптырашта калдыра. Бу көннәрдә бөтен газеталар бары шушы хакта гына язалар. Беренче чиратта, әлбәттә шик аның иренә – Арчибальд Кристига төшә. Полиция аның читтә кемедер булганлыгын бик тиз ачыклый. Йортларын тәүлек буе күзәтә башлыйлар, бөтен телефон сөйләшүләре тыңлана. Язучының ире бик кыен хәлдә кала... 
Полиция күл тирәсен җентекләп тикшерә. Водолазлар күл төбен айкый, тик язучының мәете табылмый. Бу вакыйга бөтен илнең тынычлыгын ала, сөйләшүләр бары тик шушы хакта гына була, һәркем үз версиясен әйтә. Күпләр, әлбәттә, ирен гаепли, җинаятьче дип аны атый. Детективлар язу остасын эзләргә йөзләгән волонтер кушыла. 
Полициягә Хэрроугейт дигән кечкенә генә шәһәрнең отелендә бер ханым тукталуын хәбәр итәләр. Кунакларны теркәүче китапка ул үзен миссис Нили дип яздыра. 
Детективларның берсенә бу мәгълүматны өйрәнү бурычы йөкләнә: ул ике көн буе сиздермичә генә бу ханымны күзәтә. Әмма миссис Нили турында каяндыр журналистлар да белеп ала. «Дейли ньюс»ның журналисты конспирация турында уйлап та тормый: ул отелгә туктаган ханым янына килә дә: «Миссис Агата!» – дип эндәшә... Язучы үзенең серен ачуларын шунда ук аңлый. Интервьюдан баш тармый, әмма җайсыз сорауларны бик оста гына читләтеп уза. 
Өйгә әйләнеп кайткач, Агата аерылышырга гаризаны үзе бирә. Хатынының шулай серле юкка чыгып торуы иренә, билгеле инде, бик зур борчулар китерә. Аның дәрәҗәсе бик нык төшә. Арчибальдны инде сугышта зур батырлыклар кылып кайткан герой дип түгел, хатынын үтерүдә шикләнгән җинаятьче итеп кабул итә башлыйлар. 
Дүрт елдан соң Агата Кристи яңа мәхәббәтен очрата. 1930 елда Иракта булганда бик талантлы архитектор Макс Мэллоун белән таныша ул. Макс аннан 14 яшькә кечерәк була. Әмма никах вакытында алар моны бөтен кешедән дә яшерәләр. 
Алар аңлашып, бик матур гомер итәләр. Агата тормышында башка мондый детектив вакыйгалар, юкка чыгулар инде булмый. Ире Якын Көнчыгышта шактый күп тикшеренүләр алып бара, бөтен нәрсә белән кызыксынган язучы һәр сәфәрендә аның янәшәсендә була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар