Логотип
Белмәсәң бел

Дөрес тун сайлыйбыз

Кыш. Салкын. Туңмас өчен тун кирәк. Ләкин аның үзеңә килешлесен ничек сайларга? Сүз кыйммәтле табигый мехтан тегелгәне турында түгел, ясалма мех туннар турында булыр бүген. Гәрчә бу киңәшләр беренче вариантны алганда да ярап куярга мөмкин. 

Кыш. Салкын. Туңмас өчен тун кирәк. Ләкин аның үзеңә килешлесен ничек сайларга? Сүз кыйммәтле табигый мехтан тегелгәне турында түгел, ясалма мех туннар турында булыр бүген. Гәрчә бу киңәшләр беренче вариантны алганда да ярап куярга мөмкин. 
Тун иркен булырга тиеш. Тун астыннан ничә кат кием кияргә җыенуыгыз да, тунның калынлыгы да мөһим түгел, иң мөһиме – тән белән тун арасында бушлык калырга тиеш. Дөрес сайланган тун күкрәк, корсак, янбаш тирәләрендә тәнгә сыланып тормый. Беренчедән, бу матур түгел. Икенчедән, нәкъ шушы төшләрегез туңачак. Өченчедән, сыланып торган урыннарда тунның эчлеге сыпылып, тышкы яктан ул ышкылып, тизрәк тузачак. 
Тун тездән озын булырга тиеш. Әлеге кагыйдә пальто, пуховикларга да кагыла. Әйе, янбашына кадәр генә төшеп тора торган кыска модельләр дә була, сүз алар турында түгел. Өске кием тездән өстәрәк бетә икән, бу аякларны берничә өлешкә «кисә». Карап торышка аяклар бик кыска һәм нәзек булып, ә гәүдә шар кебек күренәчәк. Кешенең буена карап, тунның идеаль озынлыгы – тездән узып, балтыр уртасына кадәр. 
Мехның озынлыгына карыйбыз. Туннар төрле мехтан була –  кыска төкле, йөнтәс, уртача төкле. Шома фактуралы, кыска төкле туннар озаграк хезмәт итә. Төкләр озынрак булган саен, аларның укмашу ихтималы зуррак. Тунның төге максимум бөдрә бәрән йонын хәтерләтә ала. Ә менә етиныкы кебек озын төкләр бер-ике сезонга гына чадыр. Сатып алыр алдыннан тунның йонын тартып карагыз, ул чыгарга тиеш түгел. 
Тунның төсе дә мөһим. Ясалма мехтан тегелгән тун табигый мехтан тегелгән тунны алыштыру өчен алынмый. Бу – аерым төр кием. Ул, мөгаен, туннан битәр, пальтога якынрак торадыр. Шуның өчен дә аны табигый мехка охшатып сайлау – зур хата. Чын җәнлек тиресенә охшаган ясалма тун модасы чыккан әбиләр тунын хәтерләтәчәк. Иң кулае – аксыл, кара, көрән, беж төсләре. Бу төсләр беркайчан да модадан чыкмаячак. Озын төкле алсу, шәмәхә, фирүзә төсле туннар гәүдәне алагаем зур итеп күрсәтәчәк. Нәкъ менә кычкырып торган төсле тун кияргә теләсәгез, шома, кыска төклесен сайлагыз, алар гәүдәгә артык күләм өстәми.  Бәрән тиресе шикелле бөдрә тун алсагыз, аның ак, кара, көрән төсләрен генә карагыз. 
Тунда артык детальләр булмасын. Бизәкле, катлаулы декорлы, принтлы туннар модадан тиз чыга. Аннары мондый кием күз өчен дә бик авыр. Бизәкләр, фирнитура, детальләр максималь дәрәҗәдә азрак булган саен яхшырак. 
Фигураны бозмый торган өч төп фасон бар – турыга тегелгән, кокон һәм турыга тегелеп, пута белән буылган. Озынлыгын дөрес сайлаганда беренче икесе теләсә кайсы фигурага да килешәчәк. Ә менә өченчесе берникадәр саклык сорый һәм бөтен кешегә дә туры килеп бетми. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар