Логотип
Белмәсәң бел

Дөньяда бердәнбер булып бөтен гавәмне шаулаткан 6 игезәк кызның тарихы

35 ел элек Ливерпульда туа алар. Һәм исән-сау калалар. Моңарчы әниләре Джанет Уолтон әллә ничә тапкыр балага узып карый – уңышсыз килеп чыга. 

 

 

35 ел элек Ливерпульда туа алар. Һәм исән-сау калалар. Моңарчы әниләре Джанет Уолтон әллә ничә тапкыр балага узып карый – уңышсыз килеп чыга. 

 Ул көнне УЗИ гадәттәгедән озаккарак сузыла. Экрандагы сурәтне күреп, узистның йөзе үзгәреп китә. Джанет Уолтон сагая кала, нәрсә булды дип кызыксына. «Бар да тәртиптә, миңа калса, сезнең игезәкләр булырдыр», – ди узист. 

Джанет белән Грэм биш ел эчендә 13 тапкыр бала тудырырга талпынып карый, балага узарга таблеткалар да булышмаса, тәрбиягә бала алырга ниятләгән була алар. 

Берничә минуттан бу шатлыклы хәбәрне ниндидер сагаю алыштыра. Узист әле бер, әле икенче врачны чакыра. Бүлмәгә төрле белгечләр керә, үзара пышылдашалар. Джанет түзми, кабат нәрсә булуы белән кызыксына һәм: «Сезнең алты балагыз туачак!» – дигән җавап ишетә.   

Балалар тууга ышаныч 104 миллиардтан бер генә була. Бу хәлләрдән соң 35 ел вакыт узса да, Джанет һаман дулкынлана. 

Ул көннәрдә Джанет вакыйганың үзәгендә булса да, үзен тыныч тота. Балалар белән бар да яхшы  икәненә күңеле белән ышана ул. 

Бала тапканчы, Джанет ярты еллап больницада ята. УЗИ көнендә авыры 8 атналык була. Икенче көнне аны госпитальгә урнаштыралар. Алты бала туу гайре табигый күренеш буларак кабул ителә. Моңарчы мондый хәл белән очрашмаган акушерлар аптырау хәлендә кала. 

«Мине гинекология бүлегенә салдылар, хастаханәдә беркайда да буш урыннар юк иде. Без күптән түгел генә ялдан кайтканга, минем кәеф яхшы, бер җирем дә авыртмый. Ә биредә тирә-ягымда үземнән өлкән хатыннар ята, күбесе аналыгын алдырырга кергән. Минем арттан: «Карагыз, бу теге, алты бала табасы хатын», – дип пышылдашып калалар...» 

Джанет 23 атна дәвамында йөклелеген саклый алса, кызларның яшәп китәренә өмет бар дип исәпли табиблар. 23 атнадан соң булачак әни балаларының тибенүен тоя. Ул 31 атнага тикле күтәреп йөри авырын. 

«Хастаханә персоналы бик борчылды. Алар 6 бала белән өйгә кайтып китәсемә ышанмады», – дип искә ала хатын. 

Баштагы мәлне кызлар исемсез була, аларга номерлар гына куялар. Кесарево билгеләнгән көнне дә Джанет үзен тыныч тота. Палатаның тышында гына паника сизелә. Операциягә әзерләнү бик киеренке үтә. Башка операцияләрне кичектереп торалар, бала тудыру бүлеген ябалар. 

Дөньяга киләсе һәр баланы берничә белгечтән торган команда кабул итәргә тиеш була. Җиденче группа ананың хәлен котрольдә тота. Джанет гомуми наркоз астында тудыра. Аңына килүгә үк:«Алар исәнме?» – дип сорый. 

Алты кыз 1 килодан 1, 6 кг кадәр авырлыкта булып туа. Беренче критик 48 сәгать узуга, аларның туганнан соң исән калган беренче алты игезәк кыз булуы ачыклана. Журналистлар, уңайлы булсын өчен, аларны «Беренче номерлы бала», «Бишенче номерлы бала» дип язалар. Хастаханә янында кизү торган журналистларга табиблар:«Икенче номерлы бала өчен борчылырга нигез бар», – дип тә әйтәләр әле. Соңыннан бу сүзләр гаилә мәзәгенә әйлән: «Икенче кызыбыз үскәч тә тирә-юнендәгеләргә тынгы бирми торган чая иде», – дип шаярта Джанет. 

Икенче бала – ул Люси, җирле авиалинияләрдә эшли. Беренче номер – Ханна, башлангыч класслар укытучысы, әти-әнисе белән яши. Өченче номер – Рут, секретарь булып эшли, дүртенче номер – Сара,  әлегә декрет ялында, ул медицина үзәгендә эшли. Алтынчы номер – Дженни, үз кондитер кибетен ачкан. 2014 елда Сара кыз туганнары арасында иң беренче әни була. Уолтоннар гаиләсендә Джорджи исемле тагын бер кыз дөньяга аваз сала... 

«Кызлар туганда мин бернәрсә дә эшли белми идем. Әзерләнергә вакытым булмады. Сигезенче атнада авырлы икәнемне белдем, мине шундук больницага ябып куйдылар, шуңа күрә яшь әниләр мәктәбенә йөри алмадым», – дип искә төшерә Джанет. 

Беренче ике елны Джанет белән Грэмга тәүлегенә бер-ике сәгать кенә йокы эләгә. Аларның тормышы бетмәс-төкәнмәс бала чүпрәкләре, бала азыгы салынган кечкенә шешәләр белән ыгы-зыгы килә. Елына 11 мең подгузник кулланалар. Рәссам-декратор булып эшләгән Грэм да хатынына булышыр өчен декрет ялына китәргә мәҗбүр була.  «Алар кечкенә чакта безнең өйдәге тальк Лондон урамнарындагы тузаннан күбрәк иде», – дип көлә ул. Җирле хакимият гаиләгә булышыр өчен шәфкать туташларын билгеләп куя. 

Кая да булса барырга кирәк булса – балаларны ике урынлы ике коляскаларга,  ә берәр кызны – слингка салалар. 

«Ул елларыбыз томан эчендә узды кебек. Ничек, нәрсә эшләргә кирәген уйлап торырга вакыт юк иде. Балалар бөтенесе бергә һәм берьюлы үсте бит. Ул туктаусыз көрәш белән бер», – дип искә төшерә Джанет. «Кечкенә балаларны күрсәм, кабат шул елларга кайтасым килә», – ди Грэм.   

Бер үк төрле алты баланы үстерү җиңел булмый, табигать тарафыннан бирелгән оешыру сәләте Джанетны коткара. Кызларны телевизордан еш күрсәтәләр, рекламаларда төшәргә чакыралар. Алар әнә шулай әти-әнисенә акча эшләргә булыша. 

Джанет кызларын башка игезәкләр сыман гел бер төрледән киендерергә яратмый. «Мәктәпкә формадан йөргәндә дә, чәчләренә төрле төстәге резинкалар, төрле төстәге носкилар алып куйдым. Күңелләренә хуш килгәнен сайласыннар дидем», – ди әни кеше. 

Хәер, кайчак аның да кулыннан эш киткән көннәр була. Ата-аналар җыелышы көннәре аеруча авыр була. Укытучылар әйткәннәрне язып барыр өчен блокнот башлый хәтта, чөнки барысын да истә калдыру мөмкин булмый. 

Кызлар үсеп җиткәч тә әти-әниләренә якын яшиләр. Үзләрен никадәр көч түгеп үстергәннәрен яши-яши аңлыйлар.  «Бер баланы да чак карап өлгерәм, ә әнинең алтау булганбыз без. Сокланам аңа», – ди Сара. Ә Джанет үзе, киресенчә, бер генә онык булуга шат: «Бердәнбер баланы гына кайгыртып яшәү искиткеч», – ди ул.         

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар