Бәхет өчен күп кирәкми

(Японнардан өйрәнәбез)
Япон зирәклеге бөтен дөньяны таң калдыра. Ул японнарның культурасында, тормыш фәлсәфәсендә, рухи дөньясында чагыла. Кеше үзенең эчке дөньясы, табигать һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән гармониядә яши. Япония культурасы кыенлыкларны җиңәргә, үзеңне бәхетле итеп тоярга, гади генә әйберләргә дә сөенә белергә өйрәтә. Япон зирәклегенң 10 кагыйдәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
1. Бәхет гади генә әйберләрдән тора. Булдыра алганча барысын да эшләргә тырыш, калганын язмышка калдыр.
(Юкса кешеләрдә күп нәрсәгә контроль юк, битарафлык көчле.)
2. Яхшы сүз кышның озын өч аенда да җылытырга сәләтле.
(Япон культурасы нигезендә әдәплелек ята. Ул хөрмәт төшенчәсе белән тәңгәл килә. Өлкәннәргә, укытучыларга, җитәкчеләргә, кунакларга, клиентларга хөрмәт...)
3. Проблеманың чишелеше табылган икән, хафаланырга кирәкми; чишелеш табылмаса, борчылудан ни мәгънә!
(Хәлне берничек тә үзгәртеп булмаса, ул битне ябып торып, алга китегез, игътибарны башкага юнәлтегез.)
4. Узып барганны туктатырга азапланма һәм килә торганны куып җибәрмә.
(Инде китәргә тиеш әйберләр була. Аны тутктатып калып булмый. Бу тормыш законы. Вакыт алга барганны аңларга, яңа шартларга җайлашырга кирәк.)
5. Көлү тавышы яңгыраган өйгә уңыш килә.
(Ишек ачып, яңа планнар, идеяләр, язмыш әзерләгән сюрпризлар кертү ул. Япониядә тырышып эшләгән кебек күңел ача белү дә мөһим. Караокены шунда уйлап тапканнар бит инде. Эштән соң стрессларны бетерер өчен бүгенгәчә иң популяр алым бу. Позитив булу Япониядә югары бәяләнә. Бу тормышта барысын да эшләп була дип ышанып яшәргә кирәк.)
6. Һәркайда тәртип һәм гармония булсын.
(Объектларны гармоник рәвештә урнаштырып һәм пространствоны дөрес оештырып, күңел тынычлыгына ирешеп була дип исәпли японнар.)
7. Көнгә 1 генә минут булса да вакытыңны үзеңне камилләштерүгә багышла.
(Японнар принцибы буенча, иң кыен тоелган бурычны да вак адымнар белән барып үтәп чыгып була.)
8. Үзеңдә булганнардан максимум файдаланырга тырыш.
(Кечкенә генә тоелган әйберләрдән максималь файда алырга бөтен дөньяны өйрәтә белә японнар.)
9. Мохтаҗларны кайгырта бел.
(Сүз уңаеннан, Япония песиләр өчен кафелар ачкан беренче ил.)
10. Стресслардан арынып, әйбәт эмоцияләр алырга өйрән.
(«Ханами» сүзе чәчәкләргә карап хозурлану мәгънәсен белдерә. Японнарда ул – сакурага карап соклану. Бүген Ханами – гаҗәеп фестиваль. Кешеләр чит илләрдән дә Япониягә сакра чәчәк атуын карарга килә. Ә чәчәк ату чоры бик кыска. Ул яшәү һәм үлемне искә төшерә. Яшәүнең кадерен белергә чакыра.)
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.