Базарда чын чыршылар сата башлаганнар. Әле сатып алучылар күп булмаса да, кызыксынучылар шактый. Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Җемел-җемел килеп утлар җемелдәшкән бизәкле чыршылар тиздән өйләребез түренә кереп утырачак.
Чын чыршы матур инде ул. Аның бүлмәгә тулган хуш исе генә дә ни тора. Ләкин бер генә күңелсез ягы бар – бер-ике көннән энәләре коела башлый. Чыршының «яшьлеген» озаккарак сузар өчен берничә киңәш бирергә телибез.
Беренче киңәш
Базардан сатып алганда чыршының киселгән җирен һәм ылысларын тотып карагыз. Алар сумалаланып торырга тиеш.
Сатып аласы чыршыгызны күтәреп карагыз. Кәүсәсендә җитәрлек дымы булган чыршы авыр булырга тиеш. Сайлаган чыршылар арасыннан иң авырын алыгыз.
Яңа чыршының ылыслары сыгылмалы һәм чәнечкесез була. Кибә башлаган ылыслар гына кулга авырттырып кадала.
Чыршының ботагын кулыгыз белән сыпырып карагыз. Ылыслары коелмаска тиеш. Чыршыны селкегез, ылыслары күп коелса, димәк, ул инде күптән киселгән.
Икенче киңәш
Сатып алу белән чыршыны җылы өйгә алып кермәгез. Верандагыз яки тәрәзәле балконыгыз булса, беренче көнне шунда тотыгыз. Салкыннан шундук җылыга керсә, агач шок кичерә һәм ылысларын коя.
Өченче киңәш
Чын чыршыны сулы савытка утырталар. Аңа кимендә 3 литр су кирәк. Суга утыртыр алдыннан кәүсәсенең төбен 10 см тирәсе кыскартып кисегез. Астагы ботакларын да алыгыз.
Су урынына чыршыны чиләккә тутырылган юеш комга яисә дымлы арышка, арпага утыртырга була. Чиләккә вакытында су салып торырга гына онытмагыз. Көнгә бер тапкыр чыршының ботакларына да су бөркеп алырга мөмкин. Әлбәттә, моны чыршының утлары кабызылмаган вакытта эшлиләр һәм аларны шундук кабызмыйлар.
Дүртенче киңәш
Чыршыны бүлмәгә алып кергән көнне үк бизәмәгез. Беренче көнне аның ботаклары тураерга, ылыслары үз хәленә кайтырга тиеш. Ашыгып бизәсәң, авыр уенчыклар һәм гирлянда аркасында чыршының ылыслары күперергә өлгерми.
Бишенче киңәш
Чын чыршы урнашкан бүлмәдәге һава мөмкин кадәр салкынча булырга тиеш. Чыршы җылылык торбаларына якын тормасын. Лампочкалары җылына торган гирлянданы да бик озакка кабызмагыз – алар ылысларны киптерә.
Менә шушы гади генә киңәшләребезне тотсагыз, бизәлгән чыршыгыз коелмыйча озаграк торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк