Логотип
Белмәсәң бел

Александр Дюма... чәкчәктән авыз иткән

Туристлар ел саен Татарстаннан 1200 тонна чәкчәк алып китә, 500 фил авырлыгы кадәр ул! 

 

Туристлар ел саен Татарстаннан 1200 тонна чәкчәк алып китә, 500 фил авырлыгы кадәр ул! 

Иң беренче шундый татлытамак – Александр Дюма була. «Три мушкетера» һәм «Граф Монте-Кристо»ның авторы Александр Дюма 1858 елда Казанга килә һәм 5 көн дәвамында, ягъни 27 сентябрьдән 3 октябрьгача биредә кунак була. Үзенең Казан язмаларында ул гидның шәһәр белән таныштырып йөрүләрен тасвирлый: «Кремльдән башладык, Спас манарасын, Сөембикә манарасын күрдек. Иван Грозный һәм Сөембикә ханбикә – Казанда иң популяр шәхесләр. Берсе – шәһәргә бик күп явызлык эшләгән, икенчесе – күп игелекләр кылган... Кремль һәм собор белән танышканнан соң, лавкалар буйлап киттек. Казан үзенең күн тиресе, мехлары белән дан алган. Өйгә өч-дүрт гаҗәеп бүләкләр алып кайттым: аучы сумкасын, диван өчен мендәрне, патронташны миңа бүләк иттеләр, итекләрне үзем сатып алдым. Һәм алар Франция һәм бөтен Россия күләмендә җитештерелгән күн эшләнмәләрдән яхшырак иде...» 

Казан газеталары Дюманың шәһәр буйлап күп йөрүен, китап кибетләре белән кызыксынуын язалар. Ул үз әсәрләре турында да сораша. Бер кибеттә аңа «Граф Монте-Кристо» китабын тәкъдим итәләр. Китап эчендә оригиналдан шактый ерак торган үз портретын күреп, язучы рәхәтләнеп көлә. Аннары Дюма китапны шундук үзенә ала: «Бу портрет белән Франциядә балаларны куркытачакмын!» – ди. 

Дюма менә тагын нәрсәләр яза: «Моннан да җиңел, уңайлы һәм күңелле сәяхәт булганы юк иде әле Россиядә. Аеруча Казан хәтердә калды. Биредә сине җайлыйлар, күңелеңне күреп торалар, игътибарга күмәләр. Миңа күпләп чәй, барлык күн һәм тире эшләнмәләрнең үрнәкләрен бирделәр. Гомеремдәге иң яхшы сәфәрләрнең берсе иде ул...» 

Атаклы язучы чәкчәктән дә авыз итә, аны пешерү рецептын язып ала. Ул аның 1873 елда Парижда басылган «Большой кулинарный словарь» дигән китабында урын ала. 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар