Логотип
Бакча

Әзер рассада сатучы Рәдис Хәкимҗанов: Помидорны урталай сындырып утыртырга да мөмкин

Хәзер кеше бик  рәхәт яши: керне “автомат” юа,  өй телефонының хаҗәте юк,  кесәдә кәрәзлесе. Рәхәткә чыктык, Аллага шөкер.

Хәзер кеше бик  рәхәт яши: керне “автомат” юа,  өй телефонының хаҗәте юк,  кесәдә кәрәзлесе. Рәхәткә чыктык, Аллага шөкер. Авыл халкы хәзер мал асрап азапланмый. Шуңа өстәп, хәзер күпләр рассада утыртып та мәшәкатьләнми. Көздән туфрак әзерләү, иртә яздан орлык чәчү, күчереп утырту, ашлау, колагыннан тартып үстерү кебек эшләрдән азат авыл халкы. Бер ишесе яшелчәне үстереп тә ятмый, көзен сатып ала. Икенчеләр исә, бик үк ялкаулыкка чыкмаган, әзер рассада алып булса да, бакчасына төртә. Ихтыяҗына күрә – хезмәте, рассада сату белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

 

Арча районы Илдус авылында яшәүче Рәдис Хәкимҗанов тугызынчы ел шушы эш белән кайнаша.

 


–Барысы да артып калган кәбестә рассадасыннан башланды, – ди ул. – Орлыкны күбрәк чәчеп атканбыз. Үзебездән арткач, бер-ике авылдашка биргән идек, алар аның өчен акча түләде. Кәсепчелек шулай итеп үзе безгә ябышты, көтмәгәндә. Икенче елга ассортимент артты: помидор, борыч, чәчәкләр өстәлде. Авыл халкы: “Теге юкмы, бу юкмы?” - дип сорый башлады. Баштагы мәлдә өйгә килеп сораган кешегә генә сатып маташтык. Шуннан “УАЗ” машинасы алгач, төяп, тирә-күрше авылларга чыгып йөри башладык. Тирә-як авылларны рассада  үстермәскә өйрәтеп бетердек, бөтен җирдә үзебезнең клиентлар хәзер. Декабрьдән үк заказ биреп куялар. “Быел эшлисезме, берни дә чәчмибез, сезгә ышанып торабыз”, – диләр. Безнең товарга ышаналар. Бу эшкә бик җаваплы карыйбыз. Кешене качырсаң, аннан кире чакырып китереп булмый.


– Конкурентлар бармы соң?  – дип кызыксынам.


Бөтен җирдә бар. Якын-тирә авылларда да, күрше авылда да. Әмма һәрберебезнең үз клиенты, бер-беребезнең ипиен ашамыйбыз.


Хәкимҗаноновларның 8*5 үлчәмле ике теплицада бүген 31 төр рассада үсә.


– Кеше утырта торган бөтен нәрсә бар, банан гына юк, – ди Рәдис абый. – Бик күп төрле чәчәкләр. Ел саен яңаларын өстәп торабыз. Бер елны годеция чәчтек, икенче елны амарант өстәлде. Кеше авызыннан берәр төрле яңа чәчәк исеме ишетсәк, шуны чәчәбез.


Рәдис абый балачактан үсемчелек белән җенләгән. Яшүсмер вакытта ук алмагачны чиягә ялгап, чия тәме белән алма үстергән кеше. Үзе әйтмешли, төрле үсемлекләрне чеметеп, азаплап караган.

 


–Менә шулар барысы да тәҗрибә җыярга булышкандыр инде. Безнең өчен гадәти хәл кешегә тәҗрибә булып күренә. Үсеп утырган помидорның яфрагына карап, без сортын аерабыз. Кешегә ул могҗиза булып тоела. Ничә елдан бирле шуның белән кайнаша торгач, кешегә күренми торган үзенчәлекләр дә күренә безгә, – ди ул.


Хәкимҗановларның эше ел әйләнәсе бара. Гыйнварда – петуния, февральдә – борыч, мартта – помидор орлыгы чәчәләр. Башка культуралар төрле айларда өстәлә. Сату эшләре беткәч, теплицаларда үзләре өчен яшелчә үстерәләр. Көзен исә аларны зарарсызландырып, киләсе елга әзерлиләр, туфрак кертәләр. Теплицалар электр белән җылытыла.


–Электрның чыгымы күп, кесәне шактый такырайта. Быел әле һаман ягабыз, яз суык килде бит. Шуңа күрә үзкыйммәт тә арта, – ди Рәдис абый.


Быел рассада сату эше башланмаган. Шуңа күрә төгәл бәя дә юк. Хәкимҗановлар рассадага бәяне башка җитештерүчеләргә карап куя. Әйтик, базарга сатуга үсентеләр чыкса, шуны 5-10 сумга киметәләр дә, үз хакларын куялар.


– Казан белән сөйләшеп булмый, анда җүләр бәя. Мин авыл халкының кесәсенә яраклы итеп сатам, – ди ул.


Шунысын әйтергә кирәк, бу гаиләнең өстәмә эше генә. Рәдис абый да, хатыны да фермада эшли. Әмма үсемчелеккә икесе дә башы-аягы белән чумган. Чәчү, күчереп утырту кебек нәзберек эшләр хатын-кыз җилкәсендә булса, физик эшләр өчен гаилә башлыгы җаваплы.

 


–Орлыкны өйдә тишелдереп кенә теплицага чыгара торган культуралар да, баштан ук теплицага чәчә торганнары да бар. Орлыкның үз кабында язылган инструкцияне үтәргә тырышабыз.  Быел орлык алу өчен 30 мең сумнан артыграк акча тоттык, – ди ул.  


Рәдис абый сыйфатлы рассада сайлау турындагы тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.


Помидор


–Помидор – теләсә нинди яшьтә яраклашып үсеп китә. Аны хәтта урталай сындырып, ике төп ясарга була. Биленнән сындырып, икесен ике төп итеп төртергә була, шундук тамыр җибәрә. Чәчәккә бөреләнсә дә, чәчәк аткан булса да, алырга ярый. Җиргә утырткач, бер көн башын иеп тора да, аннан соң турая ул.


Юан сабаклы помидор үсентесе аның иркен урында үсүен күрсәтә. Теплицада рассада шундый була. Өйдә куе итеп чәчелгән үрентеләрнең сабагы нәзек һәм ачык яшел төстә. Бездә андый рассада беркайчан да булмый.


Бер үсенте аерым савытта утырса, әйбәтрәк. Аның тамыр системасы нык.


Тозлы помидор орлыгы рассадасыннан


Халыкта шундый сүз йөри. Имеш, сатудагы куе яшел төсле, юан сабаклы помидор үрентесен тозлы помидор орлыгыннан үстерәләр диләр. Имеш ул котырып үсә, чәчәк ата, тик уңыш бирми. Рәдис Хәкимҗанов бу сүзләрне “киң таралган миф” дип атады. Помидор тозлаган кеше чамалыйдыр, помидор нинди процедураралар үтә: кайнар су, тоз, тәмләткечләр. Мондый шартларда орлык үлә, тишелешен югалта.


Кыяр


Ике яфракта чакта җиргә утыртсаң, тизрәк яраша. Суны жәлләмәскә кирәк. Беренче мәлдә бигрәк тә.


Борыч


Утыртканда буе 25-30 см дан артырга тиеш түгел.


Кәбестә


Кәбестәнең тамырыннан беренче яфракка кадәр булган ара – 13-15 см булырга тиеш.


Рассаданы кемнән алырга?


Күңелеңә хуш килгән, йөзендә нур булган кешедән генә рассада   алырга кирәк. “Кемнән алсаң да, барыбер” дип кул селтәп кенә булмый. Ел саен бер кешедән алып ияләнсәң, әйбәт инде ул.


Нинди булырга тиеш?


Сайлап алганда үсемлек ялтырап торырга, нык утырырга, куе яшел төстә, юан,  тамыры берничәгә тармакланган булырга, башын имәскә  тиеш. Сабагында зарарланган урыннары булмасын.  Сау-сәламәт үсенте үзе нур чәчеп тора.


Аласыз икән – утыртыгыз


Рассаданы бүген алгансыз икән, шул ук көнне утыртырга да кирәк. Аны берничә көнгә суда яки дымлы чүпрәктә тоту файдага түгел. Мондый үсентегә җиргә ияләшү өчен 3-4 кенә түгел, 8-10 көн кирәк була.


–Рассаданың сатылышы төрле елда төрлечә, – ди Рәдис абый. – Бик күп артып калган вакытлар да, җитмәгән чаклары да була. Артып калса, хәйрия итеп тә өләшәбез, “бөтен рассада 1 сумнан” дип “распродажа” да ясыйбыз. Әҗәткә дә бирәбез. Үзебезгә дип утырткан соңгы төпләрне дә биреп җибәргән чаклар булды. Кеше әллә каян килә икән, борып җибәреп булый. Киләсе елга тагын безнең клиент бит ул.


Хәкимҗановларны бүген язның соңга калуы борчый.


–Безнең эшкә дә аяк чала бу. Көннәр салкын булгач, халык яшелчә утыртмый әле. Ә  рассадалар кирәгеннән артык үсә, озыная. Озын үсемлек җиргә адаптацияне авыррак кичерә, – диде ул.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Теги: Помидор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар