Үзеңә таян! (тест)

Проблемалар... Кайвакыт бу тормыш тоташ проблемалардан гына тора төсле. Шулай да, чишеп булмас проблема юк, диләр бит. Дөрес итеп чишә белергә генә кирәк. Ә сез аларны дөрес чишәсезме? Гомумән, килеп чыккан проблемаларга ничек карыйсыз? Һәр фикергә “әйе”, “юк”, “белмим”, дип барыгыз.
1) Тормышымдагы һәр вакыйгага бик җаваплы карыйм.
2) Кайбер кешеләр миңа карата мөнәсәбәтләрен үзгәртсәләр, бу мине күп проблемалардан коткарыр иде.
3) Килеп туган авырлыкларны җиңү өчен ни дә булса эшлим, монда уйланып утыру гына аз.
4) “Бәхет йолдызы” астында туганмын, тормышым ал да гөл булыр дип, һәрвакыт ышана идем.
5) Кеше үз кылганнары өчен үзе җавап бирергә тиеш, башкаларны гаепләп утыру эш түгел.
6) Суык тию кебек кенә авыруларны үзем дәвалыйм, табибка барып тормыйм.
7) Бөтен авырлыкларны җиңәргә була, дип уйлыйм, тормыш ыгы-зыгысыннан чыга алмаган кешеләрне аңлый алмыйм.
8) Кешеләргә булышырга яратам. Үземнең дә ярдәмгә мохтаҗ чакларым булды, мине ташламадылар.
9) Конфликт тудыручы гаеплене эзләгәндә, иң элек үзеңнән башларга кирәк.
10) Юлымны кара мәче кискән икән, исем китми, баруымны беләм.
11) Һәркем, нинди хәлдә булуына карамастан, үзенә генә таянырга, авырлыклардан чыгу өчен көч табарга тиеш.
12) Үземнең кимчелекләремне беләм һәм башкалар ул кимчелекләремне гафу итәргә тиеш дип саныйм, чөнки үзем аларга карата бик сабыр.
13) Үзгәртә алмыйм икән, бөтен нәрсәне дә ничек бар, шулай кабул итәм.
14) һәр кешенең, хәтта, иң холыксыз кешенең дә уңай якларын табарга һәм шул сыйфатларына күбрәк игътибар итәргә тырышам.
15) Яңгырлы, юеш көннәрдә дә үземне яхшы хис итәм, төшенкелеккә бирелмим.
16) Бик күп нәрсәләр белән кызыксынам, яраткан шөгыльләрем бар.
17) Бөтен проблемаларны да озакка сузмыйча чишәм.
Нәтиҗә:
Күбрәк “әйе” дисәгез, сез — яхшы холыклы кеше. Оптимист, беркайчан да авырлыклардан куркып тормыйсыз. Сездәге энергия, тормышны сөю хисе сокланырлык! Сездән күп нәрсәгә өйрәнергә була. Иң катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлларын табасыз. Тормышта бөтен нәрсә дә сезнең өчен ачык, гадәти.
Күбрәк “юк” дисәгез, кичекмәстән нидер эшләргә кирәк! Шулкадәр үз-үзеңә ышанмаган пессимист булырга ярамый бит инде! Иртәгедән үк дөньяга карашыгызны үзгәртегез. Мөстәкыйль булырга өйрәнегез, сезнең проблемаларны башка бер кеше дә хәл итмәячәк, үзегезгә таяныгыз.
Чынбарлыкка җиңелрәк карарга өйрәнсәгез, тормыш алай ук караңгы, авыр тоелмас.
Күбрәк “белмим” дисәгез, тормыш сез бәяләргә күнеккәнчә, алай ук билгесезлек диңгезе түгел ул. Дөнья да ак һәм карадан гына тормый. Бөтен нәрсәдә икеләнә башласаң, бер проблеманы да чишеп булмый. Сез бит җил кай якка иссә, шул якка ава торган мескен үлән түгел, Кеше! Тормышыгызны үз кулыгызга алыгыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.