Логотип
Мөнәсәбәтләр

ЗАГСта берничә сорау

* ЗАГС органына гариза биргәннән соң, никахны теркәү көненә кадәр булган бер ай срокны киметү мөмкинме?
Әлбәттә. Россия Федерациясенең Гаилә кодексы буенча, никахны теркәү срогы киметелә дә, арттырыла да (бер айга) ала. Срокны үзгәртү ЗАГС органының башлыгы тарафыннан, өйләнешергә җыенучыларның шәхси гаризасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Сәбәпләр: йөклелек, бала туу, ике якның берсендә кемгә дә булса үлем куркынычы янау. Шунысы бар: әлеге хәлләрнең һәркайсы медицина документлары белән расланган булырга тиеш. Вазгыятькә карап, никахны теркәү өйләнешүчеләрнең өендә, сырхауханәдә яисә башка оешмада, шул исәптән, гариза биргән көнне үк тә гамәлгә ашырылырга мөмкин. 

* Казандагы бала табу йортында бирелгән белешмәне югалткан очракта, туу турында таныклык алу катлаулымы?
Әлбәттә, белешмәне ата-ана сүзенә нигезләнеп кенә бирмиләр, чөнки баланы теркәү белән үк, социаль түләүләр, торак белән бәйле дигәндәй, юридик хокук-бурычлар үзгәрә. Бүгенге көндә республикабыз территориясендә «ЗАГСның автоматлаштырылган мәгълүмати системасы (АИС «ЗАГС») гамәлгә кертелгән. әлеге программадан республикабыз ЗАГСының барлык бүлекләрендәге гражданлык хәле актларын теркәү хакындагы бер генә мәгълүмат та читтә калмый. Шуңа күрә Казандагы ЗАГС идарәсенә мөрәҗәгать итү дә җитә. әгәр шәһәрнең бер генә районында да әлеге белешмә буенча һәм әлеге фамилиягә бер генә бала да теркәлмәгән икән, сезгә тиешле расламаны бирәчәкләр, һәм инде балагызга туу турында таныклык алу мәсьәләсе дә хәл ителәчәк дигән сүз.

* Никахны теркәгәндә «куш» фамилия алырга мөмкинме?
Әйе, сез үзегезнең фамилиягезне калдырырга да, җәмәгатегез фамилиясен  яки «куш» фамилия алырга да хокуклы. Соңгы очракта хатынның фамилиясе ир фамилиясенә дефис аша өстәп языла. 

* Фамилияңне яисә исемеңне үзгәртергә теләгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә: ЗАГСкамы, Эчке эшләр министрлыгынамы, паспортлар өстәленәме?
Исем яки фамилияне үзгәртү – юридик яктан әһәмияте булган гамәл, ул мирас һәм башка нәрсәләргә бәйле катлаулылыклар китереп чыгарырга мөмкин. әгәр бернигә карамый әлеге карарны кабул иткәнсез икән, яшәү урынына караган ЗАГС органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 1000 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләгәннән соң, сезгә исемегезне яки фамилиягезне яисә отчествогызны алыштыру хакында белешмә бирәчәкләр һәм сез шул белешмә нигезендә яңа паспорт алу өчен миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш буласыз. Аннары инде башка документларыгызны – медицина иминлеге полисын, пенсия таныклыгын, ИННны яңа фамилиягә күчерәсе кала. 

* Икенче тапкыр никахланган хатын-кызның фамилия алыштыруы беренче никахтан туган баланың фамилиясенә йогынты ясыймы?
 Юк, ананың фамилиясе алыштырыла икән, бу һич тә баланың да фамилиясе алыштырылырга тиеш дигән сүз түгел. Ул туу турындагы таныклыкта теркәлгән фамилиясе белән кала ала. 

* Туганнан туган яшьләр никахлаша аламы?
 Туганнан туганнар өчен никах мәсьәләсендә киртәләр юк. Никах бары тик якын туганнар арасында гына була алмый.

* Безнең республикада яңа туган балага отчествоны милли традицияләребезгә ияреп бирү мөмкинлеге бармы?
Әйе, Татарстан Республикасының Гаилә кодексында андый мөмкинлек каралган. Ике як та риза булганда, ир бала исеме янына «фәлән улы» һәм кыз бала исеме янына «фәлән кызы» дип языла.

фото: редакция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар