Утырып эшләү – зифа сынга киртә түгел!

Көнозын утырып эшләү көнгә ике кап тәмәке тартып бетерү кебек үк рәсми рәвештә зыянлы дип табылды. Әгәр дә көне буе офиста сигез сәгать утырырга кирәк икән, бу вакытта нишләргә? Шундый шартларда ничек сәламәтлекне кайгыртырга да, гәүдә сылулыгы хакында уйларга. Әлеге гап-гади киңәшләрне укыгыз да – сәламәт тормышыгызны бүгеннән үк башлагыз.
Бөтен чәй тәмнәрен алып куегыз
Барлык офисларда да чәй өстәлендә конфет-печенье ише чәй тәмнәре була. Бу организмыгыз өчен иң начар гадәт. Чөнки углеводлар матдәләр алмашынуын боза, кандагы шикәр күләмен үзгәртә. Нәтиҗәдә, һәрвакыт ашыйсы килеп тора. Һәм кабат чәй эчәргә утырасыз. Бу «афәттән» чикләвек, кипкән җимешләр, йогырт коткарыр.
Су эчегез
Күпләребез ашыйсы килү белән кибегү сигналын аера алмый. Бигрәк тә эштәге стресслар шартында. Шуңа күрә үзегез өчен кагыйдә булдырыгыз: ашыйсыгыз килә икән, башта бер стакан су эчеп куегыз. Ашыйсы килү теләге басылмый икән – капкалап алырга була. Ләкин күп очракта сезнең организмга су җитмәгәне ачыклана. Моннан кала, су балансы матдәләр алмашынуын яхшырта, метаболимзны куа, артык калорияләрне яндырырга ярдәм итә. Ләкин су балландырылмаган, чип-чиста булырга тиеш.
Чәй эчегез
Стрессны бетерергә менә дигән алым – чәйне әбәттән соң эчү. Кара, яшел чәйләрдә стрессларны бетерә, игътибарны арттыра торган аминокислота – теанин бар.
Гимнастика ясагыз
Офиста эшегезне һәр сәгать саен гимнастика ясарга җай табарлык итеп оештырыгыз. Бу беренчедән, канны куа, икенчедән, алҗуны бетерә, өченчедән, физик йөкләмәдән соң туган эндорфиннар стрессны җиңәргә ярдәм итә.
Эч мускуллары өчен күнегү:
Әлеге күнегүне эштән аерылмый да ясарга була. Сулыш чыгарганда эч мускулларыгызны җыегыз да катырыгыз. Унга кадәр әкрен генә санаганнан соң, йомшартыгыз. Өч кат унар тапкыр ясасагыз, прессыгыз да ныгыр, сын-гәүдәгез өчен дә файдалы булыр.
Бот мускуллары өчен күнегү:
Туры итеп утырыгыз, аяклар тездән бөгелгән. Әкрен генә бер аягыгызны турайтыгыз. Бот, тез, аяк очы бер яссылыкта булырга тиеш. Аннан соң әкрен генә төшерегез. Әлеге күнегүне һәр аякка 15 әр тапкыр эшләгез.
Арт сан мускуллары өчен күнегү:
Бу күнегүне дә эш урыныннан кузгалмыйча гына ясарга мөмкин. Урындыкка утырган килеш арт сан мускулларын катырыгыз, әкрен генә унга кадәр санагыз һәм йомшартыгыз. Аны унар тапкыр өч кат ясагыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
Соңгы комментарийлар
-
17 август 2022 - 08:30Без имениГел дорес сузлэр генэ сойлисенИлсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
-
16 август 2022 - 17:54Без имениМин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.Ике туй – бер ир
-
15 август 2022 - 20:31Без имениУземнең телем сынып бетте моны укыганда.Баланы сөйләшергә өйрәтәбез!
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.