Логотип
Бакча

​Укроп

Укропны белмәгән, ашамаган-кулланмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Тик шулай да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белмәүчеләр  җитәрлек.

Укропны белмәгән, ашамаган-кулланмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Тик шулай да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белмәүчеләр  җитәрлек.

Кыргый укроп Урта диңгез буйларында еш очрый. Тәм­ләткеч үсемлек буларак исә Россиянең һәр төбәгендә диярлек үстерелә. Ул витаминнарга бик бай. Мәсәлән, яшел укропта С витамины лимондагыга караганда өч мәртәбә күбрәк, ә каротин — помидордагы микъдарда кебек үк. Укропта шулай ук В1, В2, РР витаминнары, Р провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, калий, кальций, фосфор кебек минераль тозлар да бар. Укроп орлыгы исә эфир майларына, шикәргә, каротинга бай.

Халык медицинасында укропның орлыкларын һәм үләнен элек-электән кулланганнар. Мәсәлән, мисырлылар аның орлыгын баш авыртудан, ә үләнен сидек кудыргыч итеп файдаланганнар.

Укроп орлыгы төнәтмәсе аппетитны яхшырта, бала имезүче хатыннарның сөтен арттыра. Шулай ук көзән җыерудан, йокысызлыктан файдаланыла. Төнәтмә эчтә җыелган газларны чыгаручы, сулыш юллары ялкынсынуын һәм бавыр авыртуын дәвалаучы чара буларак та киң кулланыла. Төнәтмәләр түбәндәгечә ясала:

Эчтә газ җыелганнан. Бер аш кашыгы укроп орлыгын 200 мл кайнап торган суга салып, 15 минут төнәтеп сөзегез. Төнәтмәне ашарга 15 минут кала, берәр аш кашыклап, көнгә 3-5 тапкыр эчегез.

Ашказаны һәм эчәкләр эшчәнлеге бозылганнан, бавыр авыртканнан, йокысызлыктан, сөт бүленеп чыгу кимегәннән. Ике чәй кашыгы укроп орлыгын 400 мл кайнаган суга салып, 30 минут төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала, яртышар стаканлап, көнгә 3 тапкыр эчегез. Дәвамлы йокысызлык булганда, 1 стакан әлеге төнәтмәгә 1 чәй кашыгы бал кушып, төнгә эчегез.

Кан басымы күтәрелгәннән. Бер аш кашыгы киптерелгән укроп үләнен 200 мл кайнаган суда 20 ми­нут төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга ярты сәгать кала, яртышар стаканлап, көнгә 3 тапкыр эчегез.

Бөердә һәм үт куыгында таш булганнан. Ике аш кашыгы ваклап туралган яшел укропны 400 мл кайнап чыккан суга салып, өстен томалап 15-30 минут төнәтегез. Аннары сөзегез һәм җылы килеш, яртышар стаканлап, көнгә 3-4 тапкыр эчегез. Дәвалану өчен төнәтмәне 2-3 атна дәвамында эчәргә кирәк.

Ә инде кыяр, помидор һәм башка яшелчәләрне тозлаганда укропны тәмләткеч итеп куллану беркемгә дә сер түгел. 

фото: http://pixabay.com

Теги: Бакча укроп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укроп татарча әнис була.

    Хәзер укыйлар