Логотип
Мөнәсәбәтләр

Туй балдагын нигә салырга ярамый?

Уң кулның атсыз бармагындагы никах йөзеге безнең җәмгыять өчен бик зур символга ия. Бармагында балдак булган кешеләргә үзеннән-үзе ниндидер бер хөрмәт белән, хәтта бераз куркып та карыйбыз бугай. «Гаилә җанлы икән!» дигән уй туа. Халыкта балдак белән бәйле бик күп хорафатлар яши. Ә бит ул психология белән бәйле икән.


Гаилә символы буларак, балдак безнең эрага кадәр үк барлыкка килгән. Ул вакытта кияү кәләшенә үләннән яки җептән ясалган йөзек бүләк иткән. Кыз аны кисә, димәк, егетнең тәкъдимен кабул итеп, туй уздырырга ризалыгын бирә. Шулай итеп, әлеге хорафат яшьләрне бергә кушарга ярдәм иткән. 


Рим империясе вакытларында ярәшү балдагын тимердән ясый башлыйлар. Ул чорларда бу бизәнү әйберенә аерым мәгънә салына. Боҗра – чиксезлек символы, ә тимер – «безне кабер генә аерачак» дигән антның тимердән булуын, ягъни бозылмаячагын аңлата. Туйдан соң йөзекне алтынга алыштырып кигәннәр. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул алтыннан эшләнә.  


Кәләш никах балдагын кия икән, халык ышанулары буенча, ул аны салмаска тиеш. Бу хорафат белән генә бәйле түгел, аңлатмасы да бар. Элек алтын бәясе бик кыйммәт йөргән, һәм йөзек хатын-кызга бүләк иткән бердәнбер һәм иң кыйммәт әйбере булган. Ул тол калган очракта, йөзекне сатып, яшәр өчен акчалы булган. Йөзеген салса, ул аны югалтырга мөмкин. Димәк, иң кыйммәт әйберсез калачак. Ялгыш бармагыннан төшеп китеп югалмасын өчен, кияү кәләшкә бер размерга кечерәк балдак бүләк иткән. 


Психология ягыннан да балдакны салмыйча киеп йөрүгә аңлатма бирәләр. Балдакны киеп йөреп тирә-яктагыларга гаиләле булуыңны күрсәтәсең. Әгәр дә парның берсе балдагын салырга карар кыла икән, ул аң түрендә тугрылык антыннан ваз кичәргә әзер дигән сүз. Җәмәгатьчелек антын бозганнарны элек-электән үк гаеп иткәннәр. Бигрәк тә хатын-кызларны кичерә алмаганнар. 


Ә хыянәтне профилактикалау өчен чираттагы хорафат барлыкка килгән: балдагыңны саласың икән, гаилә таркала һәм ярың үләчәк. Элеккеге вакытта ул шулай булган да – антын бозганнар диндә мөртәткә әйләнгән. Ул вакытта алдаган кешеләргә Аллаларның ачуы чыга дип уйлаганнар. Төрле инфекцияле авырулар алар каргышы дип исәпләнгән. 


Балдак белән бәйле тагын бер хорафат. Тантанада киеп торыр өчен генә кемнәндер никах балдагы алып торырга ярамый. Имеш, ул явызлыкны тарта. Яшьләр тыныч яшәмәячәк. Моңа да рациональ аңлату табып була: ир-ат балдак та сатып ала алмый икән (ә аны кияү сатып ала), димәк, ул гаиләсен ашата алмаячак. Ә гаиләдә чыккан низагларның төп сәбәпчесе: акча җитмәү. 


Тагын бер хорафат бар: туй вакытында яшьләр бармагыннан балдак төшеп китә икән, бәхетсезлеккә. Имеш, бергә озак яши алмаячаклар. Моңа ышанырга, гомумән, кирәк түгел. Дулкынланудан туйда йөзек төшереп җибәргән бик күп парлар бар, барысы да гөрләшеп яшәп яталар. 


Ә сезнең якларда туй балдагы белән бәйле нинди ышанулар бар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар