ТӘРАВИХ намазы турында

Реклама

* Тәравих намазын өйдә дә укып була, ләкин мәчеттә, җәмәгать белән уку саваплырак. 

* Хәзрәти Гали р.г. риваять иткән: «Рамазан аенда укыган тәравих намазының фазыйләтләре: 
Беренче кичтә бер мөэмин тәравих намазы укыса, аның барлык гөнаһлары ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә гамәлләрен кабул итеп, өмет иткән дәүләтенә ирештерер.

Икенче кичтә укыса, Хак Тәгалә анасының һәм атасының гөнаһларын ярлыкар. 

Өченче кичтә укыса, фәрештәләр әйтерләр: «Йә, мөэмин! Аллаһы Тәгалә синең гыйбадәтләреңне кабул итеп, гөнаһларыңны гафу-мәгърифәт итте». 

Дүртенче кичтә укыса, Тәүратны, Инҗилне, Забурны, Коръәнне хәтем кылган савап булыр (хәтем – китепны тулысынча укып чыгу). 

Бишенче кичтә укыса, Мәккә-Мәдинәдә мәсҗед Харам һәм мәсҗед Аксада намаз укыган савабы бирелер.

Алтынчы кичтә укыса, Бәйтелмәгмурны тәваф кылган савабы бирелер һәм аның һәр ташы ул мөэмин өчен ярлыкауны теләрләр. 

Җиденче кичтә укыса, Муса галәйһис-сәләм фиргәвен белән сугыш кылгандагы савабы бирелер.

Сигезенче кичтә укыса, Пәйгамбәребез галәйһис-сәләм белән Бәдәр сугышында бергә булган кебек булыр. 

Тугызынчы кичтә укыса, Дауд  галәйһис-сәләм белән бергә гыйбадәт кылган савабы булыр.

Унынчы кичтә укыса, сиратны елтыр кебек үтәр. 

Унберенче кичтә укыса, кабул булмыш сөннәт хаҗәтенең савабы бирелер. 

Уникенче кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә барча куркулардан сәламәт булыр. 

Унөченче кичтә укыса, Бәйтелмөкаддәсне бина кылган савабы бирелер. 

Ундүртенче кичтә укыса, Кадер кичәсендә уяу торган савабы бирелер.

Унбишенче кичтә укыса, хаҗәте үтәлер, догасы кабул булыр, ахирәттә дәрәҗәләр бирелер.

Уналтынчы кичтә укыса, дөньядан үткәндә һәм кыямәттә кәлимә-и-таибәне әйтер: «Ләә иләәһә илләллаһу Мөхәммәдәр-расүлуллаһ».

Унҗиденче кичтә укыса, Җәннәти Әгълаәдә урынын күрмичә дөньядан чыкмас. 

Унсигезенче кичтә укыса, шәһидләр саваплары кебек әҗер бирелер.

Унтугызынчы кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә ярдәмчесе булыр. 

Егерменче кичтә укыса, Пәйгамбәребезне төшендә күрмичә дөньядан китмәс. 

Егерме беренче кичтә укыса, җир һәм күктәге фәрештәләр аны ярлыкауны эстәрләр, Аллаһының ризалыгын табыр. 

Егерме икенче кичтә укыса, Мөхәммәд галәйһис-сәләм өммәтендәге ятимнәрне вә колларны ризык биреп туйдырган кебек саваб бирелер. 

Егерме өченче кичтә укыса, Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйхи вә сәллам өммәтендәге тоткыннарны азат кылган кебек булыр. 

Егерме дүртенче кичтә укыса, Китабы (гамәл дәфтәре) уң яктан бирелер. 

Егерме бишенче кичтә укыса, Үлем фәрештәсе күркәм сурәттә килер, җәннәт белән сөенеч биреп җанын алыр. 

Егерме алтынчы кичтә укыса, үлгәндә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән фәрештәләр шайтан хәйләсеннән сакларлар.  

Егерме җиденче кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән җәһәннәм капугысы багланыр.

Егерме сигезенче кичтә укыса, Аллаһы Тәгалә оҗмах сакчыларына әйтер: «Оҗмах капуларын ач! Теләсә кайсысына керсен». 

Егерме тугызынчы кичтә укыса, Әюб  галәйһис-сәләм авыруына сабыр иткән савапны бирер һәм гөнаһлары ярлыканыр.

Утызынчы кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән гәрш астында бер мөнәди кычкырыр: «Тәравих укыганнар җәһәннәмнән котылдылар, өмет иткән җәннәтләренә һәм дидарын күрү дәрәҗәсенә ирештеләр». Аллаһы Тәгаләнең олуглыгы белән ант итеп әйтә: «Ул колларны гафу иттем», дип. Аннан
соң  Аллаһы Тәгалә боерыр: «Шуларның һәркайсы өчен – кирәк ир, кирәк хатын булсын, барчасының кулына ышаныч кәгазе язып бирергә!» Җәһәннәмнән котылганлыкка һәм сират тиз кичкәнлеккә яраклы кәгазьне бирер. Беркем ихлас белән тәравих намазын укыса, шиксез бу савапларга ирешер» 
 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 7 декабрь 2019 - 16:17
    Без имени
    Эльчин Сафарлиның ихласлыгы ошый. Аңарда ясалмалылык юк, күңелендә ни бар - шуны әдәби тел белән, дөрес итеп җиткерә ала. Югыйсә, авылда көтү куганда ике хатын-кыз сөйләшеп торганны язма итеп бирәләр дә, хикәя дип куялар. Әдәбият - әдәби тел белән язылырга, кешеләрдә югары хисләр тәрбияләргә, әдәп-әхлакка матур итеп өндәргә тиеш. Нәкъ Сафарли кебек. Һәм, каләмдәшем Гөлнур Хәсәншина кебек!
    Ул ЯРАТУ турында яза 
  • 7 декабрь 2019 - 16:17
    Без имени
    Кунелле.
    Урлап кушылган язмыш
  • 7 декабрь 2019 - 16:17
    Без имени
    Бэхетле картлык кичерсеннэр.
    Урлап кушылган язмыш
  • 7 декабрь 2019 - 16:17
    Без имени
    Эльчин... Китабын укыган һәр хатын-кызның күңелен яулый беләдер ул! Аның китабын кулыма тотсам, бар дөнья онытыла, "янып торган" эшләр дә кичектерелә, янә хыялдагы Истанбулга, Бакуга сәяхәт кылам. Шундый көттем бу очрашуны! Яңа чыккан китабы да күптән сатып алынган, укылган иде. Тик, кызганыч, барып булмады шул... Авылда эш бетми инде!Алай да, соңгы партия казлар йолкынып бетте! Бу язманы укыгач барган кебек булдым. Рәхмәт!
    Ул ЯРАТУ турында яза 
  • 7 декабрь 2019 - 16:17
    Без имени
    Урыны жэннэттэ булсын.Якыннарына сабырлык бирсен ходаем!?
    Исламия Мәхмүтова вафат
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...