Логотип
Мөнәсәбәтләр

Толстой кайсы әсәрләрне «искиткеч» дип бәяләгән?

«Гомер буе лекцияләр тыңлый алмадым, бөтенесен китаплардан өйрәндем», – ди 1906 елда Лев Николаевич Толстой. Китапларны лекцияләргә каршы куюы язучының студент еллары чорына карый, билгеле. «Казанда профессорлар укыган лекцияләр мине бөтенләй дә кызыксындырмады... – дип сөйли Толстой немец галиме Р. Левенфельдка. – Хисапсыз күп китаплар укыдым...» 

Язучының хатыны Софья Андреевна да соңрак: «Башкалар тарафыннан көчләп тагылган белем аңа һәрвакыт авыр иде, тормышта ул барысын да үзлегеннән, күп тырышлык куеп үзләштерде», – дип искә ала. 

Лев Николаевич яшьлегендә укыган «хисапсыз китаплар» турында ниләр билгеле соң? 

Узган гасырның 40 нчы елларында Казанның үзәге Воскресенская урамында берничә китап лавкасы була. Месетников йортына урнашкан (хәзерге Кремлевская урамы, 13) А. Г. Мясниковның китап лавкасы аеруча бай булуы белән китап сөючеләрне җәлеп итә. Россиядә нәшер ителгән китаплар, вакытлы матбугат, иске басмалар... «Алар буенча бөтен рус әдәбиятын һәм журналистиканы өйрәнеп була», – дип яза «Ведомости» газетасы. 

Каршы яктагы йортта (хәзер университетның геология факультеты бинасы) китап сатучы Андрей Глазунов лавкасы шулай ук китап сәүдәсе белән шөгыльләнә. Шул чор кешеләре истәлекләренә караганда, анда төрле тышлык һәм форматтагы рус һәм чит ил китаплары «идәннән түшәмгә кадәр» өелеп тора. Толстой шул лавкалардан һәрчак китаплар сатып ала. 

1891 елда Петербургта билгеле китап нәшире һәм китап кибете хуҗасы М. М. Ледерде бер төркем язучыларга, галимнәргә, җәмәгать эшлеклеләренә, рәссамнарга мөрәҗәгать итеп, аларга аеруча зур йогынты ясаган әсәрләрне билгеләп китүләрен сорый. Л. Н. Толстой да шундый хат ала. Тәэсир итү дәрәҗәсе буенча Толстой китапларны өч төркемгә бүлеп бәяли: «искиткеч шәп», «бик шәп», «шәп». 

14 яшьтән 20 яшькә кадәрге чорда, ягъни Казан чорында Лев Николаевич кайсы китапларны ничек бәяләгән соң? 

Пушкин – «Евгений Онегин» («бик шәп») 

Лермонтов – «Герой нашего времени. Тамань» («бик шәп») 

Гоголь – «Шинель», «Повесть о том, как поссорился Иван Иванович с Иваном Никифоровичем», «Невский проспект» («шәп»), «Мертвые души» («бик шәп»), «Вий» («искиткеч шәп»). Шунысын да әйтергә кирәк, беренче исемлектә: «Тарас Бульба» дан кала, Гогольнең барлык әсәрләре дә «шәп» дип бәяләнә. 

Аннары исемлектә Тургеневның «Записки охотника» «искиткеч шәп» дип билгеләнә. 

Исемлектә чит ил язучыларының әсәрләре дә бар. 

Стерн – «Сентиментальное путешествие» («бик шәп») 

Руссо – «Исповедь», «Эмиль», «Новая Элоиза» («искикеч», «искиткеч», «бик шәп») 

Шиллер – «Разбойники» («бик шәп»). 

40 нчы елларда Толстой Сю, Дюма, Поль де Кок романнары белән мавыга. 

«Унҗиде яшемдә Казан университетына керергә барганда, юлда укырга дип «Monte Cristo»ның 8 томын сатып алдым. Шулкадәр кызык. Мавыгып, барып җиткәнемне дә сизмәдем», – дип яза ул. 

Соңрак Стерн, Руссо иҗаты белән кызыксына башлый. 

«15 яшемдә Руссоны яраттым. Аның сурәте төшкән медальон тагып йөрдем. Иң «куркыныч» язучы: суд та, хөкүмәт тә кирәкми аңа. Әмма ничек кенә укыйлар үзен», – дип искә ала ул. Руссоны гомер буе ярата. 

Ә Стерн томнарына килгәндә, Толстой 15 яшендә үк язучыны инглизчәдән тәрҗемә итүе турында искә ала.               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар