Тәмлеткечләрне куллану һәм аларның файдасы турында

Базилик. Урта Азия һәм Кавказ якларында иң борынгы тәмләткечләрнең берсе санала. Тәмләткеч итеп аның яфрагы һәм орлыгы кулланыла. Ул кыяр, баклажан, алма маринадлауда һәм кәбестә, патиссон, гөмбә тозлауда файдаланыла. Базиликның тәме һәм хуш исе башка тәмләткечләр белән бергә тагын да яхшырак беленә. Мәсәлән, розмарин белән бергә базилик борыч исе ясый. Ә чамбыр (чабрец) белән базилик ризыкны тагын да әчкелтләндерә. Базиликны аеруча майоран, петрушка, бөтнек һәм эстрагон белән бергә куллану яхшы.
Әнис. Киптерелгән әнис орлыгы үзенчәлекле хуш исле һәм сафландыргыч тәм бирә. Әнис ипи пешерүдә, яшелчә тозлауда һәм маринадлауда киң кулланыла. Моннан тыш ул балык ашын да искиткеч тәмләндерә.
Эстрагон. Ул француз кухнясының иң яраткан тәмләткече. Безгә ул Кавказ якларыннан кергән һәм анда аны тархун дип йөртәләр. Ризык әзерләүдә яфрагын һәм яшь бөресен кулланалар. Үткен исле һәм ачы тәмле эстрагон аш серкәсе һәм горчица белән бергә тозлауда, маринадлауда әйбәт тәмләткеч санала.
Кориандр. Әрмән һәм грузин халкының яраткан тәмләткече. Аны дөге, фасоль, борчак, яшелчә һәм ит ризыкларына өстиләр. Орлыгы колбаса һәм кондитер ризыклары әзерләүдә кулланыла. Кош ите ризыкларын тәмләтә, кәбестә тозлау һәм маринадлау өчен яхшы.
Куркума тамыры ачык сары һәм кызыл кирпеч төсендә була. Куркума ярдәмендә дөге ризыкларына матур төс кертәләр, аның белән ашамлык үзенчәлекле хушлана.
Киемнән куркума табын бетерү бик читен, шунлыктан аның белән бик сак булырга кирәк. Ул организмда матдәләр алмашын яхшырта, канны чистарта, ул көчле табигый антибиотик.
Тимьян. Бик көчле хуш исле, әчкелтем тәмләткеч. Аеруча майлы ризыкларга кушу өчен яхшы санала. Аны томалап пешерелгән иткә, котлетка һәм макарон, дөге, йомырка, тавык ашларына өстиләр. Ул ысланган ит һәм гөмбә ризыклары өчен дә кулай.
Майоран. Аның яфрагы берьюлы борыч, бөтнек һәм кардамон исен бирә. Майоранны ит, кош, помидор, кузаклы, бәрәңге, гөмбә ризыкларына кушалар. Киптерелгән майоран үләне ризыкларны нык хушландыра, шунлыктан аны аз күләмдә генә кулланырга кирәк.
Корица. Һиндстанда үсә торган коричник агачының эчке кайрысыннан алына. Ул гадәттә киптерелгән таякчыклар рәвешендә сатыла. Аны кыздырырга һәм угалап вакларга да мөмкин.
Ә менә әчкелтем кытай корицасы башка агачтан алына. Аны кисәкләп турап һәм онсыман итеп саталар. Корицаның агач исен хәтерләтүче баллы исе камыр ашларын һәм десертны тәмләтә. Ул соуслар ясау һәм маринадлау өчен яхшы тәмләткеч булып санала.
Шафран. Бу тәмләткеч ризыкка саргылт-кызыл төс бирә. Ул бигрәк тә Урта диңгез кухнясында киң таралган. Ризык әзерләүдә шафранның киптерелгән чәчәге кулланыла. Көчле исле һәм әче тәмле шафранны Европада кондитер, ә Көнбатышта ит, дөге һәм яшелчә ризыкларына өстиләр.
Имбир. Иң киң таралган дару үләне. Ул салкын тигәннән, бизгәктән бик яхшы дәва. Канда холестеринны киметә, йөрәк һәм баш мие өчен бик файдалы. Тәмләткеч итеп ит, яшелчә, камыр ризыкларына кушыла.
Канәфер. Ул тәмләткеч буларак, төрле ризыклар әзерләүдә кулланыла. Ә дәва буларак салкын тиюдән, ютәлдән, астмадан файдалы. Моннан тыш теш сызлауны да баса.
Карри. һиндстанда организмны чистарткыч чара буларак бик танылган. Аның яфрагыннан ясалган дару югары кан басымыннан, салкын тиюдән, эпилепсиядән, эчәкләр инфекциясеннән, йөрәк һәм бавыр авыруларыннан файдалы. Тәмләткеч буларак, ашказаны эшчәнлеген яхшырта.
Кара борыч. Яхшы тәмләткеч булудан тыш, төрле авыруларны дәвалый. Мәсәлән, кара борыч кушылган сары май томаудан һәм баш авыртудан ярдәм итә. Шулай ук амнезиядән, импотенциядән файдалы.
Шамбала. Төрле витаминнарга, аеруча аксымга бай. Төрле ялкынсынуга каршы кулланыла, җәрәхәтне дәвалый, тынычландыра. Шамбала организмны чыныктыручы буларак, бала имезүче яшь әниләргә аеруча файдалы.
Баллы тәмләткеч тынычландыра. Әмма аны кирәгеннән тыш артык куллану сүлпәнлек, ялкаулык, йокымсырау тудырырга һәм ашказаны эшчәнлеген бозарга мөмкин. Шунлыктан бәрәңге, дөге, сөт кебек “баллы” ашамлыкларны җылытучы тәмләткечләр (борыч, канәфер, асафетид, имбир) белән кулланырга киңәш ителә.
Ачы тәмләткечләр организмны чистарта, шунлыктан алар кешегә аеруча файдалы санала. Алар токсиннарны, майларны чыгара, зарарлы бактерияләрне бетерә. Ризыкларга ачылыкны кумин, куркума һәм шамбала кебек тәмләткечләр бирә. Тик артык мавыкмагыз. Аларны кирәгеннән тыш куллану ябыктырырга, талчыктырырга һәм башны әйләндерергә мөмкин.
Бөрештергеч тәмләткечләр тынычландыра. Әмма аларны чамадан тыш куллану төрле органнарның эшчәнлеген киметергә һәм организмны картайтырга мөмкин. Имбир белән куркума — нәкъ шундый тәмләткечләр.
Әчкелтем һәм тозлы тәмләткечләрне дә бик сак кулланырга кирәк. Тиешле күләмдә тозлы тәм ашказаны эшчәнлеген яхшырта, кан тамырларын чистарта, спазмнарны бетерә. Әмма аз гына артыгы да төрле авырулар кузгалуга сәбәпче булуы ихтимал. Аларны организмда тигезләү өчен кориандр, шафран, фенхель кебек суытучы тәмләткечләр кулланырга кирәк.
Үтә ачы (борыч, имбир, канәфер) тәмләткечләр хисләрне үткенәйтә һәм зиһенне ача. Организмнан май һәм су кудырта, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, бактерияләрне бетерә. Ә кирәгеннән тыш куллану талчыктырырга, ябыктырырга, ярсытырга мөмкин.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
Соңгы комментарийлар
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.