Тели белсәң, теләк...

Безнең һәркайсыбызда могҗизалар тудырырдай энергетика бар. Бу тормышта уңышларга ирешү өчен нәрсә һәм ни теләгәнеңне белергә һәм иң мөһиме — дөрес итеп теләргә кирәк.

Эштән кайтып барыш. Тукталышка килеп җиттем дә автобусымны көтәм. Арлы-бирле чапкан машиналарны, светофорны да санга сукмыйча, юл аркылы йөгерә-атлый чыккан ике ханым, зур-зур сумкаларын лап иттереп җиргә ташладылар да, яныма ук килеп басып, ни хакындадыр кызып-кызып бәхәсләшә башладылар. «Миңа мондый черегән алма кирәк түгел дип әйтә алмадыңмы?» – диде өлкәнрәге.  
– Шуның өчен тавыш күтәрәм, ди, хәзер менә... Юлдашының исе китмичә торуына өлкән ханым, тагын да ярсып: – Әйдә, кулы чересен шул черек алмасы өчен, – дип тезеп китте.
– Өстемә салкын су койгандай булды. Читкәрәк китеп бастым.
– Теләп торма әле теләсә нәрсә, үзеңә әйләнеп кайтмасын...

Сүзләр шулай тәэсир иттеме, аңа карап торган кешеләрдән уңайсызландымы, хатын кинәт туктап калды. Автобуска кереп утыргач та авызыннан сүз чыкмады.
«Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, – ди торган иде дәү әнием. – Җаның-тәнең белән теләгәндә, уйларың чиста булганда гына теләк кабул була», – дип тә кисәтә иде ул безне.

Колак төбендә һаман теге ханымның сүзләре. Аның теләгәне кабул булмас, уйлары начар аның. Ә бәлкем, кызу баштан гына әйткәндер дим, аның каргышына тап булган сатучыны кызгана башлап. Шулай дим дә, уйларым белән моннан күп еллар элек булган вакыйгага әйләнеп кайтам. Хәер, вакыйга дип тә әйтмәс идем мин аны. Гыйбрәтле бер мисал...

Хат буенча шәһәр яны бистәләренең берсенә җыенам. Барыргамы, бармаскамы? «Теләп кенә харап иттем», – дип язган авторыбызга без барудан ни файда булыр икән?! Дөньяда булмаганны яза шикелле. Барып керүгә, бездән ни кирәген шундук аңлап алдык. Күңелен чистартасы, җанын телгәләп торган кичерешләреннән арынасы килгән аның...

– Унсигез яшьлек улым суга батып үлгәч, иремә: «Ул үлгәнче син үлгән булсаң...» – дип еладым. Сүземне ишеттеләр, ахрысы. Ай да үтмәде, тиктомалдан, бер җире авыртмаган килеш, ирем урын өстенә ятты да атна дигәндә улым артыннан китеп тә барды. Моңарчы беркемгә сөйләгәнем юк иде, гаепләсәләр гаепләрләр, хәзер сөйлим.

Ул шулай диде. Сүзне бик нык уйлап әйтү, теләкне белеп теләү темасына гомеремә җитәрлек сабак алып кайттым мин ул чагында. Ә менә: «Сүземне ишеттеләр, ахрысы», дигәнен ничек фаразларга кирәклеген әле төшендем. Уйлаган һәр уебыз – матур-яктымы ул, мәкерле-начармы – шундук барып ирешә. Ничек юрасаң, шулай була, дип тикмәгә генә әйтмиләр ләбаса. Күңел күгең нинди – Аллаһы Тәгалә сиңа шуны бирә. Коръәндә: «Күкләрнең вә Җирнең (хәзинә вә сер) ачкычлары аның карамагында. Теләгәненә ризыкны мул бирер, теләмәгәненең ризыгын кисәр. Ул һәрнәрсәне белеп тора» (Шура сүрәсе) диелгән.

Фәлсәфә докторы, экстрасенс, медиум, психотерапевт Адриана Калабрезеның «Ничек тормыштан барын да алырга?» дип исемләнгән гамәли кулланмасын кулыма алуга күңелемә килгән беренче уй: теләгәнең­нең барын да җиңел генә тормышка ашыра башласаң, тормышның нинди яме-рәхәте кала?! Аннары, моны эшләү мөмкин дә түгел. Ә менә кулланма авторы: «Мөмкин булмаган бернәрсә дә юк, бары шуңа үзеңне ышандырырга гына кирәк», – дип аңлата. Хыялланып йөрергә түгел, ә бәлки, шул хыялыңны тормышка ашыру юлларын эзләргә кирәк. Кызганычка каршы, адәм баласы максатына, морадына ирешкәч тә үзен бәхетле хис итми. Бер генә мисал китерәм: танышым­ның кызы кияүгә чыкты. Яраткан кешесенә, теләгәне­нә...  Бер-ике ел үтте микән, әнисе әйтә: «Кызым аерылышырга йөри, бер дә килешмиләр, ызгыш-талаш, шау-шу, инде үзем дә туйдым», – ди.
Димәк, кавыштык та теләгебезгә ирештек кенә түгел икән әле. Ирешкәнне саклый белергә кирәк! Никах таркала башлаган икән, димәк, баштан ук кияү белән кәләшнең бу кавышуын кайсысыдыр теләп бетермәгән. Югыйсә аларның барысы да ал да гөл булыр иде.

Уңышка нәрсә юлдаш соң, дисезме?! Эчке сиземләү, сәләт һәм тырышлык. Әйткәнемчә, үзеңне аңлый һәм ишетә белергә кирәк. Моннан күп еллар элек булган хәл искә төшә. Утырасы автобусыма утырмыйча, икенчесен көтеп калдым. Тиктомалдан. Утырмаска сәбәбе дә юк иде шикелле. Аның артыннан килүче автобуска кереп урнаштым да барам. «Аккош күле» тукталышы тирәсендә халык кайнаша. «Ашыгыч ярдәм» машинасы да килгән. Күрәм: бер читтәрәк теге автобус капланган. Үлүчеләр дә, имгәнүчеләр дә бар. Менә нигә аягым тартмаган икән! Без мондый вакытта бәхетем бар икән, дибез. Ә бит, чынлап уйласаң, бу очраклы түгел, интуициям тотып калды мине. Тормышны теләгәнчә корыр өчен үзебездәге яхшы сыйфатларны, сәләтне ача белү кирәк.

Тормышта күп нәрсәгә ирешү өчен ни кирәк соң?  Китап авторы раславынча, вакыйгаларны үзеңә кирәкле юнәлешкә бора алу өчен үзеңдәге сыйфатларны оста файдаланырга кирәк. Бу ни дигән сүз?
Ни телисең шуны булдырасың килә икән, иң элек үзеңне өйрән. Шушы мәлдә син ничек яшисең: бәхетлеме син, мул-бай тормышлымы, анда үз-үзеңне шәхес буларак ачу-раслауга, мәхәббәткә урын бармы? Тормышыңнан канәгать түгел икәнсең, ул чагында сүлпән яшәү рәвешеңне онытырга һәм барын да яңабаштан башларга кирәк.
 
Интуиция, экстрасенсорика турында еш сөйлибез. Мондый сәләт һәркемдә бар. Эчке сиземләү безне күп кенә күңелсезлекләрдән саклап калырга мөмкин.


Шәхсән мин үзем теләгәнемне тормышка ашыра алачагыма һәрвакыт ышандым һәм ышанам. Әмма бер ышаныч кына җитәме бу очракта? Ышаныч ул теләгәнеңне гамәлгә ашыруда төп төшенчә-этәргеч дип әйтер идем. Уйлый башлауга ук (гел сәер яңгырасын) Күкләр ни теләгәнебезне, уй-ниятебезне шундук ишетеп-аңлап ала. Бездән бары теләгебезнең ихлас теләк булуына ышаныч кына таләп ителә. Хикмәт бары шунда. Яшәгән дөньяңны үзгәртү өчен кечкенә генә бер өмет чаткысы да җитәргә мөмкин.

Тормышны үзгәртү, дибез. Булдыра алырбызмы без моны? Җанга сеңгән куркудан арыну җиңел эш түгел. Әмма мөмкин булган эш. Әгәр дә без куркуга бирешәбез икән, аның хакимлегенә, аның кармагына эләгәбез. Һәм инде башка берни турында да уйлый алмыйбыз. Курку ул өметне сүндерә, ышанычны югалта. Димәк, теләккә ирешүдә беренче киртә курку икән. Дөрес, кайбер кеше ни теләгәнен дә анык кына белми. Монысы – үзе бер проблема.

Игътибарыңны нәрсәгә дә булса юнәлтү, нәрсә теләгәнеңне белү – ул иң җаваплы гамәлләрнең берсе. Үз-үзегезгә: «Тормышымдагы вакыйгалар мин теләгәнчә булыр», – дип әйтеп карагыз әле. Әгәр дә бу сүзләрне ышанып әйтәсез икән, үзегезне бәхетле санагыз. Димәк, киләчәктә ни буласын күз алдына яхшы китерәсез. Үткәнегезгә әйләнеп кайтыгыз да, сезнең уйлавыгызча, барып чыкмаган тормышыгызга читтән генә күз төшереп алыгыз. Бәләкәй чагында әниләр безне тәкәббер булмаска, үз-үзеңнән гел канәгать булып йөрмәскә, масаймаска өйрәтә. Үзеңдә иң яхшы сыйфатлар тәрбияләү-үстерү – бер хәл, ә менә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән уникаль сыйфат­ларыңны үстермичә калдыру-югалту – икенче эш. Адәм баласы – бөек көчнең һәм энергиянең бер каррәсе. Бу хакта азга гына да онытырга ярамый. Бездә таулар күчерер-дәй көч бар. Баймы без, фәкыйрьме, яшьме без, өлкән яшьтәме – Аллаһы каршында һәммәбез тигез! Ул безнең белән очсыз-кырыйсыз кодрәт иясе, индивидуаль көч чыганагы буларак аралаша. Әмма шул ягы да бар: үзен уңышлы дип санаган кешеләр генә бу тормышта морадына ирешә.
Әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясыйк. Үз-үзен түбән бәяләгән, берни эшләргә сәләтле түгел, дип, үзен эчтән кимергән кешеләр дә аз түгел. Битәрләмәгез әле үзегезне, түбәнсетмәгез. Югыйсә күңелсез киләчәкне юрап китерерсез. Әгәр үзегезне гел түбәнсетәсез икән, башкалар да шуңа ышаныр, сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булыр. Кырыс хакыйкать шундый.

Җыеп әйткәндә, ни юрасаң шул булыр.
Нинди генә теләк теләсәң дә, ул бары чын күңелдән, бөтен җаның-тәнең белән булганда гына чынга аша. Моңа ихластан ышанырга, шуңа омтылырга кирәк. Кайчак үзеңә бер кирәкмәгәнне дә теләп куясың. Вакыт үтүгә, нәрсәгә кирәк иде инде ул миңа, дип үкенә башлыйсың. Сүзеңне генә түгел, уйларыңны да мең кат үлчәргә кирәк шул. Без: «Их-х, күп итеп акча отсаң иде», – дибез. Миллионнар отып, акчаларын җилгә очырган кешеләр бар. Бәлкем, акча отсаң иде дигәнче, бай-мул тормышлар, күңел тынычлыклары, сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомерләр теләргәдер безгә?!
Теләкләрне ничек телибез соң без? Мисал өчен, әйтик, конкрет бер чирне алыйк: «Астмадан дәваланырга телим», – дибез. Ә теләкнең асылында ни ята?! Әйе, ныклы сәламәтлек... Шулай булгач, сәламәтлек бир, Ходаем, дип сораганда дөресрәк булмасмы?! Йә булмаса, хыялымдагы кешене очратасым, аңа кияүгә чыгасым килә, диләр. Моның асылы, нияте исә гомер буе яратып һәм яратылып яшәү. Сизәсезме аермасын?! Ни теләгәнеңне белергә, дөрес итеп теләргә кирәк дигән сүз бу. Ә менә икеләнеп торулар беркайчан тиешле нәтиҗәне бирми.
Доктор Адриана Калабрезе исә, мәсәлән, «Мин бәхетле, мин үз тормышымнан канәгать, мин ни телим шуңа ирешәм...» дияргә куша.

Бу гади сүзләр түгел, алар кешегә ышаныч бирә, өмет уята. Яңа эшкә урнашырга яки яңа һөнәр үзләштерергә теләгәндә дә үзеңне инде шунда эшлисең һәм уңышлы эшлисең итеп күзалларга, шуңа шөкер итәргә кирәк.
Безнең теләкләр укыган догаларыбыз аша тизрәк барып җитә. Рамазан ае бара. Бу ай – гөнаһлар кичерелә, күп саваплар языла, теләкләр, ялварулар кабул була торган ай. Аллаһы Тәгалә: «Мөхәммәд өммәтләре ураза тотып, иреннәре агарып, ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Аларның догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә минем белән пәрдәсез сөйләшәләр», – дигән. Бер-беребезгә матур теләкләр телик, бер-беребезгә яратып карыйк, җылы мөнәсә­бәттә булыйк. Бар нәрсә дә күңелеңнең чисталыгына, рухи үсешеңә карап бирелә, дигән бит.

Бер сүз белән әйткәндә, теләгәнеңә ирешү ул бары үзеңнән тора. 


КИҢӘШ

Уңышсызлыктан, бертуктаусыз чыгып торган проблемалардан арыну өчен, мәсәлән, түбәндә-геләр киңәш ителә:

! Моңарчы чынга ашмаган теләкләр өчен иң элек үзегезне, аннары әйләнә-тирәгездәгеләрне гафу итегез. Сезнең карашка, кү­ңел-сезлекләр килеп чыгуга сә­бәпче булган дусларыгызны, ан­нары әти-әниегезне, якын туганнарыгызны... Аларның берсе дә тормышыгызда тикмәгә генә урын алмаган. 

! Тормышка карашны үзгәртү җиңел түгел. Тик биредә ике төрле уйларга урын калмый. Йә сез яшәү рәвешен үзгәртеп алга китәсез, йә юк. 

! Эшнең нәтиҗәсе хакында артык уйламагыз. Әҗер гамәлегезгә бәрабәр булыр. Дөньяга карашыгызны үзгәртегез. 

! Сәләтегезне һәм мөмкинлек­ләрегез­не аек бәяләгез. Нәрсәне яхшырак эшли аласыз? Сездә нәрсә канәгатьлек хисе тудыра?

! Кояш кебек булыгыз! Күбрәк елмаегыз, кешеләргә матур сүзләрне күбрәк әйтегез.Үзегезгә әйбәт мөнәсәбәттә булган кешеләрнең кадерен белегез! Рәхмәтле булыгыз!

! Оптимист булыгыз! Барып чыкмаган эшләрегез турында борчылып йөргәнче, аннан сабак алсагыз, нәтиҗә ясасагыз файдалырак булыр.

! Йомшак якларыгыздан көч алыгыз! Әйтик, кирелек­нең максатка, эзлеклелеккә омтылу сыйфаты булуын аңласагыз, ул сезгә көчле ягы белән әйләнер.

! Көчегезне үзегезгә буйсындырыгыз! Иң кыены – дәрәҗәңне белү һәм шуны кабул итү. 

! Теләгәнегезне инде тормышка ашкан дип күз алдына китерегез һәм шуны сүз белән әйтегез.

фото: https://pixabay.com

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...