Telegramда татарлар өчен файдалы 10 канал

“Эт өрә тора, бүре йөри тора”, - диләрме әле? Туган телне саклап калырга тырышкан татар зыялылары заман сулышын тоеп эш итә. Алар Telegram мессенджерында милли җанлылылар өчен менә дигән файдалы каналлар булдырган. Әлеге каналларга күзәтү тәкъдим итәбез.
Татар әдәбиятын яратучылар өчен
- “Әдәбият вә Тәрҗемәханә” – @tarcemaxana. Каналда татар хикәяләрен, А.Гыйләҗев, Ф. Хөсни, Г.Әпсәләмов кебек татар классиклары, бүгенге көн популяр язучыларының әсәрләрен, тәрҗемә әсәрләрне, шигырьләрне онлайн укырга мөмкин. Бүгенге көндә каналга 217 кеше язылган.
- “Татарча аудио әсәрләр” - @tatarkitap. Хәзергә биредә 44 татарча әсәрнең аудиосын тыңлап була. Араларында Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай”, Ф.Хөснинең “Йөзек кашы”, Ф. Әмирханның “Шәфигулла агай” әсәрләре, кечкенәләр өчен “Батулла бабай әкиятләре” бар. Әсәрләр дикторлар укуында, радиоархивта сакланучы язмалар, моноспектакльләр рәвешендә бирелә. Бүгенге көндә каналга 263 кеше язылган.
- “Татарча цитаталар” - @tatcitat. Шигырь-җырлардан, әсәрләрдән канатлы гыйбәрәләр, афоризмнарны үз эченә ала. 204 укучысы бар.
- “Татарча шигырьләр һәм мәкальләр” - @tatar_adabiyati. Каналда халык мәкальләре, Г.Тукай, М.Җәлил, Дәрдмәнд, А.Алиш шигырьләре белән танышырга була. Тәкъдим ителүче беренче шигырь: “Туган тел”. Канал алып баручы авторларның милли проблемаларга игътибарлы булуы сизелә. Мәсәлән: “Азга канәгать булган халык бөек эшләр эшли алмый”, “Телен саткан - илен сатар” мәкальләре, Ризаэтддин Фәхреддиннең “Нәсыйхәт”е: “Һәрвакыт гыйлемгә мәхәббәт итегез, өйрәтелә торган әйберләрне ихлас белән тыңлагыз, соңыннан кирәкләрен өйрәнегез вә һәрбер гыйлемнең күркәм булганын белегез, һичбер вакыт гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез!” бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый. Каналда теркәлүчеләр саны әлегә чагыштырмача аз, 19 гына кеше.
Казанда уза торган татарча чараларга күзәтү
- “Әйдә” каналы - @tatafisha. Казанда узучы татар чараларына соңгы игъланнар: Милли музейда узачак "Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел" исемле күргәзмә; “Мир” кинотетарында күрсәтелүче “Аллаһның хәбибе Пәйгамбәр” исемле татар телендәге мультфильм һ.б. Каналның эшчәнлеген бүгенге көндә даими рәвештә 331 кеше күзәтә.
Татар эстрадасына гашыйклар өчен
- “Татарская музыка» - @tatar_music каналы: Салават, Хәния, Элвин Грей, Ришат Төхватуллин, Дилә Нигматуллина һ.б. кебек замана башкаручыларының иҗатын тәкъдим итә. Бүгенге көндә фонотекада 139 җыр бар, ә каналга теркәлүчеләр саны күбрәк 330 кеше.
- “Музыка - Татарские песни” - @tatarMuz. 196 татарча җыр, кайбер җырчыларның фотосурәтләрен дә тәкъдим итә. Теркәлүчеләр саны - 107 кеше.
Татар телен өйрәтергә, үстерергә ярдәм итә торган каналлар
- “Учим татарский язык” - @tatbelem. Каналны оештыручылар “Учить татарский с нами - интересно и весело!” дип тәкъдим итәләр. Әйтергә кирәк, аларның вконтактедагы шул ук исемдәге төркемнәрендә 45 181 кеше (!) теркәлгән. Телеграмдагы кушымта октябрь аеннан эшли башлаган, бүгенге көндә аны 676 кеше карап бара. Канал мәгълуматларга бик бай. Монда грамматика да, сүз байлыгы да шомара, татарча һәм русча тәрҗемәле рәсемнәр карау сүзләрне истә калдырырга мөмкинлек бирә. Тел өйрәнүчеләргә күптөрле һәм заманча ысул белән тәкъдим ителүче файдаланмалар шактый.
- "Татарский для начинающих» - @tatyaz. Оештыручысы - Татарстан Диния нәзарәте. Ноябрь башында гына оешуына карамастан, каналга инде 1862 кеше теркәлгән. "Татарский для начинающих" – сүзлек байлыгын арттыруда, әзер гыйбәрәләрне ятлауда, сөйләмне яхшыртуда, грамматиканы өйрәнү һәм ныгытуда зур ярдәмче булачак. Төрле вакыйгалар вакытында файдаланырга мөмкин булган әзер әңгәмә, сүз кату ысуллары тәкъдим ителә.
Ислам дине белеменә тартылучылар өчен
- “Закабанная мечеть” - @mukhtasib. Намаз серләренә төшенергә ярдәм итүче турыдан-туры трансляция-лекцияләр, Кабан арты мәчете имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның татар һәм рус телләрендә сөйләгән вәгазьләре, мәчеткә һәм аның эшчәнлегенә кагылышлы белдерүләр бирелә. Бүгенге көндә каналны кулланучылар саны 458 кеше.
Бу исемлеккә татарча контент таратучы каналларның кайберләре генә кергәндер. Араларында без белмәгәннәре дә бардыр. Әгәр башка каналлар турында да беләсез икән, бу мәкалә астына шәрех языгыз. Телеграм-каналлар турында мәгълүматны таратыйк.
Ә бәлки, үзегезнең дә яңа татарча канал ачасыгыз килер? Ача калсагыз, безгә дә хәбәр итәргә онытмагыз.
Автор: Энҗе НОГМАНОВА
чыганак: Интертат
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.