TARTARA!

"ТАТАРЫ" документаль фильмы:

 сылтама

__________________________________________________________________________________________

Тартар соусы Франциягә ничек килеп эләккән? 



Тартар соусы атамасының берничә тарихы бар. 
Беренчесе шушындый. Франция короле Людовик IX тәре походы вакытында татарлар белән очрашкан. Бу сугышчылар аның йөрәген яулап алган. Нәрсә беләнме? Ул татарлар король моңарчы татымаган сөт һәм яшелчәдән әзерләнгән ризык ашаганнар икән. Әле өстәвенә, үзләрендә булган көчне шуннан килә дип әйткәннәр. Рецептны ничек кулга төшерергә?! Король үзенең пешекчесен, шымчы итеп, татарлар арасына кертеп җибәрә. Тегесе ризыкны кабып карап, соңыннан тәмен исендә тотып, корольгә әзерләп биргән.

Тартар соусы әнә шулай килеп чыккан дип фаразлана. Sauce tartare – (татарча соус) – француз кухнясының классик соусы. Ул каты итеп пешкән йомырканың сарысы, үсемлек мае һәм яшел суганнан ясала. Тартар соусы диңгез ризыгы, балык, ростбиф кебек ризыклар белән тәкъдим ителә. 

Ә классик версия бик гади.  Париждагы гади генә бер пешекче чираттагы соусын уйлап тапкан. Исемен ничек куярга соң? Пещекче озак итеп башын ваткан да, аннары үз-үзенә шундый сорау биргән: «Бу соусны кем ашый алыр иде икән?» Һәм нигәдер үз-үзенә «татарлар» дип җавап биргән. Шулай итеп бу соус «тартар» исемен алган. 

«Тартар» соусының рецептын да әйтик: 
Йомырка сарысы уыла һәм аңа тоз, кара борыч, лимон согы яки шәраб серкәсе өстәлә. Аннары майонезны әзерләгән кебек, эмульсия барлыкка килгәнче тамчылап зәйтүн мае салына. Соңыннан туралган яшел суган өстәлә. Тиз генә ясыйм дисәгез, гади майонезны сары йомырка һәм яшел суган белән болгатыгыз да, «тартар» соусы әзер!.


*****************************************************************************

Mallet.Tatars.Descript.of.world.Frankfurt.1719




********************************************************************************************

1915 елда Россиядә узган бокс чемпионатында Нур АЛИМОВ җиңеп чыга. Нургометның кушаматы - «Кара малай» булган. 


 

********************************************************************************************
 

Япониядә бүгенге көндә дә самурай кылычларын TATARA технологиясен кулланып ясыйлар икән. Әлеге ысул бу илгә VII гасырда кертелгән дип фараз кылына.


 

********************************************************************************************

1978 елда Россиядә нәфис гимнастика буенча узган Ауропа чемпионатында Галия ШУГУРОВА исемле спортчы җиңә.


 

********************************************************************************************

В. И. Дальнең «Толковый словарь», Ф. А. Брокгауза һәм И. А. Ефрон энциклопедия сүзлегенә караганда, «ура» сүзе татар сүзеннән килем чыккан. Эйе, ул сүз - «ур».
 

********************************************************************************************

Инглиз телендә киребеткән малайга «young tartar» диләр икән. Ә үзеңнән көчле көндәшне очратуга «to catch a Tartar» («нарваться на татарина») дип әйтү урынлы. 


 

********************************************************************************************

Япон телендә «Татар адымы» дигән сүз бар икән. Бик мөһим адым турында шулай диләр.

********************************************************************************************

XIV гасыр китапларында тел кертеп ачык авыз белән үбешүгә - «татар үбешүе» дигәннәр. XVIII гасырда гына аны «француз үбешүенә» әйләндергәннәр.
 


рәсем авторы: Валерий ТАТАР

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8982
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9064
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4788
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6021
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан