Логотип
Мөнәсәбәтләр

Сөт тешләре

Балага беренче теш чыгу – ул әти-әни өчен зур вакыйга. Күпме шатлык-куанычлар китерә бу яңалык гаиләгә. Һәм шуның белән бергә борчу-мәшәкатьләр дә. Ул тешләр кайчан чыгып бетәр? Кайчан төшәр? Чөнки ни дисәң дә, сөт тешләре генә ич әле алар. Ә иң мөһиме, тешләрне ничек итеп таза килеш сакларга соң?

Әлеге сораулар белән без югары категорияле табибә-ортодонт Наилә Тәүфыйк кызы КУРАМШИНАга мөрәҗәгать иттек.
 

 Беренче тешләр нәниебездә кайчан күренә башларга тиеш инде, Наилә ханым?
– Гадәттә, алты айдан чыга башлый. Әмма бу шушы чорда бөтен бала да тешле була, дигән сүз түгел әле. Ул, ике ай аерма белән, иртәрәк яисә соңрак та чыгарга мөмкин. Моңа һич тә хафаланырга кирәкми. Ул башта, кагыйдә буларак, аста, аннары өстә – уртада, ә инде сигез-унике айдан – янда күренә. Беренче азау тешләр исә ундүрт-уналты айда чыга. Икенчесе егерме-утыз айлар үткәч.

Төрле баланың төрлечә була икән ул. Беренче оныгым теше белән дүрт айдан куандырган булса, кечесенекендә алты айдан гына күренде...
– Шулай да була. Тәҗрибә күрсәткәнчә, беренче баланың теше соңыннан туганына караганда күпкә иртәрәк чыга. Сирәк кенә булса да, кайчак тешле туган балалар да очрый. Аннан соң, яшь әниләрнең балаларында да ул иртәрәк күренә.

Редакциягә җибәргән хатында бер әниебез: «Ун ае тулды, ә кызымның әле бер генә теше дә чыкмаган», – дип яза. Борчылу урынлымы?
– Әгәр дә унике-уналты айлык баланың бер генә теше дә күренми икән, кичекмәстән теш табибына мөрәҗәгать итәргә, моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Рентген рәсемендә барысы да уч төбендәгедәй чагыла.

Теше чыкканда бала бик көйсезләнә: елакка әйләнә, температурасы күтәрелә, авызыннан бертуктаусыз селәгәе ага. Ә кайвакыт эче китә...
– Бу – нормаль физиологик күренеш. Дөрес, андый чакта балалар кәефсез була. Ләкин сөт тешләре казнаны җәрәхәтләп, сез уйлаганча ук авырттырып чыкмый. Әйе, температура күтәрелергә мөмкин. Тик бусы да куркыныч түгел. Шунлыктан тән кайнарлыгын һәр очракта да теш чыгу белән бәйләргә кирәкми. Әгәр дә балагыз үзен начар хис итә икән, аңа махсус эшләнгән салкынайтылган боҗра, ипи катысы, ромашка чәе, гель бирергә була. Җиңелчә массаж да бер дә комачауламас.

Ни өчен сөт тешләрен мөмкин кадәр озаккарак һәм таза-сау килеш сакларга кирәк, дип әйтәләр соң? Барыбер төшәсе тешләр бит алар?!
– Алар үзебез белән бергә картаясы – төп тешләребезгә «урын саклап баручы» бурычын үтиләр. Әйтик, сөт теше вакытыннан иртәрәк җимерелде, ди. Әлбәттә, аны алдырырга туры килә. Ә калган тешләр шул бушлыкка авышып, чыгачак тешләргә урын калдырмыйлар. Кыек-мыек тешләр шуннан килә инде.

Бер галимнән: «Сине утрауга җибәрсәләр, үзең белән ни алыр идең?» – дип сораганнар. Ә ул: «Теш щеткасы», – дип җавап биргән. Теш авыруларының артуын исәпкә алганда, без бу хакыйкатьне онытабыз шикелле. Әниләребез кайчан бала кулына щетка тоттырырга тиешләр инде?
– Ике яшьлек сабый, өлкәннәр ни эшли, шуны кабатларга тырыша. Шуңа да нәниегезне теш чистартырга мәҗбүр итеп торасы юк. Ул үзе дә моны бик теләп башкара. Тик бу процедура әти-әнисенең күзәтүе астында булырга тиеш. Чөнки теш чистарту, ул кул юу, йә булмаса, колак чистартуга караганда, катлаулырак. Шунысын да онытмыйк: щетканы теш казнасыннан өскә таба йөртергә кирәк!

Баланың тешен саклыйм дисәң, конфет ише баллы әйберләр бирмәскә дә бит. Тик бу хакта да онытып җибәрәбез шул...
– Тешебезнең иң зур дошманы – шикәр дисәм, яңалык әйтмәм. Бигрәк тә авызда озакка калганда. Төшке ашка азрак баллы әйбер бирсәң дә зыян итми. Иң яманы: татлы ризыкны ике аш арасында куллану. Гомумән, тешләрең әйбәт-нык булсын дисәң, кальцийлы-фторидлы азык аша! Кальций – ул сөттә дә җитәрлек. Ә менә фторидны (ул таблетка рәвешендә), табиб киңәше белән, бала туганнан алып бирә башларга мөмкин.

Кайбер ата-ана баласының теше начар булса, «үзебезнекенә охшаган», дип, нәселгә сылтый. Дөресме шул?
– Теш авыруының бер төре – кариеска, мәсәлән, төрле факторлар сәбәпче була. Әлеге дә баягы, шикәрне күп ашасаң, минераль матдәләр кытлыгы кичерсәң... Соңгы вакытта теш эмале эрозиясе дә күзәтелә. Монысы инде әчкелтем ризыкны кирәгеннән артык куллану нәтиҗәсе. Тешнең нинди булуы нәселгә дә бәйле. Анысы да хак. Ләкин тагын бер нәрсәне искәртәм: барысы да әни кешенең сәламәтлегеннән, күкрәк сөтеннән, инде дә килеп, баланың зарарлы гадәтләре булу-булмаудан тора. Бер яшь ярымда нәниегезне соскадан имезүегезне туктатыгыз! Кайбер бала бармагын суыра. Аның бу ямьсез гадәтен ташлатыгыз. Чөнки шуның нәтиҗәсендә тешләрнең урнашу тәртибе бозыла, казналыкның дөрес формалашуына зыян килә. Соскадан ашатканда да, суыруга караганда, йотып җибәрү функциясе активрак эшли. Йоклаганда баланың сулышына игътибар итәргә кирәк. Ул борын белән суларга тиеш. Авызы белән сулаган балада тора-бара кирәкмәс үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Безгә килгән әниләрнең күбесе: «Баламның тешләре шундый тигез, матур, сәйлән кебек иде. Кинәт кыегайды», – дип зарлана. Әгәр дә баланың теше биш яшендә дә, әниләр әйткәнчә, «сәйлән» булса, бу инде казналыкның даими теш чыгаруга әзерлексез булуын күрсәтә. Тик бу очракта да артык хафаланырга кирәкми. Сабыйның 9-12 яшендә казык теше алышына, һәм шунда кыек тешләр үзеннән-үзе турая. Ә инде тигезләнми икән, ул чагында ортодонтка күренергә киңәш итәм. Дүрт-биш яшендә балада, кагыйдә буларак, ике теш арасында аралык барлыкка килә. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Казналыкны күнектерү өчен балага кишер, шалкан, каты алма ише җиләк-җимеш бирү файдалы.

Без шулай ук тешләмне (прикус) дә тикшерәбез. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың дөрес булмаган тешләмен арзанлы пластмасс пластинкалар ярдәмендә төзәтергә була. Ә инде яшүсмер һәм өлкәннәргә брекет-система куярга туры килә. Әгәр дә елына ике мәртәбә теш табибына күренәсез икән, үзегез дә, балагыз да теш проблемасын белмәссез!
 


Безнең киңәш

Теш имгәнсә, нишләргә?
Сау-сәламәт бала, гадәттә, бик хәрәкәтчән була. Кайчак аның тиктормаслыгы бәхетсезлек белән тәмамланырга да мөмкин. Бала егылып, тешен авырттырды, ди. Нишләргә?

Теш казналык сөягенә батканда. Шундый хәл килеп чыга калса, тешне үзегез тартып чыгарырга ашыкмагыз. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез!
Теш төшкәндә. Сөт тешен кире үз урынына бик сирәк очракта гына утыртырга була.
Теш төшәргә җитешкәндә, эләгеп кенә торганда. Андый тешне үзегез дә тартып ала аласыз. Баланың аны йотып җибәрүе ихтимал.
Теш селкенә, читкә күчә башлаганда. Табибка күренегез. Дәвалау ысулларын бары ул белә.
 

Төп даими тешләр кайчан күренә?
Биш-алты яшьтә – беренче зур азау теше; җиде-сигез яшьтә – уртадагылар (башта аста, аннары өстә); сигез-тугыз яшьтә – яндагылар; тугыз-ун яшьтә – беренче кече азау тешләр; унбер-унике яшьтә – икенче азау тешләр; ун-унөч яшьтә – казык теш; унике-ундүрт яшьтә – икенче зур азау тешләр; уналты-егерме яшьтә – өченче зур азау тешләр яки акыл теше.
 
Тешләр кайчан алышына башлый?
Сөт тешләре түбәндәге тәртиптә төшә: алты яшьләр тирәсендә аскы теш казнасыннан уртадагы тешләр; ун-унбер яшьтә – казык теш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар