Логотип
Бакча

Сельдерей

Никтер бу үсемлек бездә бик киң таралмаган. Югыйсә кешене генә түгел, үзе үскән туфракны да сәламәтләндерү үзлеге бар аның.

Никтер бу үсемлек бездә бик киң таралмаган. Югыйсә кешене генә түгел, үзе үскән туфракны да сәламәтләндерү үзлеге бар аның. Сельдерейны кәбестә белән янәшә утыртсаң, аның исенә кәбестә күбәләге килми икән. Аның тамырлары арасында җир суалчаннары оя корырга ярата. Шунлыктан икенче елны бу туфрак бик йомшак, уңдырышлы була.

Сельдерей өч төрле була: яфрак өчен үстерелгәне, сабак өчен үстерелгәне һәм тамыразык буларак кулланыла торганы. Әгәр дә сату өчен булмаса, яфрак өчен генә аны аерым утыртасы да юк. Аштәмләткеч сыйфатында тамыр сельдерейның хуш исле яфракларын кулланып була.

Сельдерей озак тишелүче яшелчә. Өстәвенә, орлыклары да вак. Шуңа да аны безнең җирлектә уҗымга чәчеп кенә үстерәләр. Орлыкларны февраль ахыры, март башларына саерак киң савытларга чәчәләр. Туфракка күмдермиләр, өстеннән юка гына итеп ком бөркергә була. Беренче шытымнар ун көннән күренә башлый. Инде ике чын яфрагы чыккач, уҗымнарны 200 мл стаканнарга күчерергә кирәк (моның өчен бер кулланылышлы пластик стаканнар бик кулай).

Көннәр җылытып, кыраулар куркынычы беткәч, уҗымнарны түтәлгә чыгарып утырталар. Кайбер сортлар дүрт градуска кадәрге кырауларга да түзә. Рәт араларын 30-35 см, үсемлекләр арасын 20 см калдырсаң әйбәт. Сельдерей иркенлек ярата. Тамыр сельдереен үстергәндә төп максат – йомры, эре тамыразык алу. Моның өчен әледән-әле кырый сабакларын өзгәләп торырга кирәк. Бу үсемлек август ахыры – сентябрь башында котырып үсеп китүчән, сабакларын да шул вакытта ешрак өзәләр. Яңгырдан соң төбен йомшартып, вакытында суын сипсәң, көзен сез шалкан шикелле эре, хуш исле тамырлар казып алырсыз. Сельдерей тамырын октябрь ахыры, ноябрь башларында казып алалар. Кышын алар бик яхшы саклана. Аны кишер, суган белән кыздырып ашларга кушалар. Ризыкка хуш ис, үзенчәлекле тәм бирә ул.

Сабак сельдереен үстерү өчен исә шактый тырышырга кирәк. Уҗымнарны үстерү, түтәлләргә күчерү эше тамыр сельдереен үстергәндәгечә. Бер генә үзенчәлеге: түтәлгә күчергәндә сабак сельдереен 10 см тирәнлектәге канауларга утырталар. Сабакларның озынлыгы 30-35 см булгач, аларны бергә бәйләп куялар. Әле бу гына җитми, өзеп алырга ике атна кала яфрак очлары гына күренеп торырлык итеп сабакларны кәгазь белән дә төрәсе була. Сабаклар аксыл, сусыл булсын өчен эшлиләр моны. Кемдер балчык белән генә күмеп куя. Хәзер кайбер сортларны каплау ихтыяҗы юк, алар үзеннән-үзе агара. Сабак өчен үстергән сельдерейны кырауларга кадәр җыеп алырга кирәк. Суыткычта ике ай чамасы саклана әле ул. Сельдерей сабагын ашларга, салатларга кушалар. Тиз генә әзерләнә торган бер салат рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. Аның өчен 3 сельдерей сабагы, 2 әчкелтем-төчкелтем алма, 1 уч әстерхан чикләвеге, 2-3 аш кашыгы кибет каймагы, тәменчә тоз кирәк.

Сельдерей сабагын һәм төше алынып, кабыгы әрчелгән алманы шакмаклап турыйбыз (саламлап турасаң да була). Чикләвекне бераз ваклыйбыз. Барысын бергә катыштырып, тәменчә тоз сибәбез, каймак кушып болгатабыз. Теләгән кеше бераз салат яфрагы да куша ала.

фото: https://pixabay.com

Теги: Бакча Сельдерей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар