Логотип
Бакча

Сатуга яшелчәләр үстерүче Хәлиуллиннар: Помидор ботагында һәрвакыт 18 яфрак булырга тиеш

Авыл халкы өчен бакча эшләре башланды. Бөтенесе шау-гөр килеп яшелчә утырта, җиләк-җимеш агачларын барлый. Арча районы Түбән Аты авылында яшәүче Хәлиуллиннар өчен исә бу ел әйләнәсе башкарыла торган эшләрнең бер өлеше генә.

Авыл халкы өчен бакча эшләре башланды. Бөтенесе шау-гөр килеп яшелчә утырта, җиләк-җимеш агачларын барлый. Арча районы Түбән Аты авылында яшәүче Хәлиуллиннар өчен исә бу ел әйләнәсе башкарыла торган эшләрнең бер өлеше генә.


Дамир Хәлиуллин тормыш иптәше Фәридә ханым  белән моннан 7 ел элек КФХ төзи. Үзе ул Казан Дәүләт аграр университетны тәмамлаган булган. Шуңа да, күмәк хуҗалык таркалганнан соң, кайсы өлкәдә эшли башларга дигән сорау тумаган да диярлек.  


-Күмәк хуҗалык таркалгач, үзебезнең кибетләрне булдырдык. Тик алып-сатып кына эшләп булмый, үзебездә нәрсә дә булса җитештерү теләге туды. Бер елны Башкортстан Республикасында булырга туры килде. Анда теплицаларда булдым. Гаилә белән киңәшләшкәннән соң, андый теплицаларны үзебездә дә ясап, яшелчә үстереп карарга ниятләдек. Теплицаның мәйданы ел саен арттырыла барды. Хәзер безнең 6 гектар җылытылган теплицабыз бар. Анда помидор, кыяр үстерәбез, - ди Дамир Хәлиуллин.


Помидор һәм кыярдан тыш, быел эксперемент буларак  татлы борыч, чәчәк утыртканнар. Шулай ук ачык грунтта утырту өчен кәбестә үсентеләре үстерәләр.


Гыйнвар башында, яки 3-4 числоларда теплицада беренче орлыклар җир куенына иңдерелә. Февраль азагы-март башында инде беренче уңыш җыела. Теплицаның күп өлешен июль азагына кадәр кыярлар били. Аннан соң алар урынына помидорлар утыртыла. Октябрьнең 15-20 ләрендә помидорлар бөтенләй җыелып бетә, теплицалар чистартыла, яңартыла.


Мул уңыш алыйм, дисәң...


Шуны әйтергә онытканмын, Хәлиуллиннарның теплицасы гади генә түгел. Хәзер бакчалардагы кечкенә теплицаларны да поликарбонат белән тышлыйлар. Ә Түбән Атыда әллә каян күренеп торган теплицалар ике кат целлофан пакет белән тышланган. Аны ел саен, Яңа ел алдыннан алыштыралар.


Нигә заманча технологияләр кулланып ясамыйсыз, дип кызыксынам хуҗадан.


-Минем үземнең дә теплицаны башкача тышлау уе килгән иде башка. Тик санап карадым да, полкарбонат белән тышлаганга киткән акча миңа теплицаны целлофан белән 29 ел дәвамында тышларга җиткәне ачыкланды. Иң мөһиме, аны ел саен яңартып торырга кирәк. Әгәр дә 2-3 ел тора икән, пакет шакшылана, карала. Димәк, үсемлекләргә кояш нурының үтеп кереше дә кими.


Беренче елны кыярларны алар җиргә утырта. Берничә ел тәҗрибә туплаганнан соң, теплицада ясалма түтәлләр булдырырга карар кылына. Моның өчен Мари Элдан махсус рәвештә торф кайтартыла. Шуны тирес белән бергә болгатып, түтәл итеп ясыйлар. Җирдән салкын кермәсен өчен түтәл астына салам җәелә.


-Мондый туфрак куллану уңышка бик нык йогынты ясый. Кыярның тәме бакчадагы кебек була. Тышкы кыяфәте дә бакча кыяры шикелле. Шуңа да сатып алучылар бик ярата. Узган ел помидорларыбыз бик уңды. Казан әбиләре безнең помидорларны сатып алып, үзләренеке дип сатуларын шалтыратып әйтүчеләр булды хәтта. Чөнки тәм ягыннан алар бер дә аерылмый.


Җылытуга килгәндә, теплицаларда табигый газ кулланыла. Ел саен бер гектарга якынча 200 мең куб метр газ ягыла. Моңа тагын электр энергиясен дә кушарга кирәк.


-Ел дәвамында кыярның уртача  бәясе 45 сум булса, димәк, без керем алабыз дигән сүз. Бер гектар теплица, яхшы уңыш биргән очракта, 2 млн сум чамасы файда калдырырга була, - ди хуҗа.


Орлыклары — Голландиянеке


Орлыкларны Хәлиуллиннар Голландиядән кайтарта. Үзебездә җитештерелгән орлыкларны кулланмыйбыз, ди Дамир әфәнде.


-Үсентеләр өчен аерым теплицабыз бар. Хәзер анда кәбестә һәм чәчәкләр үсә. Кәбестә яисә теләсә кайсы башка орлык тишелеп чыксын өчен, теплицада 28 градус җылы булырга кирәк. Орлык тишелүгә, аның өстенә ябылган  целлофананы алу мөһим. Болай эшләмәгәндә, үсенте “яна”.


Авырулар белән көрәшүнең иң яхшы ысулы — профилактика


Ашламаны кулланмаска тырышабыз, ди Дамир Хәлиуллин. Кыяр, помидор өчен махсус чыгарылган ашламалар яисә авыруларга каршы препаратлар гына кулланалар икән.


Авырулар белән көрәшүнең иң яхшы ысулы — ул профилактика, дигән фикердә теплица хуҗасы.


-Авыртулар килеп чыкмасын өчен, алдан ук кирәкле технологияләрне кулланып, туфракны, үсемлекләрне эшкәртеп торырга кирәк. Килеп чыккан очракта, һәр авыруның үз даруын гына кулланырга, - киңәш итә Дамир Хәлиуллин.


Шөпшәләр дә “эшли”


Хәлиуллиннар теплицаларында кыярлар да, помидорлар да умарта кортлары ярдәмендә серкәләндерелә торганнар. Тик эссе һава шартларында барлык умарталар да чыдамый. Шуңа да бу мәсьәләне алар шөпшәләр ярдәмендә чишкән.


-Без кыска кыярлар утыртыр идек, әмма март аенда кеше кыяр белән салат ясап ашый башлый һәм моның өчен зур, сусыл кыярлар сатып ала. Ә андый кыярлар табигый юл белән серкәләндергәндә генә була. Шуңа да без Воронеждан, Израильдән шөпшәләр кайтартабыз. Бер оя 3200 сум тирәсе тора. Алар махсус, теплицалар өчен уйлап табылган шөпшәләр.


Эшчеләргә килгәндә, Хәлиуллиннар теплицаларында 80 ләп кеше хезмәт куя. Аларның күбесе Урта Азиядән килгән халык.


-Үзебезнең район кешеләре белән дә эшләп карадык. Әмма үзбәкләр, таҗиклар белән эшләү кулайрак. Аларның һәркайсына мәйдан бүлеп бирелгән. Бу якынча 9-10 сотый. Хезмәт хакларын алар җыйган уңышка бәйле рәвештә ала, - диде Дамир әфәнде.


“Теплица тоту рәхәт түгел”


Теплица тоту рәхәт эш түгел, бик авыр, ди кыяр-помидор үстерү белән шөгыльләнүче Дамир Хәлиуллин. Әгәр дә укучыларыбыз да анардан кызыгып, бу эш белән шөгыльләнергә тели икән, иң беренче чиратта, дәүләт программаларын барлап, шул рәвешле эш башларга киңәш итә фермер.


-Теплица төзеп куеп, кемгәдер ышанып кына эш алып барып булмый. Үзеңә җигелеп эшләргә кирәк. Көн саен шул үсемлекләр янында булып, аларның нинди халәттә булуын күрмәсәң, алар өчен җан атмасаң, яшелчә үстереп булмый. Хезмәт хакына гына эшләгән кеше эш сәгате бетә дә, кайтып китә. Ә син бу эшкә күпме акча түгәсең. Мисал өчен, орлыклар гына да 1 млн сумга төшә. Торф 600-700 мең сум тирәсе тора. Үзең яратмасаң, четерекле эш. Беренче елны гына бар да килеп тә чыкмаска мөмкин. Икенче елда да әле өметләр акланмый. Шул чагында үҗәт булу кирәк. Башлап, ташлаучылар безнең Татарстанда күп булды,- ди Дамир Хәлиуллин.


Помидорың уңсын дисәң...


Помидор уңсын өчен аның ботагында һәрвакыт 18 яфрак булырга тиеш, ди фермер. Шулай ук помидорны яфраклар каплап тормау да мөһим. Ә иң кирәк нәрсә — ул теләк!


“Балалар эш белеп үсте”


Дамир әфәнде тормыш иптәше Фәридә ханым белән 5 кыз үстергән. Төпчекләренә әле 7 генә яшь. Кечкенә булса да, ул да әти-әнисеннән калышмый, аларга ярдәм итә.


Хәлиуллиннарның олы кызлары югары белемле, үз тормышлары белән яши. Дүртенчеләре исә КФУда белем ала.


-Безнең тагын 5 гектар бакча җиләге бар. Аны тулысынча дүртенче кызыбыз Ләйлә карый. Мин хәтта җиләк басуына барып та җитәргә өлгермим. Балаларыгыз кеше булып үссен дисәгез, кечкенәдән эш бирегез, эшләтегез. Уңыш аласыгыз килсә, һәр нәрсәгә күңел биреп эшләгез, - ди Фәридә ханым.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Теги: Помидор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар