Логотип
Йолдызнамә

​Һәр Йолдызлыкның – үз сәер гадәте

Без – хатын-кызлар  шундый төрле: һәр Йолдызлыкның үзенә генә хас гадәтләре бар. Алар бер-берсенә күп вакыт охшамаган.    

Без – хатын-кызлар  шундый төрле: һәр Йолдызлыкның үзенә генә хас гадәтләре бар. Алар бер-берсенә күп вакыт охшамаган.    


Кучкар 

- Ябык бүлмәләрдә озак тора алмый.  

- Төрле баш киемнәре бик ярата.  

- Машина руле артында булганда еш кына тизлекне арттыра.   

- Кычкырып сөйләшә һәм көлә.   

Үгезбозау 

- Өйгә кайтып керүгә яки машинага утыруга, шунда ук ишекне бикләп куя.  

- Сумкасы да, акча янчыгы да берничә  һәм аларда вак акча табылмыйча калмый.   

- Хушбуйны бик еш сибенә.   

- Өендә гөлләр үстерә.  

Игезәкләр 

- Сөйләшкәндә бик нык кулларын болгый.   

- Кулыннан телефонын беркайчан төшерми.   

- Кайсы бүлмәгә керсә дә, тизрәк тәрәзәне ачарга ашыга.   

- Сәяхәт итәргә ярата. Өйдә беркайчан эшсез тик утырмый.   

Кысла 

- Үзенең барлык балачак уенчыкларын саклый.   

- Күзенә сөрмә тартмыйча, кеше янына чыкмый.   

- Әйбер сатып алганда сатулашырга ярата.   

- Иске әйберләрене беркайчан да ташламый.   

Арыслан 

- Сөйләшкәндә гел үзенең чәчләре белән уйный.   

- Бизәнү әйберләрен гел алтыннан сайлый.    

- Янында һәрвакыт кечкенә көзгесе булыр.   

- Кием-салым алганда, күбрәк брендларга туктала.   

Сөмбелә 

- Кулларын бик еш юа.  

- Урамга хушбуй сибенмичә чыкмый.   

- Иренен чәйнәү гадәте бар.   


Бизмән 

- Кибеткә кердеме, кирәксә-кирәкмәсә дә, нидер алмыйча чыкмый.   

- Барлык косметикасын үзе белән йөртә. Хушбуй сибенмичә тормый.   

- Утырганда гел аягын селкетә.   

Чаян 

- Иң сәер гадәтләре якынлык кылган вакытта килеп чыга.   

- Ефәк эчке кием-салым ярата.   

- Аның кәефенең ниндилеген иннегенең төсенә карап чамалап була.   

Укчы 

- Кием-салымда эшлекле стильне яратмый.  

- Нәрсә генә кисә дә, анда зәңгәр яки шәмәхә төсмерләр булмый калмый.   

- Кысан һәм ябык бүлмәләрдә озак торырга яратмый.  

- Еш кына лотерея сатып ала.   

- Спортның экстрималь төрләрен ярата.  

Кәҗәмөгез 

- Һәрвакыт кул сәгате тага.  

- Хушбуен бер дә теләмичә генә башкага алыштыра.   

- Даимимлек ярата. Ял итәр өчен дә бер үк урыннарны сайлый.   

- Үзе белән һәрвакыт куен дәфтәре йөртә.   

Сукояр 

- Акчасы булса-булмаса да, күзе бриллиантларга төшә.   

- Күзлекнең бары тик иң яхшысын гына сайлый.   

- Караңгылыкны яратмый.  

- Гаджетлар белән җенләнгән.   

Балык 

- Аяк киеме җыя. Туфлиләрнең ниндие генә юк анда!  

- Йөргәндә гел ашыга.  

- Аягын берсе өстенә икенчесен куеп утырырга ярата.  

- Беркайчан тырнагына буятмыйча йөрми.  

- Чәй белән кәһвадән башка тора алмый.  

 

Теги: Йолдызнамә Йолдызлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер тамчы дорес туры килмэде сукояр

    Хәзер укыйлар