"ПИТРАУГА КАДӘР ҮЛӘН ШИФАСЫ – ЧӘЧӘКТӘ, АННАН СОҢ – ТАМЫРДА". АВГУСТТА ҖЫЕЛАСЫ ДАРУ ҮЛӘННӘРЕ

Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр – 2-12 август, ә дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы.
– Питраудан соң дару үләннәре җыймыйлар дигән сүз дөрес түгел, – ди Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш мөхәррире Людмила Белоусова. – Питрауга кадәр чәчәк, яфрак җыйсалар, Питрау узгач тамыры файдалы була. Шуңа күрә керәшеннәрдә шундый гыйбарә дә бар: “Питрауга кадәр үләннең шифасы – чәчәктә, Питраудан соң – тамырда”. Питрау – җәйне кыл урталай бүлә, 12 июльдән соң шифа тамырга күчә.
Әмма 2017 елның җәе соңга калды, үткән елларда Питрауга юкәләр дә чәчәк ата иде, 1 июльгә җиләк калмый иде.
Элек-электән Питрау вакытында мунча себеркесе җыйганнар. Чөнки аның бөтен файдасы шул чорга туры килгән. Питраудан соң 13е көнне халык җыелышып, печәнгә төшкән. Хәзер үләнне үсә башлау белән чабалар. Ә элек Питрауга чаклы чабылган үлән “сыек печән”, җыелган себерке “маңкалы себерке” дип йөртелгән. Печәннең витаминнары юк, ул сынучан һәм туклыклы түгел. Себерке дә шулай ук өлгереп җитмәгән була, ул коела, кайнар суда пешекләгәннән соң лайлалы килеш ябышып тора. Бу – керәшеннәрдә гореф-гадәт кенә түгел, халык педагогикасы, тормыш тәҗрибәсе булган. Керәшеннәр табигать белән берлектә яшәгән.
Питрауга кадәр җиләк өзмәгәннәр. Балачакта җиләк өзеп керсәм, әби миңа: “И балакаем, бөре генә бит әле ул”, – дия иде. “Җиләк ашап җаныма язык алыр хәлем юк” дип тә өсти иде. Чөнки керәшеннәрдә Питрауга чаклы җиләк өзеп ашасаң, үлгән балаңның ризыгына тию булып санала. Әби 8 бала табып, аның 2 баласы гына исән-сау үскән. Шуңа күрә ул Питрауга кадәр бер җиләк та капмый иде. Бу бәйрәмгә кадәр керәшеннәр җиләк җыябыз дип болын таптамаган, печәнгә дә икенче көнне атлар җигеп, җырлашып төшеп, тигез итеп бүлешеп чабып алганнар.
Августта нинди дару үләннәре җыярга кирәк?
Аир (аир болотный) – тамыры
Сазанак (багульник болотный) – үләне
Үлмәс гөл (бессмертник песчаный) – чәчәген
Дүләнә (боярышник красный) – чәчәкләре, җимешләре
Песи үләне (валериана лекарственная) – тамыры
Күк җиләк (голубика) – җимешләре
Кандала үләне (донник лекарственный) – үләне
Зәңгәр мәтрүшкә (душица обыкновенная)
Шома көпшә (дягиль лекарственный) – тамыры
Алтынбаш (золототысячник малый) – үләне
Тырнак гөл (календула лекарственная (ноготки) – чәчәкләрен
Балан (калина обыкновенная) – җимеше, кайрысы
Кычыткан – яфраклары
Әрекмән – тамыры
Кура җиләге – җимеше
Үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) – чәчәге, яфрагы
Тузганак (одуванчик лекарственный) – үләне, тамыры
Абага (папоротник мужской) – тамыры
Петрушка (үләне, тамыры)
Гөлбадран (пижма обыкновенная) – чәчәге
Чалма чәчәк (пион уклоняющийся) – тамыры
Бака яфрагы (подорожник большой) – яфрагы
Әрем (полынь горькая) – үләне
Ромашка – чәчәк кәрзиннәре
Миләш – җимеше
Нарат – ылысы, бөресе
Турак уты (толокнянка) – яфрагы
Мең яфрак (тысячелистник) – үләне
Наратбаш (хвощ полевой) – үләне
Колмак (хмель обыкновенный) – күркәсе
Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр: 2-12 август
Дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы.
сылтама: Интертат

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.