ӨЕҢӘ ЧАКЫР, КЕМ ИКӘНЕҢНЕ ӘЙТӘМ...

Кулыма бик кызыклы китап килеп керде әле. Һәр көнгә психологик киңәшләр язылган анда. Психолог Сергей Степанов әнә шулай төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлын өйрәтә. Кәефне ничек күтәрергә? «Шоколад терапиясе» файдалымы? Оялудан котылу өчен нишләргә? Үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаганда савыт-саба вату кирәкме? Кемгә нинди төсләр ошый? Стресстан котылу өчен... 8 стакан сок эчәргәме? Һәм башкалар, һәм башкалар...
«Хуҗасы турында өе сөйли» дигән бүлек менә. Яле, укып карый әле, нәрсәләр язылган икән...
Немец психологлары фатирдагы обстановка аның хуҗасы турында күп нәрсә сөйли ала ди. Хатын-кызларга киңәш: ир-ат сезне беренче тапкыр өенә чакыргач, әйләнә-тирәне игътибар белән күзәтеп чыгыгыз әле. Танышыгыз турында моңарчы ачыклый алмаганнарны да белерсез. Өйдәге тәртип, җиһазларның урнашуына карап, фатир хуҗаларын 5 төрле типка бүлеп була икән.
Рационалист. Бөтен нәрсә ялт итеп тора. Кием-салымы, башка кирәк-яраклары шкафларга тәртипләп урнаштырылган. Яраткан төсләре – кара һәм соры. Белеп торыгыз, андый «артык чисталар» салкын һәм фатиры кебек үк «стерильный» була!
Мактанчык. Дизайнга артык игътибар юнәлтә. Фатиры антиквар кибетне хәтерләтә. Гадәттә, мондый өйнең хуҗасы бай була. Ләкин аның белән бәхетле була алырсыз микән? Үзегез дә бер экспонатка әйләнүегез бар.
Таркау индивидуалист. Кагыйдә буларак, бу кеше интеллектуал була инде. Фатиры китаплар белән шыплап тулган. Өстәл тулы газеталар, кәгазьләр. Вазаларда – кипкән чәчәкләр. Өйдә – тәртипсезлек. Андый ирләр хатын-кызларга ошый үзе. Ләкин алар сезнең яратуга ярату белән җавап бирә алмый.
Тәртипсез индувидуалист. Киемнәре теләсә кайда ауный. Ватык диван – урын-җир хезмәтен үти. Өйдә сирәк була. Бәйрәмнәрдә генә җыештыру эләгә ул өйгә. Мондый фатир хуҗасы, ни гаҗәп, ышанычлы дус, әйбәт ир булачак.
Практик. Суыткычы һәрчак тулы булыр. Фатиры йомшак мебель белән җиһазланган. Тормышта барыннан да бигрәк мәхәббәтне һәм тәмле ашауны өстен күрә. Конфликтлардан кача. Шәп карьра ясар дип булмый. Ул яратырга һәм яратылырга туган.
АКШның Тьюлен университеты психологлары тагын да җентеклерәк күзәтүләр үткәргән. Алар фикеренчә,әйберләре саклана торган шкафка күз салып та кешенең характерын (хатын-кызныкын да, ир-атныкын да) ачыклап була.
Шкафларында идеаль тәртип булган (көндәлек киелә торган киемнәр – аерым, бәйрәмнәрнеке – аерым) кешеләр артык рациональ, үрнәк булырлык, вакытларын бушка уздырмыйлар, алдын-артын уйлап эш итәләр.
Шкафлары кәгазьләр, әллә кайчангы хатлар, мәктәп дәфтәрләре, төрле истәлекле вак-төяк белән тулы кешеләр үз-үзләренә бикләнгән, күңелләрендә сакланган истәлекләрен берәүгә дә сөйләмиләр, бик хисле, тиз үпкәләүчән булалар.
Шкафы иске әйберләр белән тулы кеше... үзгәртеп булмый торган хыялый. Шул әйберләрен тәртипкә китерү эләксә, төрле планнар корырга яраталар... ләкин аларны сирәк тормышка ашыралар.
Йә, ничек? Кирәк тапсагыз, китапны бергәләп укырбыз шулай.
фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Айгөл + Линар Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...
Соңгы комментарийлар
-
5 июль 2022 - 20:09Без имениБик матур мәхәббәт тарихы.Үзебезнең гаиләбезнеке белән аваздаш.Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 18:10Без имениКызлар, игьтибар белэн укыгыз эле, автор анда 15 ел яшэдек дип язмаган бит...Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
5 июль 2022 - 14:50Без имениЕлый елый укыдым.Айгөлнең авыр кайгысынберни белән дә җиңеләйтеп булмасын бик яхшы аңлыйм.Балалары исән имин йөрсен.Аллаһ үзе сабырлык бирсен!Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 21:04Без имени15 ел яшэдек дигэн жомлэ юк бит,каян алып укый бу халык юк сузне.Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.