​Мәскәү күз яшьләренә ышанмый



Мәскәүгә ел саен илнең төрле авыл-шәһәрләреннән меңәрләгән кыз-кыркын агыла. Бай кияү табу өчен дә, уңышлы эшкә урнашып, карьера кору өчен дә... Ә безгә боларны инде бер күргән бар кебек... Кайда булсын, «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый» фильмында. 

Владимир Меньшов төшергән бу картинага берәү дә уңыш юрамый. 

Медодрамада комсомолларның удар эшчәнлеге яки гаҗәеп батырлыгы да юк, зур тарихи вакыйгалар да тасвирланмый, чирәм җирләр үзләштерелгәне дә төшерелмәгән... Кыскасы, монда кешене җәлеп итәрлек бер нәрсә дә юк, совет кешесенә моны карау хурлык! Ә ул, гади совет кешесе, фильмны бер карап чыга да, кабаттан карау өчен кассага чиратка баса. Әле танышларына да һичшиксез карарга куша. 

1980 елда әлеге фильм прокат буенча СССРда лидерлар рәтенә чыга. Аны ул елны 90 миллионнан артыграк кеше тамаша кыла. Кинемотография хуҗалары, йомшак кына итеп әйткәндә, моңа бик гаҗәпләнә. Меньшовны арзанлы дан артыннан кууда гаепләүчеләр дә табыла. Ә бер елдан «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый», иң яхшы чит ил  фильмы буларак, Американың «Оскар» премиясенә лаек була. Меньшов үзе бу хакта «Время» тапшыруыннан гына белә, аны, әлбәттә, Америкага беркем дә чыгармый. Җитмәсә, 1 апрель көн була ул, шаярту дип кенә кабул итә ул моны.  Статуэтканы исә СССРның АКШтагы атташесы барып ала. Режиссерга сигез елдан чоң гына кайтып ирешә ул.

Таныш тарих 

1950 нче еллар. Мәскәү. Шәм яктысына җыелган күбәләкләр сыман, илнең төрле төбәкләреннән яшьләр Мәскәүгә агыла. Алар арасында өч кыз – өч дус Тоня, Люда, Катя да бар. Төрлесе төрле холыклы, төрле кыяфәтле, төрле максатлы, язмышлары да төрлечә була. 

Валентин Черныхның  гади генә мелодрамага корылган шушы сценарие режиссер Владимир Меньшовны нәрсәсе белән җәлеп иткән дисезме? Ул тарих, әйтерсең, хатыны белән икесенең язмышыннан алып язылган. Меньшов үзе Бакуда диңгезче гаиләсендә туа, балачагы Әстерхан шәһәрендә уза. Мәскәүне буйсындырырга ул шушы шәһәрдән килә. МХАТның икенче курсында укыганда үзе кебек үк провинциядән килгән Вера Алентовага өйләнә. Вера Архангельск өлкәсендә туып, Украинада үскән кыз. Провинциядә үскән балаларга Мәскәү тормышының ничек булуын икесе дә үз җилкәләрендә татый алар. Меньшов әнә шуңа күрә алына да бу картинага. Сценарийга ул үзеннән дә нидер өсти, нәрсәнедер калдыра. Лия Ахеджакова башкаруындагы танышу клубы директоры белән булган күренеш, мәсәлән, сценарий буенча түгел. 

Фильм төшерелеп беткәч, худсовет тарафыннан аның бер сәгате киселә. Әйтик, Олег Табаков белән Вера Алентованың кочакланышып ятканнары кирәгеннән артык интим дип табыла. Совет кешесенә андыйны ничек күрсәтәсең? 

Гога, Гоша... 

Рольләргә актерлар сайлау эше бик авыр бара. Меньшов өчен иң кыены Гоша роленә артист сайлау була. «Удивительный скромности человек» хулиганнар белән дә сугыша белергә, югары культура турында да әңгәмә кора алырга тиеш була. Өстәвенә чибәр дә булсын, хатын-кызларны бер караштан җәлеп тә итсен. Меньшовның бу рольдә үзенең дә уйныйсы килә. Ул хәтта пробаларда да төшә, ләкин худсовет аның кыяфәтен туры килми дип таба. Ә менә үз героеннан 11 яшькә олырак Алексей Баталовны пробаларсыз ук кабул итәләр. Ләкин... Баталов фильмда уйнаудан баш тарта. Ә ике көннән соң Меньшовка үзе шалтырата: «Сценарийны укып чыктым, мин риза», – ди. Бу карары турында ул фәкать бер тапкыр гына – хулиганнар белән сугышу күренешен төшергәндә генә үкенгәндер. Режиссер аның өчен профессионал самбистларны чакырган була, алар актерны чын-чынлап дөмбәсли. 

Кунакка Баталов үзе килә 

Танылган күп кенә артистлар актерлык карьерасын «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый» фильмыннан башлый. Меньшов аларны шушы картинада катнашырга чакырмаса, язмышлары ничек буласын хәзер күзаллавы да кыен. Мәсәлән, Владимир Валентинович Наталья Вавилованың язмышына зур йогынты ясый. Саша ролендә режиссерның нәкъ менә Натальяны күрәсе килә. Кызның әти-әниләре моңа аяк терәп каршы төшә, хәтта кызларын телефонга якын да җибәрмиләр. Кызларының актерлык белән мавыгуын алар кылану дип кенә кабул итә, аның киләчәген башка өлкәдә күрергә телиләр. Меньшов кызны ризалатыр өчен хәйләгә бара: аларның өенә Баталовны җибәрә. Натальяның әнисе Баталовның фанаткасы булып чыга. «Җибәрегез инде, зур роль түгел бит ул. Укуына зыян китермәс», – ди артист, нинди роль турында сүз барганын белмәсә дә. Һәм... әни кешене алдалаган булып чыга. Наталья фильмны төшереп бетерүгә Чит ил белән элемтәләр министрылыгындагы курсларын ташлап, ВГИКка укырга керә, актриса була. 

Гомумән, «Мәскәү күз яшьләренә» ышанмый актерларга шәп премияләр, зур уңыш һәм дан-дәрәҗә алып килә. Ә Меньшовлар гаиләсенә, ниһаять, Мәскәүдә өч бүлмәле фатир бирәләр. 

Күңелле компания 

Безгә хәзер өч баш героиняны Ирина Муравьева, Вера Алентова, Раиса Рязановадан да яхшырак итеп уйнаучы кеше булмас иде кебек. Әмма алар сайлансын өчен күп кенә шәп актрисаларга «отказ» бирергә туры килә режиссерга. Шунысы кызык, Меньшов фильмда уйнарга тәкъдим иткән өчен кимсенүчеләр дә табыла. Чибәр Галина Польских үзенә тыйнак Тося ролен тәкъдим иткәч: «Ничек итеп миңа шул төссез тычканны уйнарга тәкъдим итә аласыз?»  дип гаҗәпләнә. Хәзер, мөген, үкенәдер инде... 

Актрисалар табылгач та режиссер алар алдына катлаулы бурыч куя: 37 яшьлек Вера Алентова, 35 яшьлек Раиса Рязанова һәм  30 яшьлек Ирина Муравьевага 19 яшьлек кызларны  уйнарга туры килә. Кызлар үзләре дә, костюмер белән гримерлар да тырыша – рольләр бик ихлас килеп чыга. 

Тик... фильм инде төшерелеп бетеп, монтаж эшләре башлангач, Ирина Муравьева канәгатьсезлек белдерә. Экраннан үз героинясын күреп, елап җибәрә. «Ул шундый котсыз, тәртипсез, кайчак хәтта оятсыз. Мин андый хатыннарны бер дә яратмыйм», – ди. Ләкин әдәпсезрәк, ертлачрак булса да, тамашачы барыбер аның героинясын ярата. Бу роле өчен ул СССРның дәүләт премиясенә һәм тамашачы мәхәббәтенә лаек була. 

Фильм бик күп еллар буе  популяр булыр дип беркем дә уйламый. Ә без аны бүген дә яратып карыйбыз. 

 

Фильмнан отып алынган канатлы сүзләр: 

Какие люди – и без охраны! 

Все в Москву лезут, будто она резиновая. 

Полюбить – так королеву, проиграть – так миллион! 

Не учите меня жить, лучше помогите материально! 

Хеллоу! Общежитие слушает! 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2019 - 06:05
    Без имени
    Бик охшады,купме эйтемнар,мэкальлар кулланылган эчталекле,шул ук вакытта телебез байлыгын оста чагылдыргансыз.берничэ кабат укып сезнен тасфирлауларга сокланып утырдым.гади,халыкчан шул ук вакытта тиран магьнале хикая.афарие
    Корыган алмагач
  • 21 сентябрь 2019 - 06:05
    Без имени
    Дэвамы кайчан укырга була? 👍👍👍
    Ай сылуы 
  • 21 сентябрь 2019 - 06:05
    Без имени
    Дэвамын ничек укырга сон?
    Ай сылуы 
  • 21 сентябрь 2019 - 06:05
    Без имени
    КАЙЧАН АЗАГЫ БУЛА ИНДЕ?
    Пәри утарында
  • 21 сентябрь 2019 - 06:05
    Без имени
    Искиткеч!!!
    Корыган алмагач
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...