Логотип
Мөнәсәбәтләр

Миләүшә гөленең дусты – абага

Чүлмәк

Миләүшәне төрле савытта үстерергә ярый. Шулай да кызыл балчык һәм пластмасса чүлмәкләр иң кулай санала. Савыт кечерәк булган саен гөл яхшырак һәм тизрәк үсә, купшырак чәчәк ата. Мәсәлән, яшь миләүшә үсентесен 5 см, ә чәчәк атканын 7-8 см диаметрлы савытка утыртырга кирәк. Зур гөлне исә 10-12 см диаметрлы савытка күчереп утыртырга киңәш ителә. Зур савытка утыртылган миләүшә, тора-бара тамыры череп, шиңүчән була.


Туфрак

Миләүшә утырту өчен җир махсус әзерләнә. Туфракның һава, су үткәрүчән көпшәк һәм бик туклыклы булуы зарур. Шундый туфракка утыртылган миләүшә өстәмә тукландыруга мохтаҗ түгел. Ә менә «майлы» кара, кызыл һәм сусыл туфракны миләүшәләр яратмый. Кайберәүләр, әйтик, аны бакчадан яисә чәчәк түтәленнән алган җиргә утырталар. Бу һич тә дөрес түгел. Чөнки туфрактагы бактерияләрдән зарарланып, гөлнең авыруга сабышуы мөмкин.
Миләүшә туфрагын төрлечә әзерләп була. Мин үзем җир катнашмасын түбәндәгечә ясыйм: 1 өлеш сары торф, 1 өлеш ылыслы җир, 1 өлеш яфраклы җир, 2 өлеш эре елга комы, ярты өлеш сфагнум мүге. Ә яшь гөл өчен тагын да көпшәгрәк туфрак кирәк. Мондый катнашма ясау өчен көрәнсу-сары торфны кипшергән иске сазлыктан табам. Ул угалаганда кулны пычратмый торган коры була, күрер күзгә черек агач төбенә охшый. Ылыслы җирне исә нарат белән чыршы, ә яфраклы туфракны каен, юкә, имән төпләреннән алырга киңәш итәм. Миләүшәнең иң яраткан туфрагы абага үскән туфрак.
Туфракка кушу өчен елга комының эрерәге, сарырагы, ак кварцлысы кулайрак. Әмма гөл төбенә салганчы комны чүп һәм тузаннан арындырып юыгыз. Сфагнум мүге исә сазлыкта була. Мүкнең һава үткәрүчән, дымны тотучан, бактерияләргә каршы торучанлык сыйфаты бу гөл өчен бик мөһим. Шулай әзерләнгән җир катнашмасын турыдан-туры гөл чүлмәгенә тутырырга ашыкмагыз. Аны иң элек кайнар су ваннасында тотарга кирәк. Бу ысул җирнең туклыклы матдәләрен бетермичә генә, аны төрле авырулардан зарарсызландыра. Менә шуннан соң гына гөлне туфракка утыртырга ярый. Чүлмәге төбенә иң элек бер катлам дренаж, өстенә 0,5-1 чәй кашыгы вакланган күмер, аннары гына яхшылап болгатылган әлеге туфрак катнашмасы салыгыз.
Зур миләүшәләрне ел да яңа җиргә күчереп утырту сорала. Күчереп утырту өчен яз белән җәй иң уңайлы чор. Кышкы кыска көннәрдә утыртылган гөл бик үк яхшы үсеп китә алмый. Туфрагын кибеттән сатып алган очракта, аңа барыбер елга комы белән сфагнум мүге өстәргә кирәк булачак, һәм шулай ук бу җир катнашмасын да парландырып алу зарур.



Үрчетү

Миләүшәне яфрактан үрчетәләр. Моның өчен матур, каты яфракны ботактан 3-4 см запас калдырып, лезвие белән кисәләр һәм җылы суда тамырландыралар. Шул ана яфрактан үсеп чыккан ботакчык төп яфракның 3/1 өлешенә җиткәч, үсентене күчереп утыртырга ярый. Берничә ботакчык булса, һәрберсен аерым-аерым утыртырга кирәк.



Яктылык

Миләүшә кояшның туры нурларын ошатмый. Аны үстерү өчен көнчыгыш яктагы тәрәзә төбе иң кулай санала. Дөрес, ул төньяктагы тәрәзә төбендә дә яхшы үсә, әмма анда кышын чәчәге аз була. Шул ук вакытта төрле миләүшә яктылыкны төрлечә кабул итә. Мәсәлән, карасу-яшел яфраклысы ачык яшелләргә караганда яктылыкны күбрәк яратучан. Аннары, бу төр гөлләргә яктылыкның дәвамлылыгы да бик мөһим. Шунлыктан аларга кышын өстәмә яктылык җайланмасы ясау үзен аклый. Моның өчен 40 ваттлы лампочканы гөлгә 15-20 см ераклыкта куеп, октябрьдән февральгә чаклы, көнгә 10 сәгать дәвамында яктыртырга кирәк.
Миләүшә өчен идеаль температура +20, +24 градус санала.
Температура түбән булганда, гөл авырып, үсүдән туктарга мөмкин. Моннан тыш миләүшәгә даими дымлы һава зарур. Ә менә җиләс урынны миләүшә яратмый. Шунлыктан форточка ачканда аларны читкәрәк этәреп куярга тырышыгыз.



Су сибү

Миләүшәгә тәүлек дәвамында тоныкландырып тоткан җылы су гына сибәргә ярый. Салкын су аның тамырын зарарлый. Гөлгә ничә тапкыр су сибү аның нинди шартларда һәм нинди савытта үсүенә бәйле. Коры бүлмәдә, мәсәлән, кухняда үскәненә суны ешрак сибәргә кирәк. Гөлнең өске катламы коры, ә асты дымлы торырга тиеш. Ә инде су сибеп 3-4 көн үткәч тә, гөл төбе юеш торса, бу аның тамыры авырый башлаганны күрсәтә. Бу очракта миләүшәне яңа туфракка күчереп утырту зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар