Логотип
Мөнәсәбәтләр

Лев Николаевич Толстой тормышыннан кызыклы фактлар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2018 ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде

 

  1. Лев Толстойның яшьлек еллары Казанда үткән. Бабасының әтисе Зөядә гаскәр башлыгы булган. Булачак язучының бабасы граф Илья Толстойны 1815 елда ук Казан губернаторы итеп билгелиләр. Ул Химиклар мәдәният сарае паркы территориясендә, Кизич монастыре зиратында җирләнгән.

  2. 1841 елда Толстойлар гаиләсе Ясная Полянадан Казанга күченә.

  3. 1844 елда Лев Толстой Казан Император университетының Шәрык филологиясе факультетына укырга керә. Бер елдан юридик факультетка күчә. Ләкин озак укымый, ташлап китә.

  4. Лев Толстойның «Азбука»сы крестьян балалары өчен махсус язылган. Китап шулкадәр файдалы була, дворян балалары да шуннан күп нәрсәгә өйрәнә.

  5. 34 яшендә Толстой 18 яшьлек Софья Берска өйләнә. Башта Софьяның апасына өйләнергә тели. 13 балалары туа, 5 се бала чакта ук вафат була.

  6. Туй алдыннан граф үзенең көндәлекләрен кәләшенә укырга бирә, ә анда Толстойның хатын-кызлар белән интим очрашулары бәйнә-бәйнә язылган була!

  7. Язучылардан Антон Чехов, Максим Горький белән дус була. Ә Тургенев белән чак кына дуэльгә чыкмый калалар!

  8. Лев Николаевичның кызы Агриппина әтисе утарында яши һәм аның текстларының корректураларын укый. Берчак алар ачуланышалар, һәм кызы үч итеп төзәткән хаталарын кире кайтара. «Воскресение» романы хаталар белән басыла.

  9. Язучының почеркы коточкыч була! Аны укый алмаганнар. Софья Андреевна иренең бар хезмәтләрен күчереп язып, кулъязмаларны нәшриятка юллый торган була. Атаклы әсәрләре «Война и мир», «Анна Каренина», «Воскресение» өйләнгәч языла.

  10. Толстой ит ашамый. Кешеләр берзаман ит ашаудан бизәр дип хыяллана.

  11. Өлкән яшьләрдә Лев Толстой аяк киемен кими башлый, табигатькә якын булам дип, ялантәпи йөри.

  12. Тумыштан граф булса да, гел гади халыкка тартыла. Крестьяннар аның җир сөреп йөргәнен дә күрә. Хәтта шундый анекдот бар. Имеш, Лев Толстой сыпылып беткән киемнән роман язып утыра. Янына ак перчаткалы ялчы керә дә башын иеп: «Сез галиҗәнаплар, сөрергә сукалар чыгарылды!» – дип хәбәр итә.

  13. Атаклы әсәре «Война и мир»дан Толстой тәмам туеп туктый. Фетка: «Ниһаять, бу сүз боткасын төгәлләдем, башка әйләнеп кайтасым юк!» – дип яза. Романны 6 ел яза, 8 тапкыр күчереп чыга! Бәлки, шуңа ялыккандыр.

  14. Толстой инглиз, француз, немец телләрендә сөйләшә. Итальянча, полякча, сербча, чехча укый. Грек, славян, латин, украин, татар, борынгы иврит, төрек, голланд телләрен өйрәнә.

  15. Үз гомерендә өч тапкыр Мәскәүдән Ясная Полянага 200 чакрымнан артык араны җәяүләп кайта.

  16. Этләр өргәнне җене сөйми. Чия яратмый.

  17. Шахмат уйнарга, кәрт сугарга, городки уйнарга ярата.

  18. Үзлегеннән белем алган, югары белеме булмаган. Россия мәгариф системасын дөрес түгел дип тәнкыйтьләгән. Европача укытуны кертергә теләгән.

  19. Толстой Нобель премиясеннән баш тарткан.

  20. Лев Толстой 82 яшендә өеннән чыгып кача. Гомеренең соңгы көннәрен берьялгызы үткәрәсе килә. Ләкин юлда үпкәсенә салкын тиеп, бер станциядә үлә.

  21. Аны шәмнәрсез, иконасыз, гыйбадәтләрсез, руханиларсыз гына җирлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди полиглот! Э нигэ шулай бернисез жирлэгэннэр, руханилар яратмаганнармы аны?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт язмагыз очен. Лев Толстой минем ин яраткан язучыларымнын берсе.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Лев Толстой гомеренең соңгы көннәренәчә үзен христиан дип атаса да, чиркәүгә каршы кискен фикерләре өчен Православ чиркәвеннән читләштерелгән була. «Толстовство» дигән үз христиан тәгълиматын булдыра. 1910 елның 7 ноябрендә Астапово станциясендә үлә. Язучының теләген истә тотып, аны соңгы юлга шулай озаталар. Толстой үлеме турындагы хәбәр яшен тизлегендә бөтен дөньяга тарала. Аның белән хушлашырга меңнәрчә кеше җыела. Үзе васыять итеп калдырганча, Ясная Полянада җирлиләр. Соңгы теләген истә тотып, Толстойның атын да шунда янәшәдә генә күмәләр.

        Хәзер укыйлар