Логотип
Мәхәббәт

«Контролерша»

Сәер ишетелсә дә, ир-атлар үзләрен контрольдә тотканны яраталар. Ләкин контрольдә тоту дигәнне ир-атлар һәм хатын-кызлар икесе ике төрле аңлый икән. Ир-атлар өчен ул – хатын-кызның игътибары, кайгырту күрсәтүе, аның тегендә-монда ташлап калдырган әйберләрен барлап торуы.  Ә хатын-кызлар өчен...

Сәер ишетелсә дә, ир-атлар үзләрен контрольдә тотканны яраталар. Ләкин контрольдә тоту дигәнне ир-атлар һәм хатын-кызлар икесе ике төрле аңлый икән. Ир-атлар өчен ул – хатын-кызның игътибары, кайгырту күрсәтүе, аның тегендә-монда ташлап калдырган әйберләрен барлап торуы, иртәгә мөһим очрашуга барасын ирнең хәтеренә төшереп, бу очрашуга аны әзерләп җибәрүе. 
Ә хатын-кызлар өчен... Ир-ат күзлегеннән хатын-кызның контрольдә тотарга тырышуы ничек күренә икән?

Беренче очрак
Ир-ат:
«Аның өзлексез шалтыратуы мине ничек туйдырды! Инде болай да көненә берничә тапкыр шалтыратып, сөйләшеп торабыз. Кич белән алтыда шалтыратып, кайтырга чыктыңмы әле, дип сорый. Эштә тоткарланасымны әйтсәм, ничәдә кайтасың, ди. Эшнең ничәдә бетәсен мин кайдан белим? Бәлки ун минуттан, бәлки ике сәгатьтән... Фәлән сәгатьтән, дисәм, шул вакытта шалтыратып, телефонның «төбен төшерә». «Син шул вакытта кайтам дидең бит», – дип, мине гаепли башлый. «Шалтыратма, комачаулыйсың», – дисәм, телефонны ыргыта... 10 минуттан кабат шалтыратырга тотына». 

Хатын-кыз:
«Эштән чыккач ул миңа шалтыратырга тиеш. Юлда бөкеләр булмаса, 40 минуттан өйдә була. Мин исә шул вакытка ашарга өлгертеп, табынны әзерләп торам. Төгәл кайчан кайтасын белмәгәч, миңа кыен. Әзерләгән ризыгым суынып беткәч, күңел төшә». 

Икенче очрак
Ир-ат:
«Узган айда фитнес-залга язылдым. Эштән соң кереп, бер сәгать шөгыльләнеп чыгам. Гел утырып эшләгәнгә, корсак үсә башлады. Ә хатыным үзен карап кына тора, аның янында симез булып күренәсе килми бит. Ләкин минем болай тырышуымны ул башкача кабул итә. Син фитнеска ябыгыр өчен түгел, андагы берәрсенә гашыйк булган өчен йөрисең, ди.  «Мин йөргән җирдә ир-атлар гына», дигәнгә, тагын үз версиясе: «Димәк, кемгәдер ошарга телисең, моңарчы комачауламаган корсагың ник хәзер генә исеңә төште», – ди».

Хатын-кыз:
«Мин аның телефонында актарынмыйм, эшенә барып тикшереп йөрмим. Ләкин мин аның үз-үзен тотышын, киенүен күзәтәм. Моңарчы кыяфәтенә, киенүенә игътибар да итмәгән ирнең кинәт кенә болай үзгәрүе шикләндерә, билгеле. Ир-ат тик торганнан гына үзен карый башламый инде ул, димәк, моның өчен сәбәп бар. Күп очракта ул сәбәп – хатын-кыз булып чыга. Мондый хәлне алдан ук чамалап алып, чарасын күрсәң генә». 

Өченче очрак
Ир-ат:
«Хатыным мине көне буе тикшереп кенә тора. Обедта, шалтыратып, ашадыңмы, нәрсә ашадың, дип белешә. Кич белән шалтыратып, кайтырга чыктыңмы, дип кызыксына. Кибеткә кереп, чәйгә берәр нәрсә алып чык әле, ди. Алган әйбереңне ошатса икән әле. Яллар җитсә, минем өчен ул инде барысын да уйлап, планлаштырып куйган була.  Башта әни шундый иде, хәзер менә хатын. Бу мине бик туйдыра, хатын итәге астында яшисем килми». 

Хатын-кыз:
«Ир-ат бит ул бала кебек. Аның гел исенә төшереп, аны күзәтеп, юнәлеш биреп торсаң гына. Кич белән шалтыратып, исенә төшермәсәң, эштә кунып калырга да мөмкин. Ир-атны аны кулыннан җитәкләп йөртергә кирәк. Тыеп тормасаң, ял көне дуслары белән җыелып, сыра эчәчәк инде ул. Шуңа күрә инициативаны миңа күрсәтергә туры килә». 

 

Сез шул «контролерша» түгелме? Үзегезне тикшереп карагыз.
1. Иремнең кайдалыгын белмәсәм, берәр нәрсә булмадымы икән, дип борчыла башлыйм.
2. Мин аның бөтен эшләрен, кая барганын, кем белән очрашканын белеп торырга тиеш. 
3. Әгәр дә аны контрольдә тотмасаң, эшләр харап. 
4. Ул миннән башка берни дә эшли белми. 
5. Янында гел өйрәтеп, күрсәтеп торырга кирәк. 
6. Минсез бетәчәк ул. 
7. Аңа бернәрсәне дә ышанып тапшырып булмый. 

Шушы пунктларның берсе яки икесе генә сезгә туры килә икән, борчылырга урын юк. 
Ләкин өчтән артыгында үзегезне танысагыз, бу инде беренче кыңгырау. 
Бөтенесенә дә «плюс» куйган булсагыз, сез чып-чын «контролерша». Дилбегәне бераз бушатмасагыз, ялгыз калуыгыз ихтимал. 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар