Логотип
Мөнәсәбәтләр

Класслар шакмаклы булачак?!

Татарстанның Арча районында 40 елдан артык укытучы булып эшләгән хезмәт ветераны Фәрит Вафин Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодецның укыту системасын яхшыртуга кагылышлы тәкъдименә карата үз фикерен белдерде.

Россия дигән илдә бертуктаусыз реформалар туып тора.Туып тора һәм зыян эшләп, үлеп тора.

Авыл белән нинди генә экспериментлар ясалмады, ни булды? Авыл җимерелде. Хәзер шуны күтәреп азапланабыз. Мәктәпләрне нишләтеп кенә бетермәделәр. Көн туган саен бер яңалык. Очына чыгарлык түгел. Ә укытуның сыйфаты төшкәннән төшә. Чөнки Мәскәүдә әйтелгән сүзләр мәктәпләргә килеп җиткәнче я онытыла, я яңасы астында күмелеп кала. Кемнәр генә өйрәтми бүген мәктәпне, кемнәр генә мәктәпкә эш кушмый?

Соңгы мисал. Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Ольга Голодецның 27 февраль көнне Сочида узган икътисадый форумда әйткәннәре аеруча кызык һәм кызганыч булды. Без моңарчы дөрес сыйныф бүлмәләрендә укытмаганбыз икән бит! Кичекмәстән совет мәгариф системасының искелек калдыгы булган турыпочмаклы сыйныфларны бетерергә һәм квадрат бүлмәләрдә укыта башларга кирәк икән!

Бертуктамый мәгарифне реформалыйлар, оптимальләштерәләр, тикшерәләр – нәтиҗә ноль. Чишелеш якында гына яшеренеп яткан, югыйсә! Голодец фикеренчә, бездәге бөтен җитешсезлек, наданлык сыйныф бүлмәләренең дөрес формада булмавында икән. Чөнки укытучы алда басып тора, аның артында такта эленеп тора, ә укучылар берничә рәткә тезелешеп утыралар. Максатка ирешү өчен укучылар башкача утырырга һәм укыту башкача оештырылырга тиеш, ди ул. Аның сүзләре буенча, укытучы такта янында басып тормаска тиеш – бу төп үзгәреш. Һәм бу укыту эшчәнлегенә бөтенләй икенче эчтәлек бирәчәк. Укытучы икенче төрле итеп, ягъни ишек яки тәрәзә янында басып дәрес бирсә, баланың индивидуальлеге һәм таланты үсәчәк.

Әлеге үзгәртеп кору мәгариф системасының төп юнәлеше булачак, дип исәпли вице-премьер. “Без бу мәсьәләне хәл итәргә әзерме һәм бер ноктадан икенчесенә ничек күчәргә?” дигән бик “эшлекле” сорау куя. Болай дип җавап бирә: “Мин Россия Федерациясендә моның алшартлары бар дип уйлыйм. Бездә эзләнә, уйлый белә торган педагоглар җитәрлек”.

Афәрин, Ольга апай! Белмәсәгез белегез: безнең Татарстанда инде ничәнче ел Сингапурча укытып яталар. Балалар төркемнәрдә дә утыра, бүлмәдә чабышып та йөриләр, укытучы бер караганда бүлмәнең бер почмагында, икенче караганда икенче почмакта. Әмма аңа карап без нигәдер укыту буенча һаман да артта сөйрәләбез. Дөньяда – сингапурлылар, ә Европада финнәр беренче урында.

Һәм, гомумән, 40 елдан артык укыту дәверендә минем беркайчан да каравылга бастырып куйган солдат кебек такта алдына гына басып дәрес биргәнем булмады. Башкалар да шулай. Бик теләсәң дә моны эшләп булмый. Мәскәү апаеның “укытуның эчтәлеге сыйныф бүлмәләренең формасына карап билгеләнә” дигән фикере – нонсенс.

Мондый кәкре-бөкере фикерләр түгәрәк бүлмәләрдә утырган кеше башына гына килергә мөмкин. Россиядәге бүгенге хәлне азмы-күпме белгән кеше мәктәпләрнең баш-аяклары белән кирәксез отчетларга кереп батканнарын, балаларны газаплау өчен махсус кертелгән БДИның тоташ ялган һәм күз буяудан торганлыгын белергә тиештер инде ул. Менә шушы проблемаларны хәл итмәс өчен керделе-чыктылы тәкъдимнәр, реформалар пәйда булып тора да инде.

Үткән ел безнең мәктәптә капиталь ремонт булды. Классларны кечерәйттеләр. Элеккеге турыпочмаклы класслар урынында хәзер квадрат класслар. Ләкин бу эшләр өчен миллион сумнар тотылды. Бөтен илдәге мәктәпләрдә классларны болай үзгәртү өчен миллиард сум акчалар кирәк булачак. Тотынырлар микән бу эшкә? Классларны шакмаклаштыру хыялы һавада эленеп калыр микән? Калуы хәерлерәк. Безнең татарда “Кычытмаган җирне кашымыйлар”, дигән әйтем бар. Җиткерәсе иде шушы сүзләрне депутат халкына.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар