Киңәш-табыш

Кулларымны дәвалыйм
Мин авыл җирендә мал-туарлы хуҗалыкта яшим. Терлекләр караганда кулларым яргаланып бетә. Озак кына эзләнгәннән соң, кулларны дәвалый торган бер гади ысул уйлап таптым. Моның өчен витаминнарга бик бай тозлы кәбестә суы әйбәт икән. Кулга кәбестә суы сөртеп, 10-15 минут тотыгыз да, җылы су белән юып, крем сөртегез.
Куллар җәрәхәтләнеп яргаланган булса, кәбестә суын кулда 5 минут кына тотарга кирәк. Инде бик тә бозылган кулларга, кәбестә суына бермә-бер (1:1) микъдарда каймак яисә көнбагыш мае кушып болгатыгыз. Мондый майлы кәбестә суын бик җәрәхәтле кулга да 5-10 минут сөртеп тотарга мөмкин. Ахырдан шулай ук, җылы су белән юып, крем сөртергә кирәк.
Лилия ШӘЕХОВА. Әгерҗе районы.
________________________________________
Авырткан буыннарга зирек себеркесе файдалы
Соңгы елларда буыннарым бик авырта башлады, аеруча язгы һәм көзге айларда борчыйлар. Минем шул авыртуны баса торган бик шәп үз чарам — парлы мунчам бар. Һәм ул гади генә түгел, серле мунча.
Беренчедән, мин мунчага каен себеркесе түгел, зирек агачы себеркесе алып барам. Ул буыннардагы һәм мускуллардагы авыртуны баса.
Икенчедән, мунчага кергәч, авырткан урынга биш чәй кашыгы балга өч чәй кашыгы кәбестә һәм өч чәй кашыгы чөгендер согы кушып ясалган катнашма сөртәм.
Өченчедән, мунчада тирләгәч, аякларны табаннан ботка, ә кулларны бармактан җилкәгә таба массажлыйм. һәм бу процедурага нибары 10 минут вакыт җитә. Соңыннан катнашманы тәннән юып төшерәм.
Шул ысулны кулланып берничә тапкыр мунча кергәч, авыртулар басыла.
Мәйсәрә әбиегез. Алабуга шәһәре.
______________________________________
Ашказаны җәрәхәтеннән
Ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә үзем файдасын күргән бер рецепт тәкъдим итмәкче булам. Миңа бу диагнозны унике ел элек куйганнар иде. Шушы чор эчендә бу авыруны оныттырырлык бернинди шифа таба алмаган идем.
Пыяла шешәгә 250 мл медицина спирты салыгыз да шуңа бармак белән чеметеп (пычак белән кисмәгез) 60 г прополис кушыгыз. Төнәтмәне даими рәвештә болгаткалап, җиде көн төнәтегез. Аннары бер чәй кашыгы күләмендәге әзер катнашманы ярты стакан (+60°, +65°) кайнар суга салып, болгатмыйча гына эретегез. Төнәтмәне һәр иртәдә, ашарга бер сәгать кала, кайнар килеш йотымлап кына 2-3 атна дәвамында эчегез.
Рәйсә апагыз. Владимир шәһәре.
_____________________________________
Шулай ябыгам...
Мин тулы гәүдәле хатын. Көннәрдән бер көнне үземнең зур чынаяк чәй белән, күп итеп варенье каба-каба, бер-бер артлы өч-дүрт татлы кисәк бөтереп салганымны абайлап, кинәттән тукталып калдым. Ә чынаякта чәй әле һаман бетмәгән иде...
Шуннан соң зур чынаякны кечерәккә алыштырдым. Чәйне дә кайнар килеш түгел, бераз суытып эчә башладым. Шулай, акрынлап, шикәр, варенье һәм төрле кабымлыклар да азрак ашала башлады. Ышанасызмы-юкмы, нәтиҗәдә, мин бер ай эчендә ике килограммга ябыктым.
Бер кызып киткәч, чәй мисалында гына тукталып калмадым. Чынаяк артыннан тәлинкә белән чүмечне дә кечерәккә алыштырдым.
Моннан тыш, үземдә тагын бер кимчелек таптым. Табынга күптөрле ризык куелган саен, озагракта, күбрәктә ашыйм икән ләбаса! Хәзер менә ул төрлелекне дә киметтем. Шул рәвешле, үземнең аз-азлап ябыгуыма чын күңелдән ышанам. Нәтиҗәсе күз алдында, азрак ашаган саен ашказаны да күп ризык сорамый.
Ләйлә ХИСАМОВА. Казан.
_____________________________
Климакс чорында
Климакс чорында бик күп һәм озакка сузылган күрем күрүчеләр өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәм.
Бер үк күләмдә алынган кычыткан, меңъяфрак, көтүче сумкасы, балан һәм камыр агачы (боярышник) җимешен яхшылап болгатыгыз. 1 аш кашыгы шул үләннәр җыелмасына 1 стакан кайнар су салып, 15 минут “сулы мунчада” кайнатыгыз да 30 минут каплап төнәтегез. Сөзгәннән соң, стаканны тутырып кайнаган су өстәгез. Шуны өч тигез өлешкә бүлеп, көнгә 3 тапкыр һәр ашаганнан соң эчегез. Шул рәвешле дәвалангач, хәлләрем җайланды. Бу дәва сезгә дә ярдәм итәр дип уйлыйм.
Наилә. Казан.
фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.