Логотип
Актуаль тема

Хыял гына димә...

Быелгы җәйге яллар да ахырына якынлашып килә... Ел буе көткән ике атнасын диңгез буенда, пальмалар күләгәсендә үткәрүчеләр чит илләрдән яхшы кәеф, йөзләгән фотосурәт, суыткычка беркетергә яңа магнит һәм... хыял белән кайтып төшә!

Быелгы җәйге яллар да ахырына якынлашып килә... Ел буе көткән ике атнасын диңгез буенда, пальмалар күләгәсендә үткәрүчеләр чит илләрдән яхшы кәеф, йөзләгән фотосурәт, суыткычка беркетергә яңа магнит һәм... хыял белән кайтып төшә!

Ә күңел бишегендә тибрәлгән хыял мондыйрак: җаныңа бик тә якын тоелган бу җирләрнең нигә бер почмагын, кечкенә генә бер кыйпылчыгын үзең­неке итмәскә?! Болгариядә, Таиландта, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яки Төркиядә... нигә фатир сатып алмаска? Туроператор­лар­ны читләтеп үтеп, киләсе елга үз «мини-курорт»ы­ңа барып төшсәң начар булмас иде бит... Юк, юк, «безнең өчен түгел бу» дияргә ашыкмагыз. Кесәсе бик калыннарның гына чит илдә күчемсез милеккә ия булган чаклары күптән узды инде. Соңгы вакытта Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә яшәүче пенсионерлар арасында җылы диңгез буйларыннан фатир алырга теләк белдерүчеләр шактый икән: Рәсәйдәге пенсия саклана, ә картлыкны, тынчу, шау-шулы калалардан читтә, ел әйләнәсе җәй булган диңгез кырыенда да үткәреп була бит... Шулай, «Читне макта – илеңдә тор», дию, бүгенге заманга инде бик үк туры килми.

 

Беренче тарих

Аны безгә Гөлназ ГЫЙМРАНОВА сөйли:

– Төркиягә мин күптән гашыйк, ел да ял итәргә бу илгә йөрибез. Турист булып барганда гел андагы зур төзелешләргә, матур-матур йортларга игътибар итә идем. «Их, шушында фатир алсаң, диңгезгә үз өеңә килеп йөрсәң икән! – дип уйлый идем. – Балалар шунда үсәр иде, пенсиягә чыккач, шушында гына яшәр идек, оныклар белән мәш килер идек!» «Килегез, карагыз, алыгыз!» – дип урамның һәр чатында үзләренә чакырып торган күчемсез милек агентлыклары бу теләгемне үстер­де генә. «Әллә...» Тик мондый зур эшкә бик зур тәвәккәллек кирәк шул! Соңгы вакытта байтак дус-танышларым чит илдә фатир алмаган булса, минем дә бу хыялым хыял гына булып калыр иде. Кемдер булдыра икән, димәк, бу, чыннан да, мөм­кин эштер. Ике атна эчендә хәл иттек тә, Төркиягә чыгып та киттек...

Фатир алуның ярты эше интернет аша башкарылды. Күчемсез милек тәкъдим итүче сайтлар бик күп: рус телендә дә бар, инглиз телендә дә. Мин башта шуларга кереп чумдым. Әлбәттә, карауны бәяләрдән башладым. Аннан форумнарга кереп киттем. Төркиядә фатир алган кешеләр ни ди икән: бу эштә читләр тәҗрибәсен өйрәнми ярамый – алар абынган тырмага нигә яңадан басарга? Фатир алып инде күченеп китүчеләр Төркия­дәге тормыш турында язганны да җентекләп укыдым. Проблемалар, плюс-минуслар турында... Һәммәсен белеп тору кирәк: иртәгәсе көн өчен бүген җавап биреп булмый, бәлки без дә киләчәктә яшәргә шунда китәрбез?

Компьютер каршында ун көн утырдым! Бик күп мәгълүмат тупладым. Аннан: «Туктале, мин бит азрак төрекчә дә беләм», – дип, төрек сайтларына кереп киттем. Ярый кергәнмен! Рус телле сайтлар белән төрекләр­некендәге бәяләр шактый аерыла булып чыкты. Шуңа күрә, ахырга таба русчаларын бөтенләй читкә куеп, төрек агентлыклары белән генә языша башладым. Һәркайсы: «Килегез, карагыз, сайлагыз!» – дип чакырды. Интернеттагы рәсемнәргә карап кына фатир сайлап булмый, чыннан да, юлга кузгалырга вакыт җиткән иде инде. Төрекләр: «Без юлыгызны да, яшәвегезне дә түлибез», – дип тәкъдим иттеләр. Ләкин мин боларның барысы да соңыннан фатир бәясенә (һәм күпкә арттырыбрак) кертелгәнлеген яхшы белгәнгә, баш тарттым.

Берничә ел элек Аланиядә ял иткәндә Мәхмүтләр бистәсен бик ошатып калган идек. Европа стилендә төзелеп ятучы яңа бистә. Диңгез буенда урнашкан. Отельләр чагыштырмача аз – димәк, туристлар белән кайнап тормый. Яңа аэропортка – Газипашага утыз гына чакрым, аннан бәлки тиздән Казанга туры рейс ачарлар. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем – Мәхмүтләрдә күптөрле милләтләр яши: европалылар, БДБ илләреннән күчеп килүчеләр... Татарлар һәм башкортлар да шактый. Аннан төрле дәүләт оешмаларының, поч-та, банкларның рус телендә дә хезмәт күрсәтүе безнең өчен мөһим иде. Менә шуларның барысын үлчәүгә салып караганнан соң, фатирны Мәхмүтләрдән алырга булдык.

Килеп төшеп, азрак ял итүгә алдан хәбәрләшкән риэлторга шал­тыраттык. Ул безне машина белән килеп алды һәм шунда ук фатирлар күрсәтә дә башлады. Күрешүгә: «Безгә шундый-шундый бәядән булсын», – дип әйтеп куйдык.

Җәмгысы алты фатир карадык. Соңгыcы шунда ук күңелгә ятты. Чагыштырмача яңа йортта урнашкан. Мәхмүтләрнең нәкъ үзәгендә: янәшәдә үк почта, банк, илле метр барсаң – парк. Тотылган фатир саналса да, анда кеше яшәмәгән дисәң дә ярый. Ялга килгәндә торыр өчен Даниядән бер пенсионер бабай алган булган аны. Әмма берничә ел гына рәхәтен күрергә өлгергән. Авырып киткән дә, соңгы 3-4 елда килә дә алмаган – фатир буш торган. Өй эчендә бөтен нәрсә, кирәкле җиһаз турында әйтмим дә, кашыкка кадәр бар. Газ плитәсе, кондиционерлар, суыткыч, кер юа торган машина, телевизорлар... Кыскасы, ишекне ачып кер дә, яши башла! («Ә өйне кайчан бушаталар?» – дип сорагач, риэлтор: «Фатирдан бернәрсә дә алмыйлар, болар бар да сезгә кала», – дип җавап бирде.) Җыештырылган, чиста. Зур гына балконы бар, балконында – мангалы. Бал­коннан диңгез күренеп тора. Нәкъ мин хыялланганча!

 

Белгечләр: «Чит илдә күчемсез милеккә ия булу — мал-мөлкәтеңне инвестицияләү, өстәмә табыш алу юлы», — ди.

 

Тәвәккәлләргә булдык.

Төрекләр, без монда күнеккән төсле, кечкенә фатирларда яшәми. Анда иң кечкенә бер бүлмәле фатир да 50 квадрат метрдан башлана. Балконнар зур. Һәр комплекста (без­нең­чә ишегалды) да бассейн бар дия алмыйм. Һәм кварт­плата күләме дә (төрекләр «айдат» диләр) аның булу-булмавына карап үзгәрә. Мәсәлән, безгә бассейнсыз йортта 120 квадрат метрлы фатир тәкъдим иттеләр – айдаты 8 лира, диделәр (бер лира – 16 сум). Хәтта айдаты 5 ли­ралы фатирлар да бар икән. (Безнең фатир урнашкан комплекста бассейн бар: айдаты бер айга 50 лира чыга.)

Бездәге кебек үк, өйләрне җылыту аларда да бик арзанга төшми. Ләкин Мәхмүтләр шуның белән дә ошады: ул Ак диңгез буенда иң көньяк район санала. Анда хәтта Алания белән чагыштырганда да җылырак. Быел, мәсәлән, март аенда анда инде су коеналар иде. «Ноябрьдә дә бездә әле эссе була», – диделәр.

Бездә фатир сатып алып ремонт ясарга керешсәң, тагын шуның кадәр үк булмаса да, шактый зур акчалар чыгарасың бит. Ә монда... Чираттагы фатирны карарга кер­гәч: «Алсак, ремонт кирәк инде, бу фатирның миңа тәрә­зәләре ошамый», – дим. «Бөтен тәрәзә­ләрен алыштырып, фатирга өр-яңадан ремонт ясап чыгу сезгә 2 мең еврога төшәчәк», – диде риэлтор. Ягъни 90 мең сумга! 120 квадрат метрлы фатирга йорт җиһазы, көнкүреш техникасын алу бәясе дә кергән әле бу суммага. Ә без быел улым укыган класста ремонт ясадык, 90 меңгә стена буядык...

 

«Төркиядә тотылган фатирларны 20 мең евродан башлап алып була», — диде риэлтор.

 

«Нигә гаҗәпләнәсез? – ди риэлтор. – Бездә бит хезмәт хакы 400 лира гына булган кешеләр дә күп. Шуңа бәяләр дә түбән». Тагын бер нәрсә бар: әгәр бүген Төркиядә импорт ярамый дигән закон кабул ителсә дә, бу ил, минемчә, ачтан үлмәячәк. Автомобильне дә үзе чыгара ул, техниканы да үзе эшли – танылган брендлары Beko белән алар бик горурланалар. Үзләренеке булгач – арзан да. Яшерен-батырын түгел, хезмәт хакларыбызның яртысы ашау-эчүгә китә безнең. Төркиядә ничек дип сорарсыз. Иттән башлыйк. Әйе, анда да ит арзан түгел. Тик без монда да ит кенә ашап тормыйбыз, аның янына яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә алабыз. Акчаның күп өлешен шулар «йота»: алма, әфли­сун, банан... Ипи Мәх­мүт­ләрдә 75 куруш (10 сум), яңа пешкән җиләк март аенда – 5 лира, әфлисун, кыяр, помидор, лимон – 50 куруш тора иде. Яңа бәрәңге, суган­ның да хакы – шул ук. Кайтканны бирле бәяләрне чагыштырып йөрим. Безнең халыкка Алла ярдәм бирсен – пенсионерларның ярты акчасы фатир өчен түләүгә китә бит.

Төркиядәге яңа танышларыбызның берсе Михаил бирегә гаиләсе белән өч ел элек күчеп килгән. Алар моңарчы Мәскәүдә торганнар. Ул үзе инженер. Фатир­лары булмаган, кредитка машина алганнар. («Эш өчен кирәк иде», – ди.) Бер танышлары Вьетнамга күчеп киткәч, хатыны белән: «Безгә дә китәргә кирәк», – дип уйлый башлаганнар. Провинция­дән килгән кешенең башкалада тиз генә фатирлы буласы юк – гомер буе бурычтан баш чыкмаячак, дигәннәр. Ел саен ялга барган, күнеккән Төркия бар, әйдә, шунда китик, руслар да күп дип Мәхмүт­ләр­не сайлаганнар. Тотылган йорттан өч бүлмәле фатир алганнар. Инде икенче балалары туган. (Бала тудыру йортында Россиядән дә артыграк түлә­мәдек, ди.) «Сезнең гаиләгә бер ай яшәү күпмегә төшә?» – дип сорадым аңардан. «3 мең долларга рәхәтлә­неп, бернәрсәдә дә үзеңне чиклә­ми­чә яшәп була», – диде Михаил. Иркен яшәгәннәре күренеп тора. Затлы, кыйм­мәтле машинада йөри. Яңа гына гаилә белән Таиландта ял итеп кайттылар. (Диңгез буенда яшим дип дөнья күрми тормыйсың бит!)

Онытканчы, тагын бер нәрсә хакында әйтим әле. Без кредит алмадык, ләкин мин аның шартлары белән барыбер кызыксындым. Төрек банклары фатир алырга кредитны чит ил кешеләренә дә бирә. Һәм ул нибары 7 процентлы. Бу – күп дигәндә! Иң кызыгы (әллә кызганычымы?) Россиядә «Сбербанк» халыкка шундый ук кредитны 11-12 процент белән бирә, ә анда – 7 процент белән. Төркиядә бер миллион ярымга рәхәтләнеп өч бүлмәле фатир алып була. Безнеке менә 40 мең еврога төште. Бер миллион тугыз йөз меңгә мин монда бер бүлмәле фатир да ала алмас идем... Төркиядә вакытта гел үзебезнең яшьләрне кызганып йөрдем...

Инде алдану куркынычы турында. Анысы һәркайда да булырга мөмкиндер. Шулай да, Төр­киядән фатир алырга җыенсагыз, менә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: әйе, анда бөтен кеше күчемсез милек сату белән шө­гыль­ләнә. Фатирны сезгә урамдагы әфлисун сатучы да тәкъдим итәргә мөмкин. Сатучы күп, ләкин агентлыклар аз. Алар­ның күптән эшләгәненә тукталыгыз. Без мөрә­җәгать иткән агентлыкның, мәсәлән, бу өлкәдә инде ун ел тәҗрибәсе бар. Күңелегездә барыбер ниндидер шик­ләнү кала икән, адвокат белән киңәшләшә аласыз. Фа­тир­ны сайлагач, залог керткән­че, документларны адвокаттан бер кат тикшертегез. (Бу хезмәт 500 евро тора.)

«Елга бер ялга барып кайту өчен фатир нигә кирәк булды инде?» – диярсез. Минем үземә, акчаны саклауның иң ышанычлы юлы аны күчемсез милеккә әйләндерү кебек тоела. Без Мәхмүтләрдә фатир алуга, ул быел Алания составына керде: шәһәр эчендәге фатирның бәясе исә беркайчан да төшмәячәк. Янәшәдәге аэропорт бөтен көченә эшли башласа, күчем­сез милеккә бәя, һичшиксез, күтә­реләчәк. Диңгез буендагы фа­тир­ларны арендага теләп алалар – безнеке дә буш тормаячак.

Аннан, чынлап та, үз почма­гыңа, үз куышыңа бер барып ял итеп кайту бөтенләй икенче ул. Җан рәхәте! Танып белгән җиргә барасың: сату-алу мәшәкатьләре белән йөргәндә, әллә никадәр кеше белән танышкан буласың. Икенче юлы килеп аралашканда, алар инде дусларга әйләнә...

Фатирыбызны киләсе җәйгә кадәр арендага биреп калдырдык. Агентлык анда кемне керткәнен дә белмим мин. Гомумән, фатир белән бәйле барлык мәшәкатьләр алар өстендә булачак, түләүләрне дә алар башкарачак. Кеше кертмичә, фатирда гөлләр генә үстерергә теләсәк тә, агентлык килеп су сибеп йөриячәк. Ә алга таба... алга таба күз күрер!

Икенче тарих

Ә хәзер Рәгыйдә МАГАДИЕВА сөйләгәннәрне тыңлыйк:

– Без Төркиягә гаиләбез белән Актаныштан күчеп килдек: мин, кызым Энҗе һәм улым Алмаз. Улым бәләкәй чагыннан ук гел чит илгә китеп яшәү турында хыялланды. Телендә гел шул булды. Англия­дәге бер танышы белән аралашу бу теләген үстерде ге­нә. Америка, Канада, Австралия, Англия кебек илләр­гә күченеп китү өчен бөтен мөмкин юлларны карады ул. Үзе яшь, үзе телләр белә, кая да чыгып китә ала иде Алмаз, тик без бар бит әле: апасы инде студент түгел, мин исә, гомумән, чит телләр белмим.

 

Балаларымның киләчәге турында уйладым, аларның теләгенә каршы төшмәдем.

 

Төркиядә моңарчы берничә мәртәбә ял итәргә туры килгән иде инде. Бер баруыбызда әллә нидән генә кызыксынып китеп, андагы фатир бәяләрен белештек. Ишеттек тә, очсызлыгына шаккаттык! Казандагы бәяләрдән – өч, Чаллыныкыннан ике тапкырга арзан булып чыкты. Кыскасы, безнең Актаныш бәяләре...

Өчебез берүк фикергә килгәнне сизми дә калдык. Калганы бик тиз булды. Актанышка кайтып, өйне саттык. Танышларның танышлары Төркиядә фатир алган булган – шулар аша кайбер нәрсәләрне белештек тә, 15 көнгә путевка алып, кабат Аланиягә киттек. Бу юлы диңгез буена төшеп тә карамадык: фатир эзләдек тә фатир эзләдек. Бик күп йортлардан карадык. Иң ошатканы шушы фатир булды. Өч бүлмәле, мондагыча әйтсәк – 2+1, ике санузелы, ике зур-зур балконы бар. Минем яшьтә чит илгә күченеп китү очрагы безнең Актаныш районы тарихында беренче тапкыр булгандыр. Туганнарның берсе дә каршы килмәде. Дөрес, дуслар арасында: «Кайдан бу уй башыгызга килде?» – дип шаккатучылар булды. Яшермим, үземнең китәргә исәбем юк иде, ләкин улымны үзен генә чыгарып җибәрәсем килмәде. Бергә-бергә яшәргә җиңелрәк булыр дидем. Исәнмесез, хәлләрегез ничек, рәхмәт... Төркиягә күчеп килгәндә шушы өч сүздән гайре берни белми идек. Ләкин безне бу куркытмады. Кардәш халык арасына барганыбызны белә идек: аларның телләре дә, мәдәният­ләре дә безгә берничек тә ят булырга тиеш түгел. Чын­лыкта, нәкъ шулай булып чыкты да. Безгә монда бик ошый! Яшәү шартлары әйбәт. Бары­сы да кеше өчен, аның мәнфәгатьләре өчен эшләнгән. Төрекләр татарларны яраталар. Фатир өчен бер айга, сумнарга әйләндерсәк, 1100 сум түлибез. 70 лира була бу. Моңа бик күп нәрсә кергән: лифт, бассейн, тренажер залы, сауна, консьерж, генератор, интернет, телевидение... Электр өчен аерым түлибез: җәй көне күбрәк кулланыла инде – бер айга 35 лира чыга. Газ балонына ел башларында заказ би­рә­сең дә, аны өйгә үк китереп бирәләр. Фатир­да батареялар юк, өйне кондиционер белән генә җылы­та­быз. Әмма кыш көне, өйне электр белән җылытканда да, ике меңнән артык түләмибез. 130 квадрат метрлы фатиры­быз­ның еллык салымы – 40-50 евро тирәсе (2 мең тирәсе). Акта­нышта без йорт өчен салымны 5 меңгә якын түли идек.

Бүгенге тормышыбыздан без бик канәгать. Русча сөйләшүче­ләрне монда һәркайда көтеп торалар: отель­ләргә официант итеп тә, ресепшенга да бик теләп алалар. Улымның да, кызымның да югары юридик белем­нәре бар (Энҗе Уфа дәүләт университетын тәмамлап, Актанышта, мировой судта 5 ел эшләде), инглиз телен беләләр, Алмаз компьютерлар белән шөгыльләнә – алар Төркиядә бер көн дә эшсез йөрмәде. Ә миңа Төркиягә күчеп килгәч тә: «Әни, син бик күп эшләдең инде, хәзер ял ит», – диделәр. Балалар кайтуга ашарга әзерләп көтеп торам. Киләсе елга инде пенсиягә чыгар вакытым җитә. Монда бөтен нәрсә очсыз булгач, улым белән кызым алган хезмәт хакы безгә тормышны алып барырга җитә.

Төрек телен балалар гына түгел, инде мин дә өйрән­дем. Үземә кирәген аңлашам. Энҗе белән Алмаз эштә чакта диңгезгә төшеп менәм (ул өебездән 200 метрда гына), маркетларга йөрим. Татарлар белән дә аралашам. Казаннан килеп фатир алган яңа бер таныш­ларыбызның тамырлары шулай ук Актаныштан булып чыкты әле менә. Дөрес, алар әле килеп-китеп кенә йөриләр, әмма инде монда яшәү турында да хыялланалар, бәлки, бөтенләйгә күченербез дип торалар. Күршеләр белән дә белешәбез. Шунысы кызык, кайдан гына килмәгәннәр монда: Ирландия, Норвегия, Германиядән, Мәскәү, Санкт-Петербургтан, төрекләр үзләре дә шактый. Ә сигезенче катта үзебезнең якташлар – актанышлылар фатиры! Дөрес, алар әле ялга гына килеп йөриләр. Мәхмүтләрдә климат әйбәт. Бер яктан бистәне таулар уратып алган, икенче якта – диңгез. Һавасы әйбәт, чиста – тын юллары өчен яхшы. Аннан монда бит кыш юк диярлек. Безнең өчен Төркиядә салкынча һәм кызу җәй генә бар... Кыш айларында төннәрен – 7-8 градус, көндез­ләрен 15-18 градус җылы. Кар күрмибез.

Көчле, зур хыял кайчан да бер барыбер тормышка аша икән. Алмазны әйтүем... Америка да уеннан чыкканы юк әле.

«Күрергә булса да, һичшиксез, барып кайтам», – ди. Үз дигәненә ирешми калганы юк әле аның. Инглизчәгә үзлегеннән диярлек өйрәнде, япон телен азмы-күпме белә. Ә тәвәк­кәллек, миндәге кебек, балаларымда да җитәрлек!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин бик шатмын сезнен ечен минем де куптенге хыялым лекин эшне ниден башларга белмим...

    Хәзер укыйлар