Халык медицинасы

Астмадан алоэ бәлзәме
Бәлзәм ясау өчен ике атна су сибелмәгән алоэ яфрагы кирәк булачак. Ул киселгән яфракны су белән юарга ярамый, фәкать коры тукыма белән тузанын гына сөртеп алыгыз. Аннары яфракны турап пыяла банкага тутырыгыз да, өстенә тиешле күләмдә бал белән кагор шәрабы салыгыз. Барысын бергә яхшылап болгаткач, тугыз көн салкынча урында төнәтегез. Аннары яфракларны сыккалап, төнәтмәне сөзегез.Әзер төнәтмәне беренче ике тәүлектә көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыклап, аннан соң көнгә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыклап эчегез.
Бәлзәм әзерләү өчен: 250 г алоэ, 0,5 л кагор, 350 г бал сорала.
Тамак авыртканда
Бер аш кашыгы алма серкәсен 1 стакан суга яисә алма согына салып, тамагыгызны чайкагыз.
Ютәлдән
Ярты стакан кайнар сөткә ярты стакан минераль су (боржом) яисә 1 стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы бал кушып эчәргә кирәк.
Артриттан чыршы ваннасы
Яңа киселгән чыршы ботакларын кайнар сулы зур бакта томалап төнәтегез. Төнәтмә 37-38 градуска төшкәч, шуңа аяк-кулларны тыгып, 30 минут тотыгыз. Аннары аяк-кулны йон тукымага чорнап, 1 сәгать ятып торыгыз. Әлеге процедураны 2 көн саен кабатлау зарур. Ревматик полиартритны дәвалау курсы 5-7 процедура тәшкил итә.
Артриттан солы саламы
Солы саламына (200—300 г) 5 литр су салып 30 минут кайнатыгыз. Эретмә 36-37 градуска чаклы суынгач, аяк-кулларны тыгып, 20—30 минут утырыгыз. Процедура өчен 5-6 ванна зарур.
Сөялне ничек бетерергә?
Беренче ысул. Һәр көн йокы алдыннан аякны тән түзәрлек кайнар суга тыгып йомшартыгыз. Аннары сөял өстенә лимон кисәге куеп бәйләгез. Аеруча лимонның кибән башлысы уңай булачак. Әлеге процедураны 5-6 тапкыр кабатларга кирәк.Икенче ысул. Суган кабыгын ике атна дәвамында аш серкәсенә салып тотыгыз. Һәм шул кабыкны төнгә сөялгә бәйләгез. 3-4 процедурадан соң сөял бетәчәк.
Тынычландыргыч массаж
Массаж стресстан иң нәтиҗәле чара булып санала. Кан йөрешен яхшырту белән беррәттән, тәнгә эфир майларын да сеңдерә.Миндаль яисә кунжут мае салынган шешәне кайнар суга утыртып җылытыгыз. Шуңа берничә тамчы эфир мае (лаванда, мелисса, ромашка) өстәгез. Әлеге май катнашмасын аз-азлап, табаннан башлап бөтен тәнгә массажлап сөртегез. Мондый массажны иртән яки кичен душ алдыннан ясау кулай. Бу процедурага нибары 10 минут вакыт җитә. Аның каравы, организмга күпме физик һәм рухи көч өстәлә.
Грипптан лимон файдалы
Гриппка каршы организмны төрлечә чыныктырып була. Мәсәлән, лимонлы май ашау да файдалы. Моның өчен 1 лимонны 1 минут кайнар суга салып тотыгыз. Аннары кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа 100 г атланмай һәм 1-2 аш кашыгы бал салып болгатыгыз. Лимонлы майны суыткычта саклагыз һәм көндәлек кулланыгыз.
Теш сызласа...
Теш сызлавын гап-гади канәфер белән басарга мөмкин. Аны авырткан теш белән чәйнәп, уртка кысарга кирәк. 15 минуттан авырту басылыр.фото:
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.