Кемдә ничек, бездә шулай

Кеше үзен чолгап алган мохиткә тора-бара ияләшеп, аңа игътибар итми башлый, кайвакытта гади генә нәрсәне дә күрә, тоя белми.  
Ә менә инде ул күздән югалса, бөтенләй башка дөньяга эләксә, шунда ук юклыгын сиздерә, сагындыра икән. Минем белән дә нәкъ шулай булды.

Моннан берничә ел элек мин – авыл кызы, Гер­маниягә барып чыктым. Алман те­лен чарлау иде максатым. Анда алман гаиләсендә гувернантка булып эшләргә туры килде. Бу гаилә-гә килгән өченче гувернантка идем мин. Балалар да
бу хәлгә күнеккән, кем килер икән, дип, зур кызыксыну белән ишек төбенә үк чыгып каршы алдылар. Берсеннән-берсе кечкенә... балаларның, борчак кебек тәгәрәшеп, этешә-төртешә каршыга чыгып басулары бүген-гедәй күз алдында. Ул арада әниләре Беттина күренде, шунда ук алар, бертавыштан диярлек, кычкырып та җибәрделәр:
– Hallo, Leysan! Wie war dein Flug?

Һәм менә шушында биш ел университетта укып өйрәнгән алман телем тел очына бөгәрләнеп килде дә катып калды. Бар белгәнемне һәм батырлыгымны җыеп:
– Hallo, Guten Abend, Kinder, – дип кылтырап, чак ишетелерлек тавыш белән мин дә исәнләштем. Пәри башка, җен башка дигәндәй, китаптан өйрәнү – бер нәрсә, сөйләшү икенче икән ул...  

Гаилә башлыгы «Folkswagen»да инженер, ул бүтән шәһәрдә эшли иде. Шуңа күрә гаиләсе янына җомга эштән соң гына кайта. Беттина (хуҗабикәнең исеме) – белеме буенча укытучы, әлегә декрет ялында. Аның әтисе – фермер, бәрәңге һәм кишер үстерү белән шөгыльләнгән. Хәзер аның бу эшен төпчек улы дәвам итсә дә, ул әле һаман аңа булышып йөри, әниләре – хуҗабикә. Алманнар, төгәл халык буларак, бер генә төрле эш белән мәшгуль: табиб икән – табиб, укытучы икән – укытучы. Алардагы авыл укытучысы яки табибы эштән кайткач бездәге сыман эш аты кебек хуҗалык эшләренә җигелми. 

Монда да мин авылга килеп эләктем. Бремен шәһәреннән йөз чакрым ераклыкта, урман эчендәге Отерзен дигән кечкенә генә авылда яши иде бу гаилә. Биредә балалар бакчасы, янгын сүндерүчеләр штабы, кибетләр, авылдан бераз читтә чиркәү бар. Мәктәп күрше авылда, балаларны анда автобус йөртә. Башка зуррак авыллардагы кебек кунакханә, кафелар юк.

Мин күреп ияләшкән, туып-үскән авылга охшамаган бер оҗмах почмагыдай тоелды ул башта. Иң беренче чиратта күзгә ташланганы, әлбәттә, чисталык булды: юллар төзек, тирә-якта чәчәкләр, яшеллек эчендә утырган төзек, матур өйләр. Ике катлылары да шактый. Татар авылларындагы сыман капкалар тапмассың, биек койма, рәшәткә ише әйберләр дә күзгә чалынмады.

Бар җирдә диярлек «тере читән» – тигез итеп шакмаклап киселгән куаклар. Чәчәкләрнең ниндие генә юк! Искитәрлек! Ботактан ботакка сикерешеп йөрүче тиеннәре белән бу авыл бөтенләй әкияти кебек тоела. Ишегалларына йә тигез юлдан, йә матур ташлар түшәлгән тротуардан үтәсең, һәр тарафта ямь-яшел газоннар, төрле төс белән балкып утырган чәчәкләр.

Җәйнең соңгы ае булуга карамастан, кичләрен әле шактый җылы. Шунлыктан балалар мине үзләренең өй тирәсе белән таныштырырга булдылар. Бүлмәгә кереп әйберләремне калдыргач, алар белән бакча карарга ашыктым. Нинди икән ул? Кызык бит, помидорлары пешкәнме? Бәрәңгеләрендә шулай ук кортлар бар микән? Өй артына чыксам, әле могҗиза бетмәгән икән бит! Яшел келәм җәелеп ята диярсең: тигез итеп кыркылган газонлы парк каршы алды. Мондагы иркен болында балалар рәхәтләнеп уйный, кунаклар килгәндә, өлкәннәр учак ягып утыра. Күңел дигәнең һаман чагыштыра бит әле ул: бездә булса, әрәм-шәрәм ятмасын дип, печән үстерерләр иде анда дим. Шунда ук өстәл, эскә-мия, урындыклар тезеп куелган, гамак та бар. Һәммәсе ял итү өчен җайлаштырылган. Әнә, юан кәүсәле агачка таган да элеп куйганнар. Чаттарак кечкенә генә җирдә яшелчә түтәлләре күзгә чалынды. Анда дүрт төп помидор, фасоль, кишер, укроп, петрушка, базилик, тимьян, розмарин, салат, тагын әллә нинди ят үләннәр үсә иде, һәм нибары бер-ике буразна бәрәңге!!! (Әллә тәҗрибә өчен генә утыртылган инде?) Ашарлык бәрәңгесе булмагач, корты да юк инде. Беттина чәчәкләрне үлеп яратканга, бер ханымның үз бакчасында ачык ишекләр көне үткәрүе турында гәҗиттән укып белдек тә, балалар белән машинага төялеп чыгып та киттек. Бу кадәр күп чәчәкне минем әле беркайда да күргәнем юк иде! Бар ваклары, зурлары, сарылары, аклары, үрмәләп үскәннәре, җәелеп киткәннәре. Һәр нәрсә зур зәвык белән эшләнгән. 
 
Беренче атналарда, колак-тел күнеккәнче, елмаеп кына йөрдем...

Беттинаның вакыты җитмәгәнлектән, бакчаны кайчакларда чакыртылган бакчачы карап киткәли иде. Кечкенә чактан шунда казынып үскән бала буларак, мин дә авылымның бәрәңге, яшелчә бакчаларын искә төшерә-төшерә, чүп утый, сулар сипкәли башладым – сагынуымны шулай бастым. Яз җиткәч, яшь ботаклардан читән үреп, зуррак балаларга җир бүлеп бирдек. Кайсы борчак, кайсы фасоль, кемдер кишер утыртты. Барысына да кызык иде башта, бөтен кеше бакчада кайнаша бит! Балалар эшкә өйрәнеп үссен өчен кирәк ул дип аңлатты Беттина. Тора-бара балаларның кызыксынуы кимеде, бакча онытылды. Инде кул астына керерлек булсалар да, алар бу эш өчен җаваплы түгел иде. Теләкләре булса гына килеп ярдәм итә алалар.

Үз үсентеләренә су сибәргә, чүбен утарга кирәклеген искәрттеләр генә, берәү дә баланы эшләргә мәҗбүр итмәде. Бездәге балалар исә, түтәлдәге чүпне утап, кичен су сипкәч кенә дуслары белән уйнарга чыга ала. 

Сүз, гамәлләр ягыннан шактый гына ирекле алман балалары да елый, көйсезләнә беләләр. Тыңламаган очраклар да булгалады. Балаларга тавыш күтәрү бик сирәк күренеш, ә башкасы турында сөйләп тә торасы юк. Тыңлата алмыйсың икән, анысы – синең эш. Бервакыт шулай өч яшьлек малайларын подгузниксыз йөрергә өйрәтә башладым. Үземчә аңлатам моңа: «Менә кара, соңгысы, башка подгузнигың калмады», – дим. Озак уйлап утырмады, мине кухняларындагы шкаф янына китереп, һәр баланың исеме язылган кечкенә савытларга күрсәтте дә: «Әнә анда минем акчаларым бар, бабам миңа алып кайтып бирә», – дип авызымны ябып та куйды. Ул бала хаклы иде. Германиядә әти-әниләр балаларына кече яшьтән үк банкта счет ачып, шунда атна саен (яшьләренә карап билгеләнгән күләмдә) акча салып бара. Зуррак балалар әтиләренә шул савытларга акча салу кирәклеген дә искәртә. Хәтта алты айлык баланың да инде акчасы җыелып бара...

Гаиләдә биш бала, иң олысына сигез яшь, иң кечкенәсенә әле нибары өч көн иде. Бәләкәй Ребекканың ике зур апасы һәм абыйсы булуга да карамастан, кирәк вакытта аның белән уйнаучы, караучы табылмаска да мөмкин. Син аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласың. Монда балалар бу яктан да ирекле.

Болай тәрбияләгәндә, чын эгоистлар үсүе дә ихтимал дип уйларга була. Ләкин шул ук вакытта аларда һәрва­кыт рәхмәт әйтү, нәрсәдер сораганда, үтенүле тавыш белән «мөмкинме» дию зарур. Бу кагыйдәнең үтәлешен әниләре гел тикшереп тора, үзе дә балаларына зур үрнәк күрсәтә. Кайда гына булмасын, ата-ана киләчәк буынны тәрбияле, итагатьле, шәфкатьле итеп күрергә тели.
Монда һәрвакыт ата-ана килешү юлын табу ягында.

Әйләнә-тирәлекне ярату хисен тәрбияләү йөзеннән, йомшак куяннар да асрый иде хуҗаларым. Болары олыраклар җаваплылыгында. Кайвакытта, үзебез карыйбыз дип алынган хайваннарны ашатырга иренсәләр дә, әниләре белән берлектә бу көндәлек эш тә үтәлә килде. Алман балалары куян үстерсә, безнекеләр җәен каз-бәбкә карый, бозауларга яшел үлән җыя, су эчерә.

Бик төгәл халык дип дан тоткан алманнарда, чынлап та, көндәлек тормыштагы тәртипкә зур игътибар бирелә. Мәктәпкә автобус белән барып кайтканнан соң, һәрберсенең үз хоббие. Әниләре кайсын гитара, флейта уйнарга, кайсын дзюдога йә француз теленә йөртә. Алар анда телне өйрәнеп кенә калмый, берәр тәм-том пешереп, сыйланып та кайталар. Шул авылдагы бер француз хатыны атнага бер тапкыр өендә дәрес бирә. Эшләре беткәч, бездәге авыл балалары кебек уйнарга да чыгып чаба алмыйлар. Әти-әнидән рөхсәт сорау мәҗ­бүри, әгәр дә инде дустың белән уйныйсың килә икән, шалтыратып, уйнау вакытын билгеләү бик мөһим. Төш­­ке аштан соң кешеләр ял итә, шуңа күрә бары көндезге сәгать өчтән соң гына телефон шалтыравын ишетеп була. Язылмаган бу канунны балалар бер карусыз үти.

 Шундый кануннарның берсе – ашау алдыннан кулга-кул тотынышып, Аллаһы Тәгаләгә дога кылу, рәхмәт әйтү иде. Бары шуннан соң гына ризыктан авыз итәргә мөмкин. Аш вакытлары да төгәл билгеләнгән сәгатьтә, соңга калу рөхсәт ителми. Өстәл янында әле әйбәтләп утыра да белмәгән ике яшь ярымлык бала алдына да чәнечке белән пычак куела. Ул матур, пөхтә итеп, башкалардан үрнәк алып ашарга өйрәнергә тиеш. Культу­ралы кеше тәрбияләүгә игътибар зур булса да, татарлардагы кебек олы кешеләргә, әби-бабайларга бул­ган тирән ихтирамлы мөнәсәбәтне күрмәдем мин анда. Биредә өлкән буынны һичшиксез яраталар, хөрмәт итә­ләр, бергә концерт-театрларга йөриләр. Әмма бездәге оныклар кебек дәү әти, дәү әниләргә булышу юк, аралашу гына.

 Әти-әнисенең, туганнарының, дусларының туган көненә үз кулы белән бүләк ясамаган, чәчәк җыймаган бала бар микән ул?! Беттина да балаларын матурлыкны күрә белергә, үз куллары белән гүзәллек тудырырга өйрәтә иде. Шуңа багышланган нинди генә китап юк эш бүлмәләрендә! Оригами, квиллинг, пластилин белән эшләү дисеңме! Һәр бала үзе теләгән әйберне сорап, кирәксә, олылар ярдәме белән башкара ала. Алар әниләре белән бергә рәхәтләнеп вакыт үткәрәләр. Чөнки монда аларның сыер савасы да, бәрәңге үстерәсе дә юк!

Бездә әле бик популяр булып җитмәгән аудиокитап тыңлауны балалар үлеп ярата инде менә. Яисә китапны аларга йоклар алдыннан олылар укый. Телевизор карау бик сирәк монда, атнага бер-ике тапкыр ярты сәгать чамасы гына. Гадәттә, ул берәр мультфильм яисә хайваннар турындагы фильм була. Пульт бары тик олылар кулында гына.

Тагын бер игътибарга лаек нәрсә – балаларга кече яшьтән дини тәрбия бирәләр. Дөрес, бездә дә ял көннәрендә кайбер авылларда мәчет яны мәктәпләре эшли анысы. Ләкин бу әле сирәк күренеш. Германиядә исә һәр айның бер ялында чиркәүдә балалар өчен махсус чаралар үткәрелә иде. Бәйрәмнәрдә кечкенә генә скетчлар куялар, Тәүрат белән танышалар. Теләк белдерсә­ләр, йоклар алдыннан балалар өчен аңлаешлы телдә язылган махсус Тәүрат укылган көннәр дә булды.

Германиядә барлык эшне дә диярлек машина яисә махсус белемле кеше башкара. Шуңа күрә балалар өй эшләреннән азат. Табак-савытны, керләрне машина юа, киптерә, идән-тәрәзәләр гувернантка карамагына кала. Менә шундый ул алман авылы баласы! Минем иелеп идән юганымны күргәч, Беттина аптырап калды: «Бездә алай юмыйлар», – дип кулыма швабра тоттырды.

Безнең халык исә бөтен эшнең рәтен белә, җиренә җиткереп башкара. Авыл балаларының әти-әнисе белән утырып рәсем ясарга вакыты булмаса да, алар бу вакытны печәндә яисә көтүдә үткәрә. Менә шул хуш исле иксез-чиксез болыннарда, тугайларда ятып җиләк җыйганда таныша да инде ул матурлык белән! Дзюдо, каратэ биргән көч-егәрлекне бәрәңге бакчаларында, болыннарда ала татар авылы баласы!

 Беттинаның әйтүенә караганда, гувернанткаларны алар күбрәк Россия, Украина кебек илләрдән алу ягында, чөнки Европаныкылар сагыз чәйнәп, колакчыннар асып йөрүдән узмый.

Кайда гына, кемнәр генә булмасын, һәр ата-ана алдагы көннәрендә үзенә тиң алмаш әзерләргә тырыша шул. Аның намуслы, чын кешеләр үстерәсе килә!

«Сөембикә», № 8, 2015.

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...