Логотип
Мөнәсәбәтләр

Кайсы атланмай иң тәмлесе? (кибеттә сатыла торган маркалар рейтингы)

Соңгы вакытта татарстанлылар атланмай сыйфатына бик еш зарлана башлады. Май ботканы бозмый дисәләр дә, майның үзен нәрсә белән бозалар соң?  Журналист Айгөл Мотыйгуллина экспертлар белән бергәләп шуны ачыкларга тырышты.
 
Татарстан Кулланучылар берлегендә майлылыгы 72,5 процент тәшкил иткән атланмайга дегустация үткәрделәр. Моның өчен шәһәрнең сәүдә челтәрләрендә әлеге продуктның җиде үрнәген сатып алдылар. Экспертлар сыйфатында ТР Кулланучылар берлеге белгечләре һәм Казан дәүләт ветеринария академиясенең ветеринар-санитар экспертиза кафедрасы профессорлары чыгыш ясады. Үрнәкләрне экспертлар берьюлы берничә параметр: төсе, тәме, исе, консистенциясе, тышкы кыяфәте, төрелгән кәгазе һәм маркировкасы буенча бәяләргә тиеш иде. 
 
Май һәрвакыт өстә йөзә
 
Атланмайның тиешле таләпләргә җавап бирәме-юкмы икәнлеген ачыклау максатыннан, экспертлар җиң сызганып эшкә кереште. Барлык үрнәкләрне дә шифрладылар, белгечләргә бары тик проба номерларын гына күрсәттеләр. Гади күз белән карап та, аларның барысы да бүлмә температурасына «сизгер» икәнлеген чамаларга була иде. Дүртенче үрнәк күз алдында диярлек эреп төште.
 
– Һәр кисәкнең консистенциясе төрле. Әйтик, дүртенче үрнәк күз алдында әчеде. Димәк, анда ниндидер өстәмәләр бар. Әлеге үрнәкнең тәме дә, дөресен генә әйткәндә, начар тәэсир калдырды, мин аны яхшырак булыр дип өметләнгән идем, – ди Милли сыйфат институтының эксперт бүлеге җитәкчесе Тәнзилә Мусина. – Барлык үрнәкләр арасыннан җиденче номерлысы күңелемә хуш килде.
 
– Миндә икенче, өченче һәм дүртенче үрнәкләр иң түбән балл җыйды. Консистенцияне объектив төстә бәяләү кыен, әлбәттә.  Экспертиза вакытында үрнәкнең температурасы +10,  +15 градустан югарырак булмаска тиеш. Ә монда – бүлмә температурасы, – ди Казан дәүләт ветеринария академиясенең ветеринар-санитар экспертиза кафедрасы профессоры Эллада Папуниди. – Кайбер үрнәкләр формасын сакласа да, кайберләре бөтенләй эреп төшә. Әйтик, дүртенче үрнәк бөтенләй «җәелеп китте». Анда ниндидер ят ис, тәм бар. Стабилизаторлар кушу аркасында аннан шундый ис килергә мөмкин. Өченче үрнәк каксый башлаган, анда әче тәм бар. Кайбер үрнәкләрнең төсе артык сары. Кышын көннәр күбесенчә кояшсыз, сусыл азык булмаганлыктан, майда каротин юк диярлек, шунлыктан аның төсе дә ак булырга тиеш.
 
Кайсы май иң тәмлесе?
 
Дегустация төгәлләнгәннән соң оештыручылар, экспертларга барлык серләрне ачып, җитештерүчеләрнең исемнәрен һәм маркаларын атаганнан соң, балларны исәпләде һәм атланмай үрнәкләренең рейтингын төзеде.
 
Нәтиҗәдә, экспертлар җиденче үрнәкне – «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән «Очень важная корова» атланмаен тәме, исе һәм консистенциясе буенча иң яхшысы дип тапты.
 
Икенче урында шулай ук Татарстанда, Биектау районының «Касымовский» май комбинаты» ҖЧҖ җитештергән май (алтынчы үрнәк).
 
Рейтингта «Сметанин» сәүдә йорты («Воронежросагро» ҖЧҖ) атланмае (беренче үрнәк) мактаулы өченче урынга лаек булды.
 
Дүртенче урында – Самара өлкәсенең Кошки авылында («Алев» АҖ) җитештерелгән «Кошкинское» мае (бишенче үрнәк).
 
Бишенче урынны «Ржев май-сыр комбинаты» ААҖ (Тверь өлкәсе, Ржев шәһәре) һәм «Сернур сыр заводы» ЯАҖендә (Мари Эл Республикасы) эшләп чыгарылган атланмайлар (өченче һәм дүртенче үрнәкләр) бүлеште.
 
– Безнең тарафтан өч үрнәк – «Очень важная корова» (Яшел Үзән) атланмае, «Воронежросагро» ҖЧҖ җитештергән май (узган елда аңа карата шелтәләр булган иде) һәм «Алев» АҖ (Самара өлкәсенең Кошки авылы) продукциясе  лаборатория шартларында тикшерү өчен җибәрелгән иде. Барлык үрнәкләрнең дә нәтиҗәләре яхшы булды. Аларның һәммәсе дә дәүләт стандартлары һәм техник сыйфат регламентларына туры килә, – дип нәтиҗә ясады дегустациягә ТР Кулланучылар берлегенең баш эксперт-белгече Ираида Пурсанова.
 
Экспертиза барышында махсус прибор – «Филин» люминоскопы ярдәмендә барлык үрнәкләрнең дә составында үсемлек майлары бармы-юкмы икәнлеге тикшерелде. Пробалар сыйфатлы дип табылды, аларда чит-ят катнашмалар табылмады.
 
Татарстан Кулланучылар берлеге мондый дегустацияне узган елда да үткәргән иде. Өстәвенә, экспертлар атланмай продукциясе җитештерүдә җитди кагыйдә бозуларга юлыкты. «Судка берничә шикаять тапшырылды, без аларда оттык. Суд карары нигезендә, әлеге җитештерүчеләр төргәктә «атланмай» дип түгел, ә «спред» дип яза башлады. Алар – «Воронежросагро» ҖЧҖ һәм «Алев» АҖ (Самара өлкәсенең Кошки авылы)», – ди Ираида Пурсанова.
 
Экспертлар әйтүенчә, соңгы вакытта татарстанлылардан продукциянең бәясе югары һәм сыйфаты түбән булуга бәйле шикаятьләр күп килә башлаган.

 

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65455-kaysyi-atlanmay-i%D2%A3-t%D3%99mlese?-kibett%D3%99-satyila-torgan-markalar-reytingyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар