Логотип
Мөнәсәбәтләр

​Җимешләр ашыйбыз...

Десерт өстәле пастель тоннарны сакласа күркәмрәк. Аны чәчәкләр, төрле формадагы җимешләр белән бизәп тә куйсаң... Тагын да матур булачак! 

Ә хәзер мондый өстәл янында үзеңне ничек тоту турында сөйләшик. 

Җимешләрне тешләп ашау бик күңелсез күренеш. Кабыгын пычак белән чистартып, берничә өлешкә бүлеп, уртадагы төшләрен алып ашыйлар. 

Компотны  махсус чашкаларга бүлеп бирәләр. Аны чөмермиләр, кечкенә кашыктан кабып эчәләр. Чия йә черешня төшләрен тәлинкәгә җыеп баралар. Компотны башта чашкадан эчеп, соңыннан җимешләрен ашап һәм калдыкларын кире чашкага салу – ямьсез күренеш. 

Ананасны өстәлгә кабыгыннан чистартып, турап чыгаралар – ашарга уңайлырак булачак. Аны пычак-чәнечке ярдәмендә ашыйлар. (Кулга тотып, бармакларны буяп бетереп түгел һәрхәлдә). 

Кавын ашау тәртибе дә шундыйрак.  Әгәр ул табынга урталай ярып һәм нәрсәдер салып чыгарылса, кашыктан ашау кулайрак. 

Өйдә карбызны өлешләргә бүлеп ашарга гадәтләнгән без. Кунакта карбызны алай ашау килешми. Төрле мәҗлесләрдә аны төшеннән арындырып, вак кисәкләргә бүлеп чыгаралар йә үзегез пычак-чәнечкеләр ярдәмендә карбызны төшләреннән чистартып ашыйсыз. 

Һәртөрле кабул итүләр вакытында алма тәкъдим итсәләр, пычак-чәнечке ярдәмендә ашарга кирәген шулай ук беләсездер инде. Гап-гади алманы шулайлар итеп ашау көлке дә тоелырга мөмкин, ләкин этикет кагыйдәләре буенча шундый тәртипләр. Сере гади генә: кабыгы чистартылып, вак кисәкләргә бүленгән алма шатыр-шотыр чәйнәлми икән. Кыскасы, өстәл янында чәп-чөп килеп утырмыйсыз инде һәрхәлдә. 

Әфлисун белән мандаринны да табынга кабыкларын кул белән чистартып, өлешләргә бүлеп, кечкенә тәлинкәләрдә бирәләр. 

Лимонны, билгеле булганча, тәгәрмәчләп турыйлар. Әгәр сез чәйгә йә кофега лимон салырга яратсагыз, эчеп бетергәннән соң, чашкадан лимон кисәген алып ашый башламагыз берүк. Аны чашка төбендә калдырырга кирәк. 

Виноградны бармаклар белән тәлгәшеннән өзеп алып кабалар, төшләрен кашык белән буш тәлинкәгә куеп калдыралар.       

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар