Гөлләр дә коенырга ярата

Без еш кына бүлмәдәге җылылык батареяларының салкын булуыннан зарланабыз. Баксаң, кайнарының да җитешсезлеге бар икән ләбаса — һаваны корылый. Мондый һава, әйтергә кирәк, кешеләргә дә, үсемлекләргә дә начар тәэсир итә. Шулай да чарасын күргәндә, бүлмәдәге һаваны 60 процентка кадәр дымландырырга мөмкин.
Дымлылык рекордсмены. Циперус бүлмә гөле көнгә 500 миллилитрдан башлап, 2 литрга кадәр дым бүлеп чыгара. Ә мондый рекордка ирешү өчен гөл янында һәрвакыт сулы савыт тотарга, яфракларына көн саен су сиптереп торырга кирәк.
Җилләтү. Суык көнне гөлләр үскән бүлмә форточкасын киереп һәм озакка ачмагыз, чөнки салкын һава да бүлмәне корыландыра. Җилләтү дымлылык өстәми, бүлмәне аз-азлап җилләтү генә уңай нәтиҗә бирә. Моның өчен форточканы һәр ике-өч сәгать саен унар минут ачып тотарга киңәш ителә.
Дымландыру. Җылылык батареясы өстенә яисә батарея янына тропик үсемлекләр утыртылган кечкенә сулы вазалар куегыз. Әлеге чара бүлмәне дымландыру өчен кулай санала.
Томан ясагыз. Коры һавалы җылы бүлмәдә гөлләргә һәр иртәдә су сиптереп, азга гына булса да томан ясагыз. Бу чара күп вакыт таләп итми, ә үзе бик яхшы нәтиҗә бирә. Мондый нәфис душ үсемлекләрне яхшырак үстерә, шул ук вакытта бүлмәне дә дымландыра.
Сиптерү өчен суны олы кәстрүлдә кайнатып суытыгыз. Аннан соң, тондырып, зур пластик шешәләрдә тотыгыз.
Дымлылык нормасы. Хәзер кибетләрдә бүлмәдәге дымлылыкны үлчи торган махсус термостатлар сатыла. Мәсәлән, гөлләр яхшы үссен өчен залда температура 20 градус, ә кухня белән йокы бүлмәсендә 16-18 градус булырга тиеш.
Моннан тыш, бүлмәдәге дымлылыкны тагын бер гап-гади ысул белән үлчәп була. Ул да булса, нарат бөресе ярдәмендә. Бүлмәдә һава бик коры булганда бөре тәңкәләре ачыла, ә дымлылык артканда тәңкәләр ябыла.
Һаваны сихәтләндерү. Бүлмә фонтаны декоратив әйбер булу белән беррәттән, аның челтерәп аккан тавышы нерв системасын тынычландыра, стрессны бетерә. Һәм, суны парга әйләндереп, бүлмә һавасына уңай йогынты ясый. Шул рәвешле бүлмәдәге вак тузан бөртекләре дымланып идәнгә төшә. Кирәк очракта, фонтан суына төрле эфир майлары өстәргә дә мөмкин.
Микроклиматны яхшырту. Әгәр фатирыгызда ел тирәли яхшы микроклимат булсын дисәгез, бәрхетсыман нәфис яшел яфраклы бүлмә юкәсе яисә спарманния гөлләре үстерегез. Яхшы шартлар булганда, бу гөлләр түшәмгә кадәр биек булып үсәләр һәм үз чиратында ел буе дымлылык бүлеп чыгаралар. Моның өчен аларның яфракларына көн саен су сиптерергә кирәк. Аллергияле кешеләргә спарманния яфракларына орынмаска киңәш ителә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.