Логотип
Мөнәсәбәтләр

Гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку-язу

Татар халкы борын-борыннан бай язма мираска ия халыклардан санала. Үзенең күп гасырлы тарихында халкыбыз берничә язу-әлифбадан файда­ланган. VII-VIII йөзләрдә безнең баба­ларыбыз төрки руник язу кулланган­нар. IX йөздә фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру, ислам ди­нен кабул итү нәтиҗәсендә Идел буе болгарлары һәм кыпчаклар гарәп ал­фавитын кабул итәләр. Октябрь революциясеннән соң, егерменче елларда, илебездә барган зур иҗтимагый-социаль үзгәртеп корулар дәвамында га­рәп әлифбасына нигезләнгән иске та­тар язуы латин алфавиты белән алыштырыла, ә 1939 елда исә хәзерге көндә дә кулланышта йөргән яңа татар алфа­виты кабул ителә.

Күренә ки, татар халкына иң озак — мең елдан артыграк хезмәт ит­кән язу — ул гарәп язуы.

Гарәп алфавитына нигезләнгән, хә­зерге вакытта фәндә «иске татар язуы» дип йөртелә торган әлеге язу система­сы Идел буенда катлаулы һәм гыйбрәтле юл үтте. Бу язу XIII гасыр башында монгол яулары белән килгән уйгыр язуына да, Казан ханлыгы Рос­сия тарафыннан яулап алынгач, ХVIII-ХIХ гасырларда көчләп тагыл­ган рус алфавитына (кириллица) да би­решми. Әнә шул мең елдан артыграк вакытны үз эченә алган дәвердә баба­ларыбыз тарафыннан иҗат ителгән күпсанлы төрле язма истәлекләр, рәс­ми һәм хосусый документлар, әдәби әсәрләр, гыйльми трактатлар, дини- идеологик хезмәтләр, халык аваз иҗа­ты җәүһәрләре — һәммәсе дә диярлек гарәп хәрефләре ярдәмендә теркәлә барып, өлешчә безнең көннәргәчә сак­ланып калган.
Россиядәге төрки халыклар ара­сында татарлар беренчеләрдән булып китап басу эшенә керешәләр. XIX га­сыр ахырында һәм XX гасыр башында татарлар Россия империясендә иң күп китап басучы милләтләр рәтенә басалар. XX гасыр башында, 1905-1907 нче еллар революциясе дәвамында татар вакытлы матбугаты дөньяга туып, бик тиз аякка баса, гаҗәеп киң ко­лач җәя — Казан, Мәскәү, Петербург, Оренбург, Уральск, Уфа, Әстерхан һәм башка шәһәрләрдә дистәләрчә исемдә газета-журналлар нәшер ителә башлый.

Кайберәүләр уйлаганча, гарәп хә­рефләре белән язылган китаплар дини әсәрләрне генә тәшкил итмиләр. Мәш­һүр болгар-татар шагыйре Кол Гали­нең гүзәл «Кыйссаи Йосыф» дастаны, бөек гуманист Мөхәммәдъяр, атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗани хезмәт­ләре, халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай әсәрләре әнә шул хәрефләр бе­лән кәгазьгә төшерелгән. Совет влас­теның беренче декретлары, В. И. Ленин хезмәтләренең татарчага беренче тәрҗемәләре, милли героебыз Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә языл­ган бер шигырь дәфтәре һәм башка бик күп кыйммәтле ядкарьләрнең әнә шул хәрефләр ярдәмендә халыкка та­ралганын бервакытта да истән чыгар­мыйк.

Димәк, тарихыбызны, әдәбияты­бызны, гомумән, культурабызны тирәнтен өйрәнергә телибез икән, гарәп әлифбасына нигезләнгән иске язуы­бызны өйрәнмичә торып, уңай нәтиҗә­ләргә ирешмәячәгебез көн кебек ачык. Рухи тамырларыбыздан өзелергә телә­мибез икән, халкыбызның тарихи үт­кәнен белергә һәм гадел яктыртырга телибез икән, без гарәп хәрефләренә нигезләнгән тарихи язуыбызны онытырга тиеш түгелбез.

Тик шуны да искәртеп үтик, гарәп әлифбасына нигезләнгән иске татар язуы фәндә берничә төргә бүленә: ис­ке имла, урта имла, яңа имла. Иске имла болгар дәвереннән алып, XIX йөз ахырына кадәр хөкем сөргән. Иске имла дәверендә гарәп язуы татарларда зур үзгәреш кичермәгән, татар теленең үзенчәлекле авазларын белдерү өчен аңа бары тик берничә фарсы хәрефе генә өстәлгән. Иске имланы халыкта кадим язуы дип тә йөрткәннәр. Ок­тябрь революциясенә кадәрге дәвердә дөнья күргән татар китапларының күпчелеге иске имлада басылган, һәр­ төрле кулъязмалар да асылда иске им­ла белән башкарылган. Шуңа күрә без иң беренче нәүбәттә журнал укучылар­ны башлыча иске имла кагыйдәләре бе­лән таныштыруны максат итеп куйдык. Чөнки иске имланы яхшы белгән кеше­гә иске татар язуының XIX гасыр ахы­рында — XX гасырның егерменче ел­ларында актив кулланышта булган урта һәм яңа имла дигән төрләрен дә үзләш­терү авыр булмаячак.

Гарәп әлифбасына нигезләнгән ис­ке татар язуы уңнан сулга таба языла һәм шул тәртиптә укыла. Китап-журналларны уку тәртибендә дә үзгәлек бар: алар хәзерге уку-язу системасына күнеккән кеше күзлегеннән караганда «кире яктан» укыла башлый, текстлар да шул тәртиптә языла. Иске татар язуында баш хәрефләр юк. һәрбер хә­реф дүрт төрле формада языла (аларны шәкел дип атыйлар): аерым, сүз һәм иҗек башында, уртада һәм ахыр­ да. Түбәндә 9 хәрефне үз эченә алган таблица бирелгән. Беренче биремебез шул, әлеге хәрефләрнең һәрбер шәке­лен икешәр юл языгыз (күбрәк тә мөмкин, әлбәттә). Күнегүләр өчен шакмаклы дәфтәрдән файдалану кулайрак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар