Логотип
Өй

Французча кер юып карыйк әле

Ак төстәге эчке кием-салым бик матур, нәзафәтле, әмма аның бер кимчелеге бар – тиз пычрана. Ә аларны еш юу сәбәпле, кием үзенең аклыгын-пакьлеген югалта бара. Ак төстәге киемдәге тапларны бетерү аерым проблемага әйләнә. Әмма алардан баш тартасы килми бит. Нишләргә соң бу очракта? Менә хәзер сезгә ак керләрне француз ысулы белән юу серләренә өйрәтәбез. Аның өчен безгә ике калай савыт кирәк булачак – чиләк белән кәстрүл булса, әйбәт. Күләме буенча кәстрүл чиләктән ике мәртәбә кечерәк булырга тиеш. Кер сабын кисәгенең 1/4 өлеше, марганцовканың 5-7 кристалл бөртеге.

Эш барышы:

1. Ике савытка да 4-5 литр су салып, утка куябыз.

2. Сабынны угычтан уабыз.

3. Суга кайнау кергәч, уттан алабыз.

4. Чиләктәге суга марганцовканың кристалл бөртекләрен салып, эреп беткәнче болгатабыз. Су алсу төстә (шәмәхә төсле түгел) булырга тиеш.

5. Кәстрүлгә уылган сабынны салып, болгата-болгата, сабынны эретәбез.

6. Сабынлы эретмәне марганцовкалы суга кушабыз.

7. Шушы – барлыкка килгән су эретмэсенә 6-8 сәгатькә керләрне җебетергә салабыз.

8. Аннан соң керләрне гадәти ысул белән юабыз. Кернең ап-ак булуына исегез китәр, менә күреп торыгыз.

Шунысын да истә тотыгыз: мондый ысул белән югары температурада юарга ярамый торган керләрне генә юып була.

Теги: Кер юабыз Кер юу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзерге заманда кем инде угычтан сабын уып керлэр юа икэн? Хэреф таныган кешегэ магазиннарда нинди генэ флаконнарда куп торле препаратлар бар! Сатып ал да, куллан! Эле французча дигэннэр, кызык булды!

    Хәзер укыйлар