Логотип
Мөнәсәбәтләр

Чәч… шаһит

Гашыйк җаннар сөйгәненең чәч-керфегенә беркайчан да битараф булмаган. «Әй, җаныем, керфегең… Бирче миңа бөртеген! Бик еракларга китәмен, төсең итеп йөртермен…», «Сибелә чәчем, сибелә чәчем, сибелә чәчем җилләргә…» Гашыйклар гынамы, тикшерүче-криминалистлар да чәч бөртекләренә битараф түгел икән. 
…Эксперт, җинаять урынын тикшергәндә, шунда табылган чәч бөртеген дикъкать белән өйрәнеп, җинаятьченең шаһитлар әйтүенчә, хатын-кыз булмавын, ә бәлки кыз-хатын киемнәренә киенгән ир кеше икәнлеген раслый. Чөнки… Чәч бөртеге иясе хакында күпне сөйли ала икән. Мәсәлән, наркотиклар куллану-кулланмавын, тәмәке тартамы-юкмы икәнлеген, хәтта чама белән аның ничә яшьләрдә булуын…

Калифорния университеты лабораториясендә атаклы инглиз шагыйрьләре Джордж Байрон һәм Джон Китс чәчләрен тикшергәннәр. Джон Китс чәчендә морфийның шактый күп булуы ачыкланган. Шагыйрь наркоман булган дигән сүз түгел бу. Билгеле булганча, ул туберкулез белән авырган һәм авыртуны баса торган дару сыйфатында опий төнәтмәсе эчә торган булган.

Ә менә 1821 елның маенда дөнья белән бәхилләшкән Наполеон Бонапартның чәчендә мышьяк күп икән. Читкә кагылган императорны агулаганнар, дигән шик туган. Соңгы елларда үткәрелгән тикшеренүләр исә Наполеон организмындагы мышьяк микъдары императорны үлемгә җиткерерлек дәрәҗәдә түгел, дип раслый. Димәк, криминаль вариант үзеннән-үзе төшеп кала. Ә мышьяк каян килгән соң? Йокы бүлмәсенә ябыштырылган обойлардан, диләр алар. Яшел төстәге обой мышьяклы буяу белән буялган булган икән.
Кешенең чәчен яндырып көлен спектрометрик анализ аша уздырсаң, анда Менделеев таблицасындагы элементларның яртысы катнашуын күрәсең. Теге яки бу элементның күпме микъдарда булуына карап, кешенең саулыгы, нинди авыруларга бирешүе, нинди чиргә тарыганлыгы хакында төп-төгәл белешмә алырга мөмкин.

Соңгы елларда чәчтән алынган ДНК анализы ярдәмендә кешеләрнең туганлык мөнәсәбәтен ачыкларга, яки җинаять урынында табылган чәч аның кемнеке икәнен «сөйләргә» мөмкин.

Әйе, кылдан нечкә, нәп-нәзек чәч бөртеге үзенә әллә никадәр шаккатырлык мәгълүмат тупларга мөмкин икән!

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар