Логотип
Бакча

Борыч үстерәбезме

Язга да күп калмады инде. Борыч, помидор ише яшелчәләрне чәчәр вакыт җитә.

Язга да күп калмады инде. Борыч, помидор ише яшелчәләрне чәчәр вакыт җитә. Дөрес, помидорга бераз иртәрәк әле, ә менә борычны чәчә башласаң да була. Борыч озак тишелә торган үсемлекләрдән. Ике-өч атна дигәндә көч-хәл тишелеп чыга ул. Шуңа да күп кеше аны иртә чәчү ягында. Мин үзем дә борычны февраль урталарында чәчәргә тырышам. Аннары майның егермеләрендә агроспан дигән материал белән каплаулы теплицага чыгарып утыртам. Түтәлгә утыртасы уҗымнар 65-70 көнлек булырга тиеш. Менә шуннан чыгып, кайчан чәчәсен үзегез ачыклагыз инде.
Быел февральдә борыч утырту өчен иң яхшы көннәр: унөченнән алып, егерме бишенә кадәр.

Кем ничек чәчәдер, башкаларныкын белмим, мин орлыкларны башта тозлы суда тотып, зәгыйфь, кипкән орлыклардан аралыйм. Һәр сортны суга аерым-аерым салам. Тоз эремәсен болай ясыйм: 1 л суда өеп бер аш кашыгы тоз эретәм. Өскә йөзеп чыкканнарын алып ташлыйм: алары ач орлык була аның. Төпкә батканнарын бер кат чиста су белән юдырам да, марляга төреп, 20 минутка куе кызыл төстәге марганцовка эремәсенә батырам. Бер нәрсәне искәртәсем килә: сатуда эшкәртелгән орлыклар да саталар. Алары белән болай мәшәкатьләнәсе юк! Орлык тутырылган капны яхшылап укыгыз! Мин алган орлыклар андый эшкәртү узмаган.

Марганцовка эремәсеннән алгач, тагын чиста су белән юам, аз гына кипшертеп алам. Чиратта – «Эпин» эремәсе. Анысын болай ясыйм: бүлмә температурасындагы ярты стакан суга 1 тамчы «Эпин» тамызам да, (җомга көн кичке як була инде ул, эштән кайткач, ашап-эчкәч...) орлыкларның һәр сортын аерым-аерым марляга төреп (җеп очына сорт исеме язылган кәгазь чорнап, җепнең икенче очы белән марляны урыйм) шушы эремәгә салып куям. Төн чыкканчы шунда шәпләп кенә ятып торсыннар. Иртә белән торгач, орлыкларны бу эремәдән алам да, туфрак тутырылган стаканнарга утыртам. Борычның тамыры зәгыйфь, күчереп утыртканны яратмый. Шуңа күрә минем борычларым түтәлгә чыгарып утыртканчы шушы стаканнарда үсәчәк. һәр стаканга бер үк сортның ике орлыгын чәчәм. Берсе чыкмаса, берсе чыкмый калмас әле. Аннары аларның берсен өзеп ташлыйм (бик матур күренеп, өзәргә кызгансам, күбрәк шулай була да әле ул, берсен сак кына тамыры белән алып, икенче стаканга күчереп утыртам). Мин утырта торган стаканнар гадәти зурлыктагы, кибетләрдә сатыла торган бер кулланышлы (одноразовый) стаканнар. Борыч уҗымы, кечкенә вакытында, бик зур савытны яратмый икән, андый савытта туфрагы ачый аның. Бераз үскәч, стаканындагы туфрагы ниге белән алып, зуррак савытка утыртырга була. Алай күчерү бик җайлы, борыч аны хәтта сизми дә кала. Минем тәрәзә төбендә болай да урын юк, минекеләр майга кадәр шул кечкенә стаканда гына утыра.

Туфрак сайлау белән минем бераз мәшәкатьлерәк: безнең бакча туфрагы бик нык ката. Кибеттән сатып алган туфракны да ничә ел инде яшелчә уҗымнарым бик «яратып» бетерми. Мин үзебезнең бакчадагы кычыткан төбеннән алган туфракка бераз торф, черемә кушам, ком өстим. Туфрак көпшәк булса яхшы. Әле бераз утын көле дә сибеп җибәрәм. Кайсыбер елны пычкы чүбе дә кушам. Анысы көпшәклек бирү өчен. Быел авылдан пычкы чүбе алып килергә баш җитеп бетмәгән. Торфны кибеттән сатып алам, комны ирем эшеннән алып кайта, көл инде мунча миченнән.

Туфракка чәчәр алдыннан орлыкларны шыттырып алсаң да була. Алай тагын да яхшырактыр. Тик минем шыттырырга орлык куйганымны онытып җибәрә торган гадәтем бар. Инде берничә тапкыр сынап карадым, йә минем орлыкларым инде кипкән булып чыга, яки вакытын үткәреп җибәрәм.

Сортларга килгәндә: алар хәзер күп инде. Шулай да үзе тиз өлгерешле, үзе эре сортлар шәп. Мин кызыл, сары, кишер сары төслеләрен утыртам. Орлык сайлаганда борычның «итләч» сортларын алам. Алла боерса, иртәгә борыч утырту белән шөгыльләнермен дип торам. Инде яз җылы, җәй уңышлы, көз соң килсен дип телик. Уңышлар сезгә!

фото: https://pixabay.com

 

Теги: Бакча борыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар