Без белгән һәм белмәгән кузгалак

Быел утырткан яшелчәләр бик куандырырга ашыкмаса да, кыш буена талчыккан организмны витаминнарга баету чарасын барыбер дә табарга мөмкин. Шундыйларның берсе – кузгалак. Көннәр салкын, кыраулар да төшкәли дип тормады ул, үсүендә булды.
Кузгалакны язын салатларга, ашларга кушарга кирәк. Яшь кузгалак организмны витаминнарга баета, ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Тагын бер дәва үзлеге – кузгалак кан тамырларын бик яхшы ныгыта, гемоглобинны арттыра, күз төпләрендәге «капчыклардан» булыша.
Кузгалакның файдалы үзлекләре моның белән генә бетми әле. Витаминнар җитмәгәннән язын уртлар бозыла, каный икән, бу очракта да кузгалак ярдәм итә ала. 2 аш кашыгы яшь кузгалакны ваклап, 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәбез дә, шуның белән авызны чайкыйбыз. Стоматиттан, пародонтоздан булыша.
Азканлылыктан кузгалак суты. Кузгалакны иттарткычтан чыгарып, сутын сыгабыз да, ярты стакан сутны көн дәвамында 2шәр аш кашыгы белән капкалап, эчеп бетерәбез. Бер генә әйбер бар: кузгалак сутын ач карынга эчәргә ярамый.
Кан тамырларын ныгыту өчен: ярты литрлы банканы вакланган яшь кычыткан белән тутырып, кузгалак өстенә чыкканчы алма серкәсе салабыз. Бер атна буе караңгы урында төнәтәбез. Аннары сөзеп, аякка, тәндәге кан тамырлары зәңгәрләнеп бүртеп торган урыннарга сылыйбыз. Аякларның тамырлары сызлаганнан бик булыша.
Күз төбендәге «капчыклардан». Моның өчен кузгалак сутын йөзем төшеннән сыгылган май белән кушарга кирәк (1 аш кашыгы кузгалак сутына 1 чәй кашыгы май). Берьюлы күбрәк итеп тә ясап куеп булмый, әзер майның суыткычта 2 генә көн саклана. Әлеге майны юка гына итеп күз төбенә сөртәбез. Ул әле тәндәге кечкенә яраларны да тиз дәвалый.
Биттәге сипкелдән. Ярты литрлы банкага дыңгычлап кузгалак тутырабыз да, өстенә чыкканчы медицина спирты агызабыз. Бер атна караңгы урында төнәткәннән соң, төнәтмә әзер. Кулланыр алдыннан лосьонны 1гә 1 нисбәтеннән кайнаган су белән сыекларга кирәк. Сипкелләр, туткыллардан, биттәге бетчәләрдән менә дигән дәва.
фото: https://pixabay.com/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.