Логотип
Бакча

Август бакчасы

Җәй башында ук купшы чәчәк атучы пионнар бакчаның асыл бизәге булып тора.

Пионны тирән утыртмагыз

Җәй башында ук купшы чәчәк атучы пионнар бакчаның асыл бизәге булып тора. Пион кызыл балчыклы уңдырышлы туфракны, кояшлы урынны үз итә. Әгәр бакчагызда шундый буш урын булса, тәвәккәлләгез — август ае пион утырту өчен иң кулай вакыт санала.

Пионның итләч тамырлы бүлбеләрен тирән утыртырга ярамый. Бүлбеләр нибары 1-2 см тирәнлектә генә җир белән капланырга тиеш. Еллар узган саен ул калыная, шул сәбәпле тора-бара пионның чәчәкләре дә азая. Шуның өчен туфракка калынаерга ирек бирмәгез, пион төбен ачкалап торыгыз. Андый мөмкинлек булмаган очракта, пион куагын казып алып, яңа урынга күчереп утыртыгыз. Моның өчен куакны сәнәк белән сак кына казып алыгыз да, һәр бүлемдә өч-җиде күзчек калдырып бүлгәләгез һәм шунда ук даими урынга утыртып куегыз. һәр язда пионны туфрак ашламасы, черегән торф белән тукландырыгыз. Яңасын утырту өчен элек пион үскән урынны сайламагыз, ул җир ял итәргә тиеш.


Ак лилияне ничек үрчетергә?



Ак лилия июнь-июль айларында ярты метр биеклеккә җитеп, гаҗәеп хуш исле чәчәк ата. Әгәр киләчәктә лилияне бакчагызда үрчетергә теләсәгез, эшне августта башкару отышлы. Аның нәфис суганчасы җылы туфракта яхшырак тамырлана. Ә сентябрьдә яисә октябрьдә утыртылган лилия, салкыннар җиткәнче, киләсе елда чәчәк ату өчен көч җыеп өлгермәячәк. Лилияне кояшлы урынга, кибүгә һәм дымлануга бирешмәүчән известьлы йомшак туфракка утыртыгыз. Утыртасы чокырга туфрак ашламасы салмагыз, лилияне язгы чорда елга бер тапкыр гына тукландырырга кирәк. Суганчаларын 20-30 см аралыкта, суганча биеклеге тирәнлегендә утыртыгыз. Лилия черемәсен өчен, утыртканда төбенә дренаж салыгыз. Кышлыкта исә лилия үсентесен калын яфраклар катламы яисә нарат ботаклары белән каплагыз.
 

Тиз өлгерсен дисәң…



Яшелчә өлгерешен тизләтү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: теплицадагы яшелчәләр биеклеккә артык үсмәсен өчен иң өске яшь ботакчыкларын өзгәләгез; помидор һәм кыярның астагы саргайган яфракларын да өзгәләп чыгыгыз; өлгергән һәм өлгереп килгән уңышны вакытында җыя барыгыз. Түтәлдәге суган кыякларын җиргә бөгеп яткырыгыз, шуннан соң су сипмәгез.


Фитофтороздан ничек сакланырга?



Фитофторозның беренче билгеләре күренүгә, үсемлекне химик яки биологик препаратлар белән эшкәртегез. Мәсәлән, бер литр суга 1 ампула циркон кушылган “Ардан” яисә “Курзат Р” ашлама эретмәсе белән эшкәртегез. Ә фито-фтороздан зарарланган бәрәңге сабакларын 10-15 см биеклектә калдырып чабарга мөмкин.

 

Ботакларын кискәләгез

Август уртасыннан иртә өлгерә торган сырганак җиләкләрен җыя башлагыз. Җиде елдан артык үскән сырганак агачының, икееллыкларын гына калдырып, картайган һәм корыган ботакларын кисеп ташлагыз;




Кабак зур булып үссен өчен аның үсентесен кискәләп формалаштыру зарур. Бер-ике зур кабагы булган ботакларны кабак өстеннән өч яфрак кына калдырып очын кисегез. Шулай ук як-якка үсеп чыккан ботакчыкларын да кискәләргә кирәк. Ә кабакларны як-якка боргалап, астына кечкенә такта кисәкләре куегыз.
 

Теги: Бакча Август бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар