Логотип
Мөнәсәбәтләр

Аралия гөле

Аралия — биеклеге 1,4 метрга җиткән искиткеч матур гөл. Ул салкынча саф һаваны һәм яктылыкны ярата. Гомумән алганда, чыдам, төрле шартларга яраклашучан үсемлек. 
Аралия тиз үсүчән гөл, шуңа күрә артык чыгымланмас өчен кечкенә үсемлек сатып алырга киңәш ителә. 
Аны даими ашлаганда һәм ел саен күчереп утыртканда ул бигрәк тә яхшы үсә. Ике ел эчендә аның биеклеге бер метрга җитәчәк. 

Аралия матур яфраклы декоратив гөл буларак, XIX гасырда ук киң таралган була. Бик сирәк кенә чәчәк ата. Ботаклары көчле булып үссен өчен, һәр яз яшь  ботак очларын кискәләп торыгыз. Вакыт-вакыт яфракларын юыгыз.


Тәрбияләү кагыйдәләре

Температура: уртача, ә кышын, мөмкинлектән чыгып, чагыштырмача, түбән температурада тотарга кирәк. Аралия 20 градустан югары температураны начар кичерә.
Яктылык: көчле яктылык яисә ярым күләгәлек. Кышын аеруча яктылык яратучан.
Су сибү: яздан көзгә чаклы күп итеп, ә кышын уртача су сибәргә кирәк.
Дымлылык: яфракларына еш кына су бөркегез.
Күчереп утырту: һәр яз.
Үрчетү: җәен сабак үсентесеннән яисә язын орлыктан.
Проблемалар: яфраклары саргая һәм коела. Моңа ике сәбәп булырга мөмкин. әгәр яфраклары йомшарса һәм шиңсә, гөлнең туфрагы артык дымлы дигән сүз. Ә инде яфракның сынуы һаваның коры булуын күрсәтә.җыерчыкланган яфраклар исә бүлмәдә чамадан тыш коры һава яисә кояш артык булуын аңлата. Җәен аралияне күләгәлерәк урында тотарга кирәклеген онытмагыз. Инде яфраклары тапланып агарса,  очлары көрәнсу төскә керсә, сәбәбе су җитмәү була. Аеруча зур аралиягә җәен ешрак су сибәргә кирәк.

«Сөембикә», № 11, 2007.
фото: http://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар