Логотип
Мөнәсәбәтләр

Ана теле җәүһәрләре

Һәр телнең борынгы заманнардан килгән, сөйләмдә сурәт буларак кулланылган, халкыбызның милли үзенчәлекләрен, фикер йөртү осталыгын күрсәткән телдә әзер килеш кулланыла торган берәмлекләре була. Мондый байлык олуг галимебез Нәкый Исәнбәт тарафыннан тупланып, “ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ФРАЗЕОЛОГИК СҮЗЛЕГЕ”ндә халкыбызга кире кайтты. Без шул кыйммәтле сүзлектән аерым фразеологик берәмлекләрнең барлыкка килүен тасвирлаган иң кызыклы үрнәкләр бирүне башлап җибәрәбез.

АВЫЗДАН АКТЫ, ТАМАККА КЕРМӘДЕ. Була-була дип өмет иткән нәрсә кулга кермәү яки башка кешегә булып, алданып торып калу.
Иске заманнарның каһарманнары Искәндәр (Александр Македонский) белән Хозыр пәйгамбәрнең моннан ике мең ярым еллар элек Төньяк зольмәт (кояш күренми торган караңгылык) иленә килүләре, анда Тере суы чишмәсен тапкач, Искәндәр ашыга-ашыга итеген салып, суны кунычына тутырып, берьюлы күп-күп итеп кабып тиз эчмәкче булганда йотлыгудан бик каты тончыгып, Тере суы ирененә тисә дә авызына тимәве, Хозыр баба таран булмыйча, кешеләргә изгелек эшләп кенә йөргәнгә, Тере суы аңа насыйп булып, ул мәңге яшәүгә ирешү хакындагы һәм шуннан кайтышлый борынгы Болгар шәһәрен дә салулары хакындагы риваятькә бәйле әйтем.

АВЫЗЫНА ХОЗЫР ТӨКЕРГӘН. Теленнән гыйлем-хикмәт коючы, теле татлы, оста, галим кешегә карата әйтелә. Ул үзе мәдрәсәдә зирәклеге белән мәшһүр. Шәкерт арасында аны илһами дип, авызына Хозыр галәйһессәләм төкергән, ул укымый белә дип йөртәләр. Г. Ибраһимов.

Хозыр — Хозыр Ильяс — миф. мәңге суын эчкән үлемсез изге карт.
Бу әйтем XII йөз шагыйре мәшһүр Сөләйман Бакыргани хакында чыгарылган “Хәким Ата” исемле хыялый бер хикәя китабыннан таралган. (Китап 1846 елда Казанда басылган.) Анда язылганча, Хозыр, Сөләйманны шагыйрьлеге белән котлап, авызына төкерә. Хозыр мәңге суы эчкән, Сөләйман да шуның аркылы мәңге үлемсез, хикмәтле шигырьләр тудыручы хәким (акын) шагыйрь була итеп тасвирлана.

АГАЧ АТКА АТЛАНДЫРУ. Кешене алдау, ялганга ышандыру, алдандырып калдыру.
Кайвакыт мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем,
Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң. Г. Тукай.

АДӘМ БАЛАСЫ. Гомумән кеше. Дөньяда тәүге беренче кеше Адәм исемле булып, кешеләр шуннан таралган дигән Библия һәм Коръән легендасыннан киткән сүз. Ләкин бу әйтемдә хәзер кеше төшенчәсе абстракт мәгънәдә генә әйтелмичә, аның кемгәдер газиз бала булуы, ата-анага мөнәсәбәтле булуы ягыннан да әйтелә. “Зөбәйдә - адәм баласы”. Ш. Хөсәенов пьесасы.

АК ТУТАЙ. АК ТӘТӘЙ. Балалар туган яки кардәш олы апаны исеме белән әйтмичә, кадерләп һәм олылап атап йөртү сүзе. Юмарт, ягымлы апа мәгънәсендә.
- Төлке, төлке, Төләйман,
Төнлә кая барасың?
- Ак тутамны ир алган.
Шуны куа барамын. Әйтеш. Балалар фольклоры.

фото: https://pixabay.com



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар